Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.
Элек авылларда, каз өмәләре үткәннән соң, канат сыдыру өмәсенә җыелу булган. Элек аны үреп, бәлеш-коймак майлый торган канатлар ясый торган булганнар. Сыдырылганнан соң калган канат очын тышка алып чыгып: «Киләсе елда казлар күп булсын!» – дип, су агымына, юл буена сипкәннәр.
Канатларны сыдырып бетереп, май канатлары ясагач, бәйрәмнең икенче өлеше башлана. Мәдәният йорты фойесында элекке уеннарны, биюләрне искә төшереп, «Капкалы», «Маршлы», «Өчле», «Чума үрдәк, чума каз», «Сербиянка»ны биегәннәр.
Әле бәйрәмнең өченче өлеше дә булган, анда өмәгә килгән апаларны, казның эч-башыннан пешерелгән аш белән сыйлаулары хакында хәбәр ителә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез