1 сентябрьдән Россия халкы икегә бүленде. Берәүләр, ягъни илдә тыелган социаль челтәр аша акча эшләүчеләр кайгырса, моны күреп, «күптән вакыт» диючеләр дә булды. Сәбәбе – көз башыннан илдә «Инстаграм»*, «Фейсбук»* һәм башка тыелган социаль челтәрләрдә рекламаны тыйдылар. Бу үзгәреш кемнәргә кагыла? Нәрсә өчен штраф салачаклар?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирер өчен, «Татар-информ»да махсус матбугат очрашуы оештырдылар. Нәрсә реклама булып санала да нәрсә саналмый, дип баш ваткан блогерларны да чакырганнар иде анда. Әмма бу язма алар турында һәм алар өчен генә түгел. Җаваплылык турында белеп тору барыбызга да кирәк. Тиешле төзәтмәләр «Реклама турында» һәм «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы Федераль законнарга кертелде.
– Ялгышмасам, бу – реклама турындагы законга кертелгән 96 нчы төзәтмә, – диде Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов. – Үзгәрешләр реклама бирүче һәм аны таратучыларга турыдан-туры кагыла, әмма мин алар белән чикләнмәс идем. Әлеге яңалыклар шактый кулланучыларны, шул исәптән безне дә читләтеп үтмәячәк.
Нинди реклама өчен штраф яный? Ренат Вәлиәхмәтов аңлатканча, беренче очрак – ул 1 сентябрьдән соң урнаштырылган булса. Икенчесе – реклама 1 сентябрьгә кадәр урнаштырылып, әлеге датадан соң таратылган яки кабатлап куелган очракта.
Реклама таратуның нинди юллары бар? Законга төзәтмәдән аңлашылганча, штрафны рекламаны тараткан өчен салачаклар. Постта сылтама (гиперссылка, хэштег һ.б.) бирү; рекламаны «беркетелгән» хәбәргә урнаштыру; реклама текстында 1 сентябрьдән соң гамәлдә булган акция, ташламалар яки башка тәкъдимнәр турында хәбәр бирү; рекламалы постка репост ясау; реклама таратучы һәм реклама бирүче арасында шартнамәле мөнәсәбәтләрне дәвам итү – боларның барысы да реклама тарату ысуллары булып санала. Шул ук вакытта теге яисә бу социаль челтәрнең алгоритмнары рекламалы постны тарата башлый икән (кеше кулы тимәсә дә), моның өчен дә штраф сугарга мөмкиннәр.
Нәрсә реклама булып саналмый? Кешегә теге яисә бу продукт, товар, компания, чара һәм башкалар турында мәгълүмат бирү рөхсәт ителә. Әмма аңа туры сылтама, аның бәясе, сатып алырга этәргеч һәм башкалар булмаска тиеш. Шулай ук үзе товар җитештерүче, ниндидер компаниясе яки бизнесы булган кеше үзе җитештерә торган әйберләр, үз продукциясе турында сөйли ала. Шәхси сәхифәдә дә, «эш» сәхифәсендә дә.
Штрафның күләме нинди?
– Физик затларга – 2000–2500 сум;
– вазыйфаи затларга – 4000–20 000 сум;
– юридик затларга – 100 000–500 000 сум.
Штрафны һәр пост өчен аерым түлисе булачак. Һәм ул реклама бирүчегә дә, рекламаны таратучыга да кагыла.
Матбугат очрашуында сөйләгәннәрдән аңлашылганча, һәр хокук бозу очрагы аерым каралачак. Әлегә штраф түләп караган кеше юк, әмма без уяулыкны югалтмыйк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
*Экстремистик оешма дип танылган һәм РФ территориясендә эшчәнлеге тыелган Meta оешмасына карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез