ВЦИОМ аналитик үзәге тикшерүләре Россиядә яшәүчеләрнең хәзер башка әйберләргә өстенлек биргәнен хәбәр итә. Мул һәм бәхетле тормыш хәзер нәрсә белән үлчәнә? Сез ул кешеләр исәбенә керәсезме? Бармакларны бөгеп санап карыйк.
Мактанып туйдык
Һәр чорның – үз байлыгы. Чират торып алган машинаң, швед стенкасы, йомшак мебель... Совет чорында шушы җиһазларны кулга төшерә алсаң, чиратың җитеп өеңә алып кайтып куя алсаң, син инде шактый уңышлы кеше булып саналдың. 2000 нче елларда үз-үзебезгә таләпләр артты. Башкаларны кызыктырып яшәр өчен фатирыңда «евроремонт», «иномарка» машинаң булырга тиеш иде. Чит илдә ял итеп кайта алсаң да артыгы булмас. Ара-тирә булса да ресторанда ашау, соңгы модель телефон... Син үзеңнең мул тормышта яшәвеңне күрсәтеп, мактанып, «кычкырып» торырга да тиеш идең әле.
Бүген кыйммәтләр яңадан үзгәрә, тик бу юлы социаль яктан тотрыклылык ягына авыша, ди ВЦИОМ сораштыру нәтиҗәләре. Статусыңны башкаларга күрсәтүдән (мактанудан дип әйтсәк тә буладыр) ерагаябыз, мөмкин кадәр озаккарак сузып була торган тормыш сыйфатына йөз тотабыз. Бүген беренче планга гаиләгә тотрыклылык бирә торган мөмкинлекләр чыга: балаларга сыйфатлы белем бирү һәм сыйфатлы медицина хезмәтеннән файдалану. Бу ике юнәлеш хәтта шәхси күчемсез милекне дә узып киткән. Торак мәсьәләсен дә булсын өчен генә түгел, уңайлылык дәрәҗәсенә, комфортлы булуына карап сайлый илдә яшәүчеләр.
Тешең үтәме?
Шунысы кызык: матди хәле нинди булуга карамастан, җаваплар бер үк. Ягъни «престиж» төшенчәсе күпме акча эшләвеңә, мөмкинлекләреңә карап үзгәрми, бөтен кеше өчен дә шушы ук күрсәткечләр мөһим. Балаларга сыйфатлы белем бирү – төрле яшьтәге россиялеләр өчен статусның төп күрсәткече. Элек тә шулай булган лабаса! «Безнең әби бик укымышлы булган», «бабайлар мулла нәселеннән» дип, үз шәҗәрәсендәге гыйлем ияләре белән, йә, кайсыгыз гына мактанмый?
Укыган кеше тормышта югалып калмый, зыялылык, гыйлемле булу киләчәктә офыкларны киңәйтергә булыша. Шушы хакыйкатькә ышанучы әти-әниләрнең артуы – күңелле күренеш, әлбәттә. Казан мәктәбендә эшләп, хәзер онлайн-мәктәптә белем бирүче укытучы Гүзәл Фәйзрахманова ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесен дә рейтинглары югары булган, үз тарихы, үз традицияләре белән дан тоткан лицейларга укырга керткәннәр.
– Безнең гаиләдә сәламәтлек, яхшы белем һәм тәрбия мәсьәләләре янәшә бара. Төпле белем ул – киләчәккә инвестиция, дип карыйбыз. Белемгә карашлары җитди булсын, мөһимлеген аңлап үссеннәр иде. Укымасаң да эшләп була, йә блогер булып акча эшләргә мөмкин, дигән фикер бар хәзерге балаларда. Әмма белем дәрәҗәсен төшерергә ярамый, дип аңлатабыз үзебезнекеләргә. Төпле белем алган кеше барыбер икенче төрле. Үз-үзен тотышында, кешеләр белән аралашуында, тормышка мөнәсәбәтендә күренеп тора ул, – ди өч бала әнисе. – Гомумән алганда, белем дәрәҗәсе төшү борчый. Кешенең үз-үзен тотышында, тәрбиясезлегендә, ахмаклыгында сизелә бу. Кеше уйламыйча эшләргә күнегә. Безне уйлап эшләргә, эшләп ашарга, җиде уйлап, бер кисәргә өйрәтеп үстерделәр. Хәзер шул төп кыйммәтләрне үз балаларыбызга да сеңдерергә тырышабыз.
Белем гранитына бөтен кешенең дә теше үтми, билгеле. Әмма кимерүчеләр рәтен дә, тәмен дә, аның астында алтын барлыгын да яхшы белә.
Иң зур байлык
Сыйфатлы медицина хезмәте – һәркемнең хыялы инде анысы. Шуннан файдалана алырлык тормыш алып барсаң, канәгатьлек хисенең, үз бәяңнең артмый хәле юк. Сәламәтлек һәрвакыт иң зур байлык булып санала иде. Әмма соңгы елларда тормышның бу үтә дә мөһим ягына, чыннан да, аеруча игътибар арту күзәтелә. Кешеләр чек-ап, диспансеризация уза, сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында күбрәк уйлана, дип билгеләп үтә табиблар да.
– Табиблар өчен бик уңай күренеш, – ди табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин. – Шушы мөнәсәбәт үзгәрешеннән файдаланып, киңәш, үтемле сүз әйтү вакыты җитте дигәнне аңлата бу. Бәлки күп еллар норма булып саналган зыянлы гадәтләрне юкка чыгару чоры булыр. Тик барысы да кешесенә карап, әлбәттә. Ни кызганыч, күп әйбер ресурс дигән төшенчәгә килеп тоташа. Үзенең һәм гаиләсенең сәламәтлеге турында уйлар өчен кешегә вакыт, акча, җан тынычлыгы кирәк. Ул гына да җитми. Хастаханәләр, поликлиникалар, табиблар бу яңа таләпләргә җавап бирергә әзерме? Медицина эшлеклеләре халыкка аңлаешлы булган, гади һәм нәтиҗәле профилактик схемалар, алгоритмнар белән эшләгәндә нәтиҗәсе дә үтемле була.
Һәр кешегә теләнә торган иң беренче теләк – сәламәтлек, тазалык-саулык буш сүзләр булып калмый алайса. Бәхеттә-шатлыкта яшәр өчен нигез кирәген, ул нигезнең сәламәтлек булуын аңлый башлаганбыз. Диспансеризация, профилактика, авыруларны булдырмый калу дип һәр чыганактан чаң сугулар, ниһаять, кешегә барып җитте, болай булгач.
Үз түбәң
Яшь буын өчен статус символлары күчемсез милек тирәсендә тупланган. Алар өчен фатир, шәһәр читендәге йорт һәм хәтта чит илдә күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге дә мөһим икән. Бу – аларның тормыш этабындагы төп бурычларның берсе. Шәхси автомобильне яшьләр шулай ук абруй күрсәткече дип саный.
– Кешеләр дә, мөмкинлекләре дә төрле, – ди 10 ел риелтор булып эшләүче Руфина Вәлитова. – Берәүләр комфорт, сыйфат, билгеле урын өчен артыгын түләргә дә әзер. Үзе ияләшкән районда йә әти-әнисенә якынрак, эшкә, мәктәпкә йөрергә уңайлы булсын дип тә сайлыйлар. Казан читендәге Көек бистәсендә бер бүлмәле фатирдан башлаучылар да бар. Яшь гаиләләр, гаилә ипотекасы рәсмиләштереп, инфраструктурасы булган торак комплексларына өстенлек бирә. Алар уңайлылыкка, парковкаларга, матур ишегалларына игътибар итә, бакчасы-мәктәбе төзеләме, дип кызыксына.
Әмма хыялдагы тормышны башлаганчы шактый тир түгәсе, һичьюгы ипотеканы санатып, күпме түләп барачагыңны белергә кирәк. Баш-аяк белән фатир түләү мәшәкатенә кереп чумгач, шәһәр читендәге йорт та «җай булгач» дип чигерелеп тора, ә чит илдәге күчемсез милеккә күпләр гомер буена да барып җитми. 22 ел бергә гомер итүче Вәлиевләр гаиләсе моны яхшы белә, яшьләр белән бүлешерлек тәҗрибәләре бар. Социаль ипотека чыккан елларда ук, хәстәрен күреп, гаилә тормышын үз почмакларында башлап җибәргәннәр.
– Кызып, өч бүлмәле фатирдан ук башладык без. Анысы да сайлап алырлык ике бүлмәлеләр калмаганга гына шулай килеп чыкты. Шәһәр читендә үк! Туй акчасы да, әти-әниләрнең ярдәме дә беренче керем булып китте. Озак еллар бер бүлмәсендә генә яшәдек әле. Әкренләп аш һәм юыну бүлмәләрен җиткердек. Балалар туган саен ремонт дип булмый, ашарга-яшәргә дә шактый кирәк, – дип искә ала Фәния Вәлиева яши башлаган елларын. – Хәзер менә йорт алырга йөрибез. Тик аның бер бүлмәсендә генә яшәп, калганын ун-егерме елга сузып җиткерәсе килми инде. Кыйммәт булса булыр, шәһәргә якын, тулысынча әзер булган, җиһазлы, капка-коймалы йорт сайладык. Хәзер рәхәттә, уңайлы шартларда яшисе килә. Исән булсак, түләрбез әле, дидек.
Тик болары – вакыт белән килә торганы. Яшьлек белән тәҗрибәнең акылы ике төрле. Әмма, яшькә карамыйча, төп кыйммәтләр күз буяу, мактану, купшы булып күренүдән гыйлемгә, сәламәтлеккә, гаилә кыйммәтләренә таба борыла икән, дөрес юлдан барабыз кебек сыман шикелле тоела. Сезгә дә шулаймы?
Илгизәр Гайнетдинов, икътисадчы, Казан дәүләт аграр университеты доценты:
– Классика үзгәрми. Гомер-гомергә кеше өчен гаилә кору, бала үстерү, йорт төзү, агач утырту кебек кыйммәтләр беренче урында булган. Нәсел калдыру, нәселең яхшы, сыйфатлы булып дәвам итсен өчен эшләнә болар. Яшь гаиләләргә исә беренче максат – яшәр урын булдыру. Торыр урын булмаса, бала да алып кайтмыйсың. Бала үскәч, аны җәмгыятьтә яхшы бәяләнә торган һөнәргә укытып чыгару төп приоритетка әйләнә. 20–25 ел элек югары белем алу дәүләт уку йортларында гына башкарылды. Аларда киләчәк өчен кирәкле белгечлекләр буенча белем бирү каралган иде. Аннары коммерцияле ВУЗлар ачыла башлады, сайлап алу мөмкинлеге, төрле юнәлешләр артты. Диплом өчен генә уку китте. Хәзер әти-әниләр мөмкинлекләр арасыннан сайлап, киләчәктә кирәкле булган, тотрыклы табыш бирә торган һөнәрләр турында уйлана. Һәр гаилә өчен төп мәсьәләнең берсе бу. Медицинага килгәндә, элек хезмәтләр гомумән түләүсез иде. Хәзер ярты тармакны коммерцияле оешмалар алып тора. Бюджет оешмаларына мөрәҗәгать итсәң, анда игътибар да, сыйфат та юк, дигән фикер бар. Мин үзем бу фикер белән килешмим. Әмма халык түләүле медицина оешмаларында хезмәт сатып ала алуны, чыннан да, престиж дип саный.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез