Бардада бар да бар

Бөтендөнья татар конгрессы бардалылар белән оештырган матбугат очрашуында бу сүзләрне еш ишетергә туры килде. «Бар да» дигәненә, әлбәттә инде, төзелешләр дә, юллар да, гореф-гадәтләр дә, йолалар да, сәнгать, мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар да керә.

Пермь краендагы татарлар күпләп яши торган Барда районы быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Сүз дә юк, мондый зур чараны үткәрергә әзерлек бүген генә башлана алмый. Шул уңайдан җитәкчеләр, эшмәкәрләр өч көнлек программа белән Татарстанга да килеп чыктылар. Менделеевск шәһәренә, тугандаш Арча районына барып кайттылар. Журналистлар белән очрашырга да өлгерделәр. Монысы әле – эшләнәсе эшләрнең башы гына. 22 ноябрь көнне башкалабызның Ленин исемендәге мәдәният йортында алар, зур сәхнәгә менеп, үзләренең бар булган сәләтен күрсәтергә ниятлиләр. Әлбәттә инде, Казанда яшәүче якташлары белән бергәләп. Фойеда күргәзмә дә оештырылачак, чөнки Барда – бик үзенчәлекле төбәк. Шуңа күрә Барда түбәтәе, Барда чәкчәге кебек үзләренә генә хас күрсәтер әйберләре дә күп.

– Барда ул – татар оясының үзәге, гомер-гомергә татар җанлы, милли шәхесләр тәрбияләгән төбәк, – дип башлады сүзен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров. – Татарстан өчен алар – таяныч. Татар тарихында ике тапкыр Бөтенроссия  татар авыллары Сабан туен оештырган бер генә төбәк бар. Ул – Барда. Башка өлкәләр өчен һәр яклап үрнәк булып тора. Өч көн буена гөрләп барган бу бәйрәмдә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл, мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе, спорт объектлары ачылды. Сүз дә юк, мондый Сабан туеннан калган мирас һич тә бер көнлек кенә була алмый. Тынгысыз кешеләр яшәгән җирдә эш гөрләп бара. Быел Сабан туенда 72 мең кеше катнашты. Бу сан үзе генә дә әлеге җирлектә татар тормышы кайнап торганны күрсәтә. Чыннан да шулай ул: Бардада татар телендә газета-журналлар чыга, радио-телевидение эшләп килә. Кыскасы, теләсә кайсы өлкәдә татар мохите тудырылган. Шуңа күрә ул безгә бигрәк тә кадерле.

Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов журналистларны Барда белән таныштырып үтте.

– Районда барлыгы 26 мең 500 кеше яши. Барданың үзендә – 10 мең кеше. 61 авыл бар. Нигездә татар авыллары. Татар телен саклап калу өчен зур көч куябыз. Элек, Советлар Союзы чорында саф татар авылларында барлык фәннәрне дә татар телендә укып үстек. Үзегез беләсез, туксанынчы еллар бу өлкәгә үзгәрешләр кертте. Әмма татар теле һәм әдәбияты дәресләрен читкә куйганыбыз юк. Бу җәһәттән Татарстан мәгариф министрлыгы бик нык ярдәм итә. Гомумән, һәр өлкә буенча да Татарстанның ярдәмен  тоеп яшибез. Арча районы белән безне туганлык җепләре бәйли. Бу бөек шагыйребез Габдулла Тукайга бәйле. Аның әтисенең әтисе Зиннәтулла чыгышы белән Бардадан. Шуңа күрә аралар ерак булса да,  бик якын тоела. 1980–1990 нчы еллардан башланган дуслык инде бу. Барданың 100 еллыгына багышланган концертны Арчадагы туганнарыбызга да тәкъдим итәбез.

Әлбәттә инде, бербөтен булып эшләүне якташлардан башка күз алдына да китереп булмый. Алтмышынчы елларда Казанда якташлар оешмасын Күчтәнти авылында туып үскән галим, язучы, шагыйрь Рәшит абый Ягъфәров оештырган. Алар бу эшне күренекле композитор Мәсгуть абый Имашев белән бергә алып бардылар. Шөкер, дәвам иттерүчеләр табылган. Ул – төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова.

– Якташлар белән очрашкач, туган якка кайтып килгән кебек була, – ди ул. – Ара ерак бит. Гел йөреп булмый. Ә монда ел саен аралашырга менә дигән җай. Моннан 60 еллар элек 9 Май көнендә сугыш ветераннарын котлау йөзеннән башланып киткән чара ул. Акрынлап Барда Сабан туена әйләнгән. Хәзер без аны Пермь татарлары Сабан туе дип тә атыйбыз. Чөнки башка районнардан да кушылырга теләүчеләр күп. Гаиләләр белән киләләр. Казанда сәләтле кыз-егетләребез күп. Концерт куялар. Шулай берләшеп яшәсәк, җиңелрәк булыр дип уйлыйбыз. Театрда эшләүче актрисаларыбыз, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова кебек зур сәхнәне тотучы җырчыларыбыз бар. Аларны күрергә йөрибез. Кыскасы, Барда халкы бик талантлы, бар юнәлештә дә якташларыбызны табарга була. Һәрберсе ярдәм итәргә әзер тора.

Бөтендөнья конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Барда көннәренең Татарстанда 4 нче тапкыр үткәрелүен ассызыклагач, ул якларга барып кайтырга киңәш итте. «Читтәге икенче бер Татарстанны күреп кайткан кебек буласың», – диде. Эшмәкәр Ильяс Гыймадетдинов та әйтте бу сүзләрне. «Кунакларны каршы ала беләбез», – диде. Белми әйтми торгандыр, зур чаралар үткәрүнең юан башы гадәттә эшле һәм акчалы кешеләргә төшә.

– Без – Үдик авылыннан биш ир туган. Шунда тудык, шунда үстек. Районыбызны, авылыбызны яшәтү өчен тырышабыз. Сабан туена килгән кунаклар да бик шаккатып, яратып кайтып киттеләр. Башка районнардан безгә үрнәк алырга киләләр. Татар теле, татарлар дип үстек. Хәзер ерак Себер якларында эшлибез. 500 дән артык кешенең 80 проценты – татарлар. Шуңа күрә предприятиебезне дә «татар» сүзен кертеп, Таттранском дип атадык. Район җитәкчеләре белән бергә эшләргә, булышырга тырышабыз. Үз авылыбызда да ел саен Сабан туе оештырабыз. Быел Татарстаннан иң яхшы җырчыларны чакырдык. Ерактан күп кунаклар килде. Хәтта Мәскәүдән дә кайттылар. Бардада яшәү, Бардада булу – үзе зур горурлык. Төбәгебезне бөтен дөньяга таныткан өчен Татарстанга бик зур рәхмәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре