Кешеләр бруцеллезны да бик авыр кичерә, ул еш кына хроник чиргә әйләнеп, инвалидлыкка китерә. Бик сирәк очракларда гына кешене тулысынча дәвалап була, диде табиб. Шунысы сөендерә: 2023 елдан әлеге авырудан бер кешене дә югалтмаганбыз.
– Ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика бюджетыннан Себер түләмәсе, бруцеллез һәм котыру авыруларына каршы вакцина өчен акчалар бүлеп бирелә. Бу тармакта эшләүчеләрнең бөтенесенә дә прививка ясалган булырга тиеш. Шулай ук табибка күренеп торырга да онытмасыннар иде, – дип киңәш бирде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев.
Моннан тыш, белгечләр хайван ризыкларын рәсми төстәге сату урыннарыннан гына алырга, шик уяткан очракта, документларын сорап аларга кирәклеген әйтә. Шулай ук ит һәм йомырканы яхшылап пешерергә, сөтне кайнатып эчәргә киңәш итәләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез