Башкортстанда 43 турист утырган автобус әйләнгән: ике кеше авыр хәлдә

Башкортстанның Кигинск районында туристлар утырган автобус юл кырыена “очып”, әйләнеп капланган. Егермедән артыграк пассажирга зыян килгән. Икесе – авыр хәлдә. Бу хакта “KazanFirst” Башкортстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Higer маркалы автобусны Удмуртиядән 38 яшьлек ир-ат идарә иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус “чыгымчылап”, юл кырыена төшеп капланган. Анда 43ләп турист булган.

Тикшерү органнары иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре