80 миллион. Соңгы биш елда Россиядә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны бу. Татарстанда 2,6 млн кеше, ягъни халыкның 66 проценты спорт белән шөгыльләнә. Үзегез чагыштырып карагыз: 2008 елда бу күрсәткеч 19 процент булган. Шартлар калада гына түгел, салада да бар. Әмма авыл яшьләренә туп тибү кызыкмы?
ЯХШЫ ҮРНӘК КИРӘК
Республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы бар. Аларның саны буенча Татарстан – 3 миллионнан артык халкы булган төбәкләр арасында лидерларның берсе. Боз сарайлары һәм бассейннар саны буенча да алдынгылар сафында. Спорт объектларының 5 меңе авыл җирендә урнашкан.
Авыл баласы болай да һәрчак хәрәкәттә инде ул: утынын яра, көянтә белән су ташый, бакча казый. Ә спорт белән шөгыльләнсен өчен аларга үрнәк кирәк. Саба районының Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов әнә шундый фикердә.
– Мин гел чагыштырам: без үскәндә, авылда спорт белән шөгыльләнер өчен бернинди шартлар юк иде. Шулай да без – кечкенәдән спорт белән дуслашкан буын. Турникта тартылу, чаңгыда йөрү, җиңел атлетика, бадминтон – яраткан шөгыльләребез. Хәзер исә авыл яшьләренә мөмкинлек күп, – ди авыл башлыгы. – Менә безнең Түбән Шытсу авыл җирлегенә караган авылларның һәркайсында спорт мәйданчыклары бар. Анда футбол, волейбол, баскетбол уйнарга, турникта тартылырга, җиңел атлетика белән шөгыльләнергә мөмкин. Әмма бу гына җитми.
Студент вакытта төрле спорт ярышлары һәм спартакиадаларда катнашкан, бадминтон буенча җыелма команда уенчысы булган Булат Мәүлетов.
– Әти спорт мастерына кандидат булганлыктан, мин дә спорт белән шөгыльләндем. Минем үрнәк итеп куярлык кешем бар иде. Бүген исә балалар өйдә яту, телефонга текәлеп утыруны кулайрак күрә. Үрнәк җитми. Үз чиратымда, төрле ярышлар уздырырга, кыйммәтле призлар белән җәлеп итәргә тырышам, – ди ул. – Шунысы сөендерә: яшьләр начар гадәтләрдән ерак булырга тырыша. Тәрбияле. Барыбер дә үз-үзләрен яхшы физик формада тотарга тырыша. Монысына аларның эшләп, хезмәт тәмен татып яшәүләре дә йогынты ясамый калмыйдыр.
Сабаның Елыш авылында нибары 63 кеше яши. Шуңа да карамастан, андагы спорт мәйданчыгы буш тормый.
ЯРДӘМ – ҮЗЕБЕЗДӘН
Футбол, волейбол уйнарга, йөгерү һәм чаңгыда йөрергә әллә нинди шартлар кирәкми дә кебек. Басу-кырларыбыз киң, шөкер. Бау тарттырасың да волейбол уйныйсың, кар яугач, бер таптап чыгасың да кар җебегәнче чаңгыда йөрисең. Ә башка спорт төре белән кызыксынучыларга нишләргә?
Мисалга, теннис белән шөгыльләнүчеләр өчен мөмкинлек бар – быел Саба районындагы Шәмәрдән бистәсендә өстәл теннисы үзәге ачылды. Мамадыш районының Түбән Ошма авылы инде күптән «Дуслык» спорткомплексы белән мактана ала. Агросәнәгать холдингы җитәкчелеге ярдәме белән төзелгән әлеге объектта спортның барлык төре белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Ел саен «Дуслык» базасында төрле дәрәҗәдәге – район, республика һәм федераль дәрәҗәдәге дүрт дистәдән артык чара уза. 2023 елда Әгерҗе районының Тирсә авылында да ГТО нормативларын үтәүгә әзерләнү өчен яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Зур булмаган торак пунктларда мондый мәйданчыклар – балалар, яшьләр, өлкәннәр җыелу өчен менә дигән урын. «Спорт белән дус булмаган кеше дә, кызыксынып булса да, әлеге спорт мәйданчыгына барып килә», – ди авыл халкы.
Арча районының Түбән Мәтәскә авылында милли көрәшне үз итүчеләр шактый. Моны истә тотып, бу елны авылның мәдәният йортында яңа спортзал ачылды. Ә җирле агрофирма җитәкчесе Айдар Сабиров зур ярдәм күрсәтүчеләр исемлегендә.
– Спорт сөюче балалар күп. Кыш, көз дип тормыйча, мәктәп спортзалына волейбол түгәрәгенә йөрде балалар. Күрше-тирә авыллардан да атнага өч тапкыр мәктәпкә киләләр иде. Җәй көне мәктәп стадионында футбол уйнадылар, әле дә туп типкән тавышлар ишетелә. Ләкин көрәш сөючеләрнең барысы да Арчага көрәш секцияләренә йөри алмый, ә авылда андый мөмкинлек юк. Районга барыр өчен машина кирәк, ә әти-әниләр эштә. Шуңа күрә теләге булган һәркем йөри алсын дип, без спортзал ачарга булдык, – дип сөйли агрофирма җитәкчесе.
Биредә көрәш, дзюдо һәм бокс секцияләре бар. Теләге булган һәркем йөри ала – барысы да бушлай.
– Яшьләр теләсә кая ыштан туздырып йөрмәсен, вакытларын бушка сарыф итмәсен, авылда калсын дигән ният белән башланды бу эш. Авыллар яшәсен, авылга ярдәм итүчеләр күбрәк булсын иде, – ди Айдар Сабиров.
ТЕЛӘК ҖИТМИ
Авылларда юк-юкта футбол мәйданчыклары бар үзе. Һичьюгы мәктәп үз мәйданчыгында туп тибәргә рөхсәт итә. Моннан тыш, кайбер мәдәният йортларында яшьләр өчен өстәл теннисы, бильярд уйнау мөмкинлеге бар. Әйтик, Кукмараның Олыяз авылындагы мәдәният йортында яшьләр ел саен өстәл теннисы һәм бильярд турнирлары уздыра. Шартлар җитә, ә теләк бармы?
– Элегрәк, без мәктәптә укыганда, авылда дүрт җирдә футбол уйныйлар иде. Төп мәйданда авыл яшьләре туп типсә, кечерәкләр өч җирдә уйный иде. Яхшырак уйнаганнарны олыраклар үзләре янына дәшә иде. Шулай күчеп йөрдек, – дип сөйли Кукмара районының Зур Сәрдек авылы егете Инсаф Минемуллин. – Элек авылда спорт көчле үсеш алган иде. Хоккей секцияләре эшли, районнан тренер килә иде. 10 ел элек авылда кыш буена өчәр хоккей ярышы уза, 2–3 волейбол ярышы үтә иде.
Хәзер яшьләр спортка тартыла, дисәләр дә, күп кенә авылларда җәй буена бер тапкыр да туп тибүче баланы күрмәссең. Йөгерү, сикерүче, теннис, волейбол уйнаучылар турында сүз кузгатып та тормыйк. Инсаф та шундый фикердә. Ярышлар оештырылмый, балалар спортка тартылмый, шуңа күрә үзебез тотыныйк дип, футбол ярышлары оештыра башлый авыл яшьләре. Берничә командага бүленеп, авыл халкына футбол уены тәкъдим итә алар.
Беренче елны футбол ярышын авылның хоккей мәйданчыгында үткәрәләр. Икенче ел исә хоккей мәйданчыгы кечерәк була башлый, шуңа күрә бәйрәм мәктәп бакчасына күчә. Быел инде өченче тапкыр Зур Сәрдек авылында Футбол бәйрәме оештырылган.
– Бездә берәр нәрсә оештырам дисәң, акча кирәк, акча юк, дип зарлана башлыйлар. Акча – иң ахыргы проблема ул. Теләк кирәк. Вакыты да, акчасы да табыла. Аллаһка шөкер, яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә булышырга әзер. Бөтенебез ярдәме белән быел балалар өчен бушлай батут, татлы мамык, поп-корн да оештырдык. Килгән һәркем тәмле пылаудан да авыз итте, – дип сөйли Инсаф. – Иң мөһиме – без яшь буында спортка, аерым әйткәндә, футболга карата кызыксыну уятабыз, чөнки әлегә өч еллык тарихы булган Футбол бәйрәмендә катнашучылар саны ел саен арта гына.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез