“Россиядә хантавирус инфекциясе асылда бөер синдромлы геморрагик бизгәк рәвешендә уза. Чир Башкортстанда, Татарстан, Удмуртия, Самара, Ульяновск өлкәләрендә ешрак теркәлә”, – дигән белгеч.
Аның искәртеп үтүенчә, хантавирус – эндемик. ягьни югарыда санап үтелгән төбәкләргә хас чир. Әйтик, Көнбатыш Себергә хроник описторхоз хас булган кебек.
Табиблар бу төбәкләрдә чирне тышкы билгеләре буенча ук бик җиңел ачыклап, лаборатория анализлары нәтиҗәләре буенча аны вакытында раслый һәм дәвалый ала. Нәтиҗәдә сырхаулар уңышлы төстә савыга, дип өстәгән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез