Бензинга бәя ник арта?

Сизәсездер, машина көннән-көн хәрәкәтләнү чарасы булудан бигрәк, зиннәт билгесенә әйләнеп бара. Автомобиль бәяләренең «тешләве» турында гына түгел сүз. Йөреп торганын «ашатырга» да шактый акча кирәк. АИ-92 маркалы бензинның бер литры 51 сум 91 тиенгә җиткән әнә. Яңа ел тирәсендә ягулык бәясе тагын да кыйммәтләнәчәк, дип тә кисәтәләр. Алда безне ни көтә? Бәясенә күрә ягулыкның сыйфаты нинди? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Чыгымнар арта

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Татарстанда 1,3 миллион машина исәпләнә. Республикада 4 миллионга якын кеше яшәвен исәпкә алсак, яңа туган балаларны һәм таякка таянган әби-бабайларны да кертеп, һәр өченчебез рульдә йөри, ә ягулыкка бәйле чыгымнар һәр гаиләгә диярлек кагыла. Балык Бистәсендә яшәүче Сөмбел Вәлиди дә гел рульдә. Дүрт бала әнисенең күп вакыты төрле түгәрәкләрдә йөрүче кыз-улларын бер урыннан икенчесенә йөртеп уза.

– Бензинга аена 5–7 мең сум акча китә. Моңа өстәп, өлгермәгәндә, таксида да йөрибез. Анысы – тагын 3–4 мең сум дигән сүз. Укулар башланганнан бирле, көненә 6–8 тапкыр рульгә утырган чаклар да була. Районда яшәгәч, юлга акча күп китми әле. Ара якын бит. Атна ахырында 25 чакрым авылга кайтканда, хоккей турнирларына барганда (безнең уеннар атна саен), шактый йөрелә. Узган атнада, мәсәлән, Йошкар-Олага барып кайттык. Бер бак бензин 2,5 мең сумга төште, – ди күпбалалы әни.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, ноябрьнең беренче атнасында республикада АИ-95 маркалы бензиннан кала, барлык төр ягулыкка да бәяләр үскән. АИ-92 маркалы бензинның бер литры, 1 тиенгә кыйммәтләнеп – 51 сум 91 тиенгә, АИ-98 маркалы бензинныкы, 6 тиенгә кыйммәтләнеп – 78 сум 34 тиенгә, дизель ягулыгы исә, 45 тиенгә кыйммәтләнеп, 62 сум 93 тиенгә җиткән. Ә менә «95ле» бензинның бер литры 13 тиенгә арзанайган, 56 сум 26 тиен тәшкил иткән.

Ел башыннан бирле ягулыкка бәяләр үсеше

АИ-95 маркалы бензин +6,01% (3,19 сумга)
АИ-92 маркалы бензин +5,4% (2,66 сумга)
Дизель ягулыгы +5,2% (3,11 сумга)

Татарстанстат мәгълүматлары

«Уртача» бәя

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, ягулык-майлау материалларына бәя арту ит, икмәк кебек һәркемгә кирәкле авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтенә дә тәэсир итә.

– Урып-җыю эшләрендә дә, терлеккә азык әзерләгәндә дә, ягулык-майлау материаллары бик күп тотыла. Аларның бәясе арту сөт, ашлык бәяләрендә дә чагылыш таба, – ди белгеч. – Мәсьәләнең икенче ягы да бар: бензин бәясенең 70 процентын диярлек салымнар һәм акцизлар тәшкил итә. Шәхси нефть компанияләренә исә нефтьчеләргә хезмәт хакы түлисе, кара алтынны эшкәртүгә бәйле чыгымнарны каплыйсы, ягулыкны «заправка»га кадәр китереп җиткерәсе дә бар. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Яңа елдан соң нефть продуктларына акцизлар кыйбатлана, дип тә кисәттеләр.

Алга таба ни көтә? Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәеновтан сорадык.

– 2019 елдан бирле илнең эчке базарында ягулык бәяләре демпфер механизмы белән көйләнә. Ул дизель ягулыгы һәм бензинга эчке бәяләрне бер үк дәрәҗәдә саклап тоту мөмкинлеген тәэмин итә, – дип сөйләде ул. – Ягъни бәяләр артса да, алар инфляция күрсәткече дәрәҗәсеннән узмый. Демпфер механизмы ничек эшли соң? Ягулыкка экспорт һәм эчке бәяләрне чагыштыралар да, әгәр нефть компанияләре өчен товарны читкә озату отышлырак булып чыга икән, аларга бәя аермасын бюджет хисабыннан каплыйлар. Киресенчә булса, оешмалар казнага үзләре акча түли. Соңгысы, мәсәлән, базарда нефтькә бәяләр төшкәндә күзәтелә. 2022 елдан дәүләт нефть компанияләренә компенсация түләвен киметә башлады. Аңалыша ки, бу чыгымнарын киметү, казнаны баету өчен эшләнә. 2024 ел азагында демпфер буенча түләү күләме яңадан исәпләнәчәк. Ягъни нефть компанияләре дәүләттән тагын да азрак күләмдә компенсация ала башлаячак. Моңа өстәп, дәүләт бензин һәм дизель ягулыгының һәр литрына бер сум акча өстәү хисабына акцизларны да арттырыга җыена. Нефть компанияләренең әлеге төр чыгымнары ахыр чиктә гади халык җилкәсенә төшәчәк, әлбәттә.

Фәнис Хөсәенов фикеренчә, бу ел азагына кадәр ягулык бәяләре арту инфляция күрсәткече дәрәҗәсендә сакланачак. «Быел инфляция 9 процент дәрәҗәсендә булачак дип көтелә. Моннан чыгып, бензин бәясе күпмегә артырга мөмкин икәнен дә фаразлап була», – ди ул.

Шәһәрнеке яхшырак

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада ел саен көз көне ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча махсус айлык уза. Башкаладагы ягулык салу станцияләренең берсендә узган рейдта «ВТ» хәбәрчесе дә катнашты.

Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе белгечләре станциядәге ягулык төрләрен махсус савытларга агызып алды. Алга таба аларны лабораториягә озатачаклар һәм җентекле тикшерү үткәрәчәкләр. Сыйфатсыз ягулык табыла икән, бу хакта тиешле документ төзелә һәм ягулык салу станциясе хуҗаларына хәбәр ителә.

– Без ягулыкның сыйфатын даими тикшереп торабыз. Ел башыннан бирле 1,4 мең проба алынды инде. Ун очракта ягулыкның сыйфатсыз булуы ачыкланды, – дип сөйләде идарәнең бүлек җитәкчесе Шамил Гомәров. – Махсус айлык кысасында гына да 134 ягулык салу станциясеннән 300дән артык проба алдык. 2005 нче елларда тикшерүгә алынган барлык пробаларның 20–30 проценты сыйфатсыз дип табылса, бүген әлеге күрсәткеч 1–2 проценттан артмый. Шул ук бензинның, мәсәлән, 15 төрле күрсәткече бар. Аның берсе генә тиешле нормативларга туры килмәсә дә, әлеге төр ягулык сыйфатсызлар рәтенә эләгә. Районнардагы кечкенә ягулык салу станцияләрендә начар ягулык сату очраклары күбрәк. Чөнки алар еш кына ягулыкны бер үк бензовоз белән ташый. Мичкәне яхшылап юып та тормыйлар. Нәтиҗәдә ягулыкка чит катнашма эләгә. Шуңа күрә исеме билгеле булган зур «заправка»ларны сайларга киңәш итәбез. Аларга, халыкны алдап, акча эшләүдән бигрәк, намуслы исемнәре өстенрәк.

Махсус айлык нәтиҗәләре ноябрь азагында билгеле булачак. Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, Таможня берлегенең техник регламентын үтәмәгән өчен, ягулык салу станцияләре хуҗаларына еллык керемнең 1 проценты кадәр, әмма 500 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф яный. Ә рульдәгеләргә, ягулыкның сыйфатыннан шикләнгән очракта, 295-26-67 телефон номеры буенча махсус «кайнар линия»гә шалтыратырга киңәш иттеләр.

«РИА Рейтинг» мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакына аена 1163 литр АИ-92 маркалы бензин сатып алырга мөмкин. Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә – 25 нче урында. Чагыштыру өчен: күрше Башкортстан – 38, Удмуртия – 52, Чувашия – 55 нче баскычта. Мәскәүдә айлык акчага 2441 литр «92ле» ягулык сатып алырга мөмкин. Ил башкаласы исемлекнең икенче баскычында урнашкан. Беренчедә – Ямал-Ненец автономияле өлкәсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре