Табиб Андрей Тяжельников әйтүенчә, эсседә газлы эчемлекләр сусауны басмый. Алар, шикәре күп булу сәбәпле, организмга өстәмә йөк булып кына төшә, дип яза “KazanFirst”.
Шулай ук хәмер кулланырга ярамый. Спиртлы эчемлек йөрәк-кан тамырларына авырлык китереп, организмнан суны күпләп чыгаруга китерә.
Табиб шулай ук, мөмкинлеккә карап, салкынча душта коенырга яки салкынча суда чылатылган сөлге белән тәнне ышкырга киңәш иткән.
Моннан тыш, эсседә организмга җиңелрәк булсын өчен, җиңелчә генә ашау ягын карарга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимешкә күбрәк өстенлек бирәсе. Кайнар ризыкка караганда салкыны әйбәтрәк булуын белеп тору да зыян итмәс.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез