Газетага язылу

Белгеч нинди очракларда эшкә килмәгән өчен бернинди дә җәза чарасы күрелмәвен аңлатты

Хезмәткәрнең нигезле сәбәп белән эшкә килмәве прогул булып һәм шелтә белдерү өчен нигез булып саналмый.

Россия Иҗтимагый  палатасының Җәмәгать контроле һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә. Россия Хезмәт кодексында нигезле сәбәпләрнең тәгаен генә исемлеге билгеләнмәгән. Эш бирүче һәр очракны мөстәкыйль рәвештә үзе бәяли, ләкин аның карарына судка шикаять белдерергә мөмкин.

“Эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, аерым алганда, лифта кысылып калу, интернеттан һәм элемтәдән өзү (фәкать өйдә торып эшләүчеләргә генә кагыла), рейсны юкка чыгару яки тоткарлау, эш урынына илтүче юлны ябу кебек транспорт проблемаларына китергән гадәттән тыш хәлләр, дәүләт органнары гамәлләре нигезле сәбәп булып танылырга мөмкин”, – дигән белгеч.

 Машаров нигезле сәбәпләр исәбенә шулай ук көчле кар яву һәм башка төрле һава көйсезлекләре аркасында эшкә бара алмауны, өйдән чыгып китмәүне таләп иткән коммуналь авария, туганнарны карау, хатынны (ирне) хастаханәгә озату сәбәпле бала карау зарурилыгы килеп тууын, якын туганны җирләүне керткән. Моннан тыш алдан билгеле булган сәбәпләр – кан бирү, судка яки хокук саклау органнарына чакыру, шулай ук поевестка буенча военкоматка бару нигезле булып саналырга мөмкин.

“Нигезле сәбәп белән хезмәткәрнең  бөтен эш көне дәвамында яки эш көне дәвамында рәттән дүрт сәгатьтән күбрәк булмавы прогулга саналмый һәм эш бирүче аңа бернинди дә җәза чарасы күрә алмый”, – дип белдергән Машаров. Мөмкинлеккә карап, хезмәткәргә эшкә килә алмавы турында эш бирүчене алдан кисәтеп куюы сорала, дип өстәгән белгеч.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре