Күпфатирлы йортта күршеләр белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга, ничек итеп янәшә тыныч кына яшәргә? КФУ доценты, конфликтолог Олег Маврин “НТР24” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу җәһәттән киңәшләр биреп үткән.
Аның әйтүенчә, күршеләр арасындагы үзара аңлашылмаучанлыклар башлыча юк-бар әйбердән: музыка акыртудан, подъездны чүпләүдән, парковкада урын җитмәүдән чыга.
“Биредә тәртип бозучы күршенең нинди халәттә булуын, үз акылындамы-юкмы икәнен аңларга кирәк. Шуңа күрә, тегеләй яки болай эшләргә, дип төгәл генә киңәш биреп булмый. Хокукый нормаларга, кагыйдәләргә таяну шарт. Әйтик, чынында тынлык турында закон үтәлеп тә, каты итеп куелган музыка кемгәдер ошамаска гына мөмкин”. – дип аңлатып үткән белгеч.
Маврин әйтүенчә, бигрәк тә йорт чатында аралашучылар арасында бәхәсләр еш куба. Шуңа күрә, аралашу кагыйдәләрен алдан ук төгәл билгеләп, аларны тоту кирәк. Бәхәс килеп чыга калса, шәхси аралашуга күчүдән дә яхшысы юк.
“Күршеләр – телибезме-теләмибезме, янәшәбездәге кешеләр, партнерларыбыз. Шуңа күрә алар белән тыныч кына аралашып яшәү кирәк. Безнең яшәү урынында иртәгә нәрсә килеп чыгасын беркем дә белми, шуңа күрә бер-береңнең хәленә кереп, дус-тату яшәүдән дә яхшысы юк”, – дип билгеләп үткән белгеч.
“Шунысын онытмагыз: теләсә нинди низаг ныграк, ихтирамлырак мөнәсәбәтләр кору мөмкинлеге бирә ала”, – дип йомгак ясаган сүзенә Марков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез