Белгеч пенсионерларның мошенникларга миллионнарны кайдан алып бирүләрен аңлаткан

Аферистлар тозагына очраклы кешеләр эләкми диярлек.

Россия пенсионерлары быел 3,5 миллиард сум чамасы акчасын аферистлар карамагына тапшырган. Югалту күләме бер кешегә 30 меңнән 20 миллион сумга кадәр туры килә. Соңгы вакытларда исә аферистларга 5 миллион һәм күбрәк акчасын чыгарып бирү очраклары ешайган. Өлкәннәргә шуның кадәр акча каян килә һәм алар ничек мошенниклар корбанына әйләнә? Финанс белгече Ярослав Остудин “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, пенсионерларның күпчелеге фәкыйрьлек чигендә яши, дигән фикер инде күптән дөреслеккә туры килми. Аеруча халык саны миллионнар белән исәпләнгән шәһәрләргә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирскига кагыла бу. Мондый шәһәрләрдә өлкәннәр хезмәт хакына тиң керем алырга мөмкин: пенсия, күчемсез милекне арендага бирү, кертем буенча процентлар, әле тагын кайдадыр эшләп йөрү байтак кына акча китерә.
Акчасын дистәләрчә еллар буе туплап баручылар да җитәрлек. Бакчасын, машинасы, гаражы яки фатирын әйбәт кенә бәядән сатып, акчасын банкка салып куючылар яки акчасының бер тиенен дә әрәм итмичә җыеп баручылар турында сүз. Банк депозитлары, күчемсез милек, дәүләтнең акча туплау мөмкинлеге бирүче программалары – боларның барысы да югалмый торган, әйбәт инвестиция.

Илдә бер пенсионер банкта уртача 500 мең сум акча сакласа, зур шәһәрләрдә бу сумма берничә тапкыр зуррак. Остудин әйтүенчә, 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең байтагы счетларында 2-3 миллион сум саклый. Биредә сүз эшмәкәрләр яки хәрбиләр турында гына бармый. Гади кешеләр арасында да акчасын даими рәвештә банкка салып баручылар бар. Нәкъ менә шундый бай пенсионерлар еш кына аферистлар тозагына эләгә дә.
Җинаятьчеләр “бармакларын күккә төртеп” эшләми. Ягъни аларның тозагына очраклы кешеләр эләкми. Аферистлар кайдандыр “агып чыккан” мәгълүматларны эшкә җигеп, алдан ук “спектакль” әзерләп, корбаннарын бик тәфсилләп сайлый.

“Мошенниклар “агып чыккан” мәгълүматлар базасын өйрәнеп, акчаның кайда икәнлеген аңлый. Ниндидер чит кешеләрнең клиент анкеталары буенча шалтырата, куркыта, басым ясый, ашыктыра. Кешегә уйларга вакыт калдырмас өчен ничек сөйләшәсен белә”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Аның әйтүенчә, пенсионерларның 60 проценты чамасы беренче тапкыр телефон шалтыраганнан соң 3 сәгать эчендә саклык акчасын озата. Алданучылар арасында өчтән бер өлеше җидешәр урынлы саннан гыйбарәт булган акча күчерә. Остудин сүзләренә караганда, мондый вакытта зыян күрүче тәнкыйть күзлегеннән фикерли алмый. Ул басым астында эшли: курка, ояла, ничек тә яхшырак эшләргә тели. Аның уйлану, башын эшләтү өчен вакыты да, көче дә калмый.

Технологияләр генә коткара алмый

Аферистлар кармагына ничек эләкмәскә? СМС-код, антифрод (акча күчерүне күзәтү системасы), ике факторлы аутентификация кебек саклау чаралары, әлбәттә, бик мөһим. Әмма кеше кодларны үзе үк әйтеп, банк картасын үзе үк тапшыра яки ялган сайтта теркәлә икән, аны берничек тә бәладән йолып калып булмый.
Иң гади һәм үтемле чара – туктап калу. Сөйләшүне өзеп, рәсми номер аша банкка шалтырату яки якын кешең белән элемтәгә керү. Пенсионерга янәшәсендәге кемдер: “Туктале, алдауга охшап тора бу”, – дип кенә куйса да, аферист кармагына эләгү куркынычы бермә-бер кими.

Оныгы яки кызының (улы) аферистлар турында кисәтеп кую гына да өлкән яшьтәге кешене бәладән коткарып калырга мөмкин. Белгеч басым ясап әйтүенчә, өлкәннәр ахмак яки ярдәмчесез түгел. Ләкин алар еш кына куркыныч алдында япа-ялгыз кала. Нәкъ менә шуңа күрә алдана да.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре