• Фото: ru.freepik

Баш сыналган чор... Кайчан табибка барырга?

«Җәй башланганнан бирле, баш авыртудан интегәм. Табибка күренү, тикшерелүнең дә файдасы булмады. Ел саен шул хәл. Ни өчен җәй көне баш шулкадәр авыртаикән?». Укучыбыздан әнә шундый сорау килеп иреште. Бүгенге сәхифәбездә җәй көне баш авырту сәбәпләрен ачыкларга булдык.

Сорауларга Казандагы Тимер юлчылархастаханәсенең табиб-неврологы Энҗе Китаева җавап бирде.

1 сәбәп. Организмның су югалтуы. Җәй көне, дөрестән дә, неврологка баш авыртудан зарланып килүчеләр саны арта. Бу, беренче чиратта, организмныңсу югалтуына бәйле. Эсседә кеше тирли, организмнабик күп су бүленеп чыга. Бу, үз чиратында, кан күләме кимүгә, кан басымы төшүгә китерә. Шуңа күрә организмның аз гына сусызлануы да баш авыртугакитерә.

Нишләргә? Көн дәвамында күбрәк чиста су эчегез. Сусаганны көтәргә кирәкми! Челләдә үзегез белән чиста су йөртегез. Көндәлек рационыгыз да составында су күп булган җиләк-җимешкә (кыяр, карбыз, җиләк һ.б.) бай булсын.

2 сәбәп. Эссе сугу. Кояш кыздырганда озак вакыт урамда йөрсәң, әле өстәвенә баш киемең дә булмаса, эссе сугарга мөмкин. Ул баш миендәге кан тамырларының киңәюенә китерә. Нәтиҗәдә кешенең башы авырта, әйләнә, күңеле болгана. Хәтта аңын да югалтырга мөмкин.

Нишләргә? Кояш иң нык кыздырган чорда (көндезге сәгать унбердән кичке сәгать дүрткә кадәр) урамга чыкмаска тырышыгыз. Эсседә һава йөртә торган материалдан тегелгән киемнән йөрегез, баш киеме, кояштан саклый торган күзлекне үзегездән калдырмагыз. Челләдә салкын, күләгәле урында торыгыз.

3 сәбәп. Атмосфера басымы үзгәрү. Җәйге яшенле яңгырлар вакытында, атмосфера басымы үзгәргәндә дә кешенең баш авыртуы кузгалырга, бигрәк тә мигрень борчырга мөмкин.

Нишләргә? Һава торышындагы үзгәрешләрне алдан күзәтеп барыгыз. Андый көннәрдә активлыкныкиметергә кирәк. Атмосфера басымы үзгәргән көннәрдә аңа сизгер кешеләргә алдан чарасын күрергә – авыртуныбаса торган дару эчеп куярга, күбрәк ял итәргә кирәк.

4 сәбәп. Йокы режимы бозылу. Җәй – рәхәтләнеп ял итү, таң каршылау, кич утыру кебек күренешләребелән дә кадерле. Әмма башы авыртучан кешеләр өчен бу зыянга булырга мөмкин. Ник дигәндә, йокы режимы бозыла. Йокының туймавы гына түгел, артык озак йоклау да зыянлы.  

Нишләргә? Ничек кенә авыр булса да, йокы режимын җайга салырга тырышыгыз. Хәтта ял көннәрендә дә бер вакытта йокларга ятып, бер вакытта йокыдан торырга кирәк. Караңгы, тыныч, салкынча урында йокларга тырышыгыз. Ятар алдыннан каһвә, исерткеч эчемлекләр дә эчәргә ярамый.

5 сәбәп. Дөрес тукланмау. Җәйге ялларда еш кына дөрес туклану дигәнең дә онытыла. Күпләр эшкәртелгән, ысланган ризыкларга өстенлек бирә. Алар, үз чиратында, барысы да баш авыртуга сәбәпче булырга мөмкин.

Нишләргә? Туклануга аеруча игътибарлы булыгыз. Баш авыртуны кузгата торган зарарлы ризыклардан баш тартыгыз, күбрәк чиста су эчегез.

6 сәбәп. Стресс. Җәй ял чоры саналса да, күпләр өчен ул билгеле бер мәшәкать чоры да булырга мөмкин.

Нишләргә? Күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Яраткан эшегезгә, хоббига да вакыт табыгыз. Якыннарыгыз, дусларыгыз белән аралашу да ярдәм итәчәк.

Кайчан табибка барырга?

– Баш авырту бик көчле булса һәм кисәк барлыкка килсә;

– баш авыртканда бизгәк тотса, муенны бору авырлашса, күрү начарланса, сөйләшү, гәүдәне тотуны авырлашса;

– дару эчкәч тә баш авырту басылмаса;

авырту рәвеше гел үзгәреп торса.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаҺәркешегә сәламәтлектөбәк проекты гамәлгәашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре