«Бүген ялкаулык басты әле». Кемгә генә таныш түгел икән бу сүзләр? Вакыт-вакыт ни дә булса эшләү теләге бөтенләй юкка чыга, ялкауланып тик ятасы килә. Аннан соң үзеңне шуның өчен тирги башлыйсың... Каян барлыкка килә соң ул ялкаулык? Гомумән, бу сыйфат тумыштан биреләме? Аны ничек җиңәргә?
 Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Айнур Хөсәенов ярдәм итте.
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Айнур Хөсәенов ярдәм итте. 
– Психология күзлегеннән караганда, ялкау – кем ул?
– Дөресен әйткәндә, без ялкау дип теләсә кемне атый алабыз. Ялкаулык, ялкаулану ул – үз-үзеңне тоту формасы. Ягъни кеше аннан көтелгән, ул эшләргә тиешле эшләрне кичектерә яки бөтенләй эшләми икән, бу ялкаулык нәтиҗәсе була. Аның сәбәпләре төрле. Ләкин, әйткәнемчә, теләсә кем теләсә нинди ситуациядә ялкаулана ала.
– Ә ни өчен кайбер кешеләр аеруча тырыш була, ә кайберәүләр бик ялкау? Ялкаулык – тумыштан бирелә торган сыйфатмы?
– Юк, ялкаулык тумыштан бирелми. Кеше, ялкауланып, психикасын тынычландырырга мөмкин. Без күп вакытта үзебез теләмәгәнне эшләгән чакта ялкауланабыз.
Ә инде ялкау һәм тырыш кешеләрне алсак, алар тормышка төрлечә яраклаша. Әйтик, балачакта кемдер бик тырышкан да, аны бик мактаганнар. Һәм бу берничә тапкыр кабатланган. Шул вакыттан бирле аның башына «тырышлык=уңыш» формуласы кереп урнашкан. Һәм ул үскәч тә тормышында әнә шул формуланы еш куллана. Ә шул ук бала тырышып та ниндидер нәтиҗәгә ирешмәсә яки макталмаса, һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатланса, ул, киресенчә, тырышлыкка тискәре карый башлый. Тырыштың ни, тырышмадың ни, дигән кебек. Әмма бу әле ул бөтен эштә дә ялкаулана дигән сүз түгел. Ул үзенә кызыгын, ниндидер нәтиҗә китерә торганын бик тырышып эшләргә мөмкин.
Һәр кеше үзенә туры килгән, күңеле ята торган өлкәдә камил, тырыш булып формалаша ала.
– Ялкаулык арудан нәрсә белән аерыла?
– Шактый катлаулы сорау. Әмма гадиләштереп җавап бирәм. Ару күбрәк физик һәм кайчак рухи көчнең бетүенә бәйле. Һәм ул бөтен кеше өчен дә табигый. Без барыбыз да эш көне, эш атнасы, ниндидер зур проект тәмамланганда һ.б. очракларда арыйбыз. Ялкаулыкка килгәндә, ул физик һәм рухи көчкә бәйле булмаска да мөмкин. Күп очракта ялкаулану эчке каршылыкка бәйле.
– Ялкаулык һәм эшне һаман саен кичектерү, ягъни прокрастинация – икесе бер халәтме?
– Алар икесе дә кешенең төрле ситуацияләрдә үз-үзен тоту формасы. Прокрастинация очрагында, кеше билгеле бер эшне кичектерә, әмма башка бөтен эшне эшли. Ләкин ялкаулык та нәкъ шушындый формада була ала. Без билгеле бер эшне эшләргә ялкаулана, әмма башкаларын рәхәтләнеп башкара алабыз.
– Ялкаулыкны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Аның «тылсымлы төймә»се юк. Кемдер, үзеңне кулга алырга, ихтыяр көчен арттырырга, кемнәндер этәргеч алырга кирәк, дияргә мөмкин. Әмма ялкаулыкны алай җиңеп булмый. Минем өчен ялкаулык – беренче чиратта, кешенең теге яисә бу эш белән шөгыльләнергә, теге яисә бу өлкәдә эшләргә теләү-теләмәвен күрсәтә торган бер билге. Шуңа, беренче чиратта, ялкаулыкның асылын аңларга кирәк. Мин ни сәбәпле ялкауланам соң әле? Бу эш миңа чыннан да ошыймы? Гомумән, ялкаулык кынамы бу? Кайчак ялкаулык белән депрессияне бутаучылар да табыла. Кешенең ни дә булса эшләргә теләге булып, рухи һәм физик көче җитмәскә мөмкин. Бу инде ялкаулык булмый.
Хәзер бит инде коучлар бик популяр. Алар кешене ни дә булса эшләргә этәрә. Дөресрәге, этәрергә тырыша. Әмма кеше хроник ялкаулыктан интегә икән, бу этәргеч кенә җитмәскә мөмкин. Әйткәнемчә, «тылсымлы төймә» юк, тирәнрәк «казырга», сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
Сораштыру
Сез үзегезне ялкау дип саныйсызмы?
Ләйсән Мәхмүтова, җырчы:
– Нәкъ кешесенә эләктегез (көлә)! Әйе, үземне ялкау дип саныйм. Күбрәк тырышып эшләсәм, әйбәт кенә булыр иде дә бит... Ул ялкаулык я илһам булмаганлыктан, я хәл җитмәгәнлектән баса.
Айгөл Тимер, блогер:
– Төрле чагым була. Кайчак үземне эт итеп сүгәм. «Айгөл, син шундый ялкау, әйдә инде, тырыш бераз булса да», – дим. Тик ятасы килми бит. Хыялларны тормышка ашырасы, күбрәк акча эшлисе килә. Икенче яктан карыйм да, киресенчә, үземә: «Айгөл, бераз тынычлан, ял ит, балаларыңны тәрбиялисең бар, әнә ирең акча эшләсен», – дим. Бик арыган хатын-кызда хатын-кыз энергиясе калмый бит ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез