Кайнар линия телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелгән. Бу номерга шалтыратканнан соң оператор нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак. Гадәттә картаны юк итәргә кушалар. Юрист шулай ук мөрәҗәгать итүне раслау өчен банк белән сөйләшүне яздырырга киңәш итә.
Әгәр банк белән элемтәгә кереп булмаса, картаны якындагы полиция бүлегенә тапшырырга һәм табыш турында гариза язарга кирәк – алдагы гамәлләр белән хокук саклау органнары шөгыльләнәчәк.
Шул ук вакытта, белгеч әйтүенчә, гражданин табылган картаны алырга мәҗбүр түгел, ул аның яныннан узып китә ала. Ул ассызыклаганча, мондый карталарны кайвакыт мошенниклар кешеләрне җинаять схемаларына җәлеп итү өчен куллана һәм махсус ташлап калдыра, шуңа күрә сак булырга кирәк.
Шведченко шулай ук картаның хуҗасын мөстәкыйль рәвештә (акча күчереп карау, социаль челтәрләрдә фото урнаштыру яки башка ысуллар белән) эзләмәскә киңәш итте. Аның сүзләренчә, карта урланган булырга мөмкин. Бу очракта аны алган кеше шикләнелүче булачак.
Табылган картаны шулай ук үзеңдә сакларга ярамый: бу кеше әйберсен үзләштерү омтылышы дип бәяләнергә мөмкин. РФ Җинаять кодексының 160 маддәсе нигезендә, мондый хокук бозу 120 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана.
Адвокат искәрткәнчә, чит кеше картасын куллану (хәтта нәрсә дә булса да сатып алу өчен дә) банк счетыннан урлауга тиңләнә. РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә, моның өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки алты елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Мондый җинаятьләр авыр җинаятьләр категориясенә керә, һәм бу очракта зыян күрүче як белән татулашу мөмкин түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез