Газетага язылу

Бензин кыйммәт һәм дефицит та

Тынычлык хакындагы Америка–Иран меморандумы әлегә имзаланмаган килеш тә (19 июньдә имзаланыр дип көтелә) дөнья базарында нефть бәясен түбәнгә этәрде. Дүшәмбе иртәсендә инде Брент сортлы нефть 83 доллардан түбәнрәк сатыла. Базарга Якын Көнчыгыш нефте иркен агыла башласа, бәяләр тагын да түбәнәячәк. Россия өчен уңай вазгыять түгел бу. Әле яңа гына бюджетка өстәмә нефть доллары ява башлаган иде, бәйрәм төгәлләнеп тә килә. Болай да катлаулы бюджет өчен бер дә шәп түгел. Федераль җитәкчелек төшенкелеккә бирелми бирелүен. Кулга лупа тотып акча эзли. 5 миллионнан алып 25 миллионга кадәр теркәлми эшләүче россиялеләр бар, дигән мәгълүмат күренде. Боларны яктыга чыгарып салым түләтә башласаң, беләсезме, күпме акча явачак.

 

Кара алтын арзанаю тагын бер проблема тудыра: бензин бәясе үсә. Россиядә бит гел шулай: җир мае кыйммәтләнсә, бензин кыйммәтләнә, арзанайса да, мотор ягулыгы барыбер кыйммәтләнә. Соңгы атналарда нефть эшкәртү заводларының күпләп планнан тыш ремонтка ябылуы кайбер төбәкләрдә бензин кытлыгы китереп чыгарды. Укучылар әйтер инде: тотасыз да һаман шул бер үк теманы күтәрәсез, диярләр. Бер без генә түгел, бар матбугат шулай эшли, чөнки авырткан җирдән кул китми. «Российская газета», мәсәлән, дүшәмбе санында «Почему ускоряется рост розничных цен на АЗС? Дошли ли мы до его пика?» дигән баш астында аналитик язма бирә. Нәрсә җитми, шул кыйммәтләнә инде. Федераль хөкүмәт газетасы әнә: «Факт продолжающегося ускорения подорожания внушает даже больше опасений, чем высокие ценники на АЗС», – дип яза, ягъни бәянең кыйммәт булуы түгел, стахановчылар темпы белән кыйммәтләнергә җыенуы куркыныч.

 

Күп кенә АЗСларда ягулык салуны чикли дә башладылар. Сүз Кырым яки Краснодар крае турында түгел, ә Үзәк Россиянең тотрыклы төбәкләре турында бара. Чикләүләр хакындагы хәбәрләр дә чын, рәсми рәвештә таратыла. Автор белеште: якшәмбе кичендә Казандагы АЗСларда әле кытлык та юк, чикләүләр дә. Әмма хәбәрләрнең паровоз алдыннан баруы тиз килеп җитәчәкләренә ишарә итә. Ясалма рәвештә ажиотаж тудырыла чөнки.

                                     

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре