Белгеч: “Юан кешеләргә зифа гәүдәле коллегаларына караганда азрак түлиләр”

Россиядә юан кешеләр зифарак гәүдәле хезмәттәшләреннән кимрәк акча алып эшли. Икътисад югары мәктәбе укытучысы Анастасия Деева “Вопросы стататистики” журналында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Ул үзенең тикшеренүендә 2013 елдан 2022 елга кадәрге чорда Россия икътисадый вазгыять һәм халык сәламәтлеге мониторингы мәгълүматларыннан файдаланган. Автор хезмәт хакының гәүдә авырлыгы индексына бәйлелеген күрсәтүче модель булдырган. Ул аны төрле объектив факторлардан чыгып үзгәрткән. Нәтиҗәдә галим гәүдә авырлыгы индексының 10 процентка артыграк булуының хезмәт хакының чама белән 9 процентка кимүенә китерүе турында нәтиҗә чыгарган.

Шул рәвешле Россия хезмәт базарында юан кешеләрнең әйбәт хезмәт хакы түләнелә торган эш табу мөмкинлекләре азрак. Деева фикеренчә, моның сәбәбе социаль стереотипларга, ялгыш фикерләүгә бәйле. “Бүгенге җәмгыятьтә юан кеше турында башлыча, ялкау, эш белән кызыксынмый, дип уйлыйлар. Ягъни моның ише хезмәткәр начаррак эшли, дигәнрәк фикер яшәп килә. Минемчә, мондыйларның кеременең түбәнрәк булуының төп сәбәбе шунда, дип билгеләп үткән Анастасия Деева. – Барлык кешеләр дә уникаль, ә тышкы билгеләр кешенең эш сыйфатлары турында берни сөйләми. Шуңа күрә барысын да бер калыпка салып үлчәргә ярамый”.

Хәер, күп кенә башка илләрдә дә шундый ук хәл күзәтелә икән. Эшкә урнашканда, алга таба карьера баскычыннан күтәрелгәндә, юан гәүдәле хезмәткәрләр кимсетелә. Деева мәгълүматларына караганда, әйтик, АКШта гәүдә авырлыгы индексының 1 процентка артыграк булуы – керемнәрнең 3-6 процентка, Тайваньда – 7 процентка кимүенә китерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре