Бер дус икенчесенә: "Миңа үпкәләдең, ахрысы, хәбәрең юк"

Бер дус шалтырата: «Син – журналист, язучы да бугай әле. Озакламый шефның юбилее, тост әйтәсе була, матуррак сүзләр язып бир әле!» – ди.

– Синең шефыңны минем белгән дә юк, күргән дә юк, нәрсә языйм соң?

– Бер хайван инде ул, слушай. Но тост әйтмичә дә ярамый. Артык куштанланасы да килми, берәр нәрсә уйлап тап инде шунда.

– …

– Да-а... синнән отказ булыр дип көтмәгән идем, – диде дә телефонын сүндерде бу.

Дөресен әйткәндә, миңа мондый гозер белән мөрәҗәгать иткәннәре юк иде. Дус та кызганыч, шефының бераз үзчирле, дуамал икәнен ишеткән бар иде. Үзен мактаганны бик яратуын да беләм.

Шөкер, үзем гомергә кемгәдер ярарга тырышмадым. Әтием дә шундый иде. Ә яратмаган кешесен читкә генә этеп куяр иде мәрхүм, әйтерсең лә «буяласы» килмәгән. Гомер буе күреп, сынап, күңелгә салып киләм: акыллы, тәрбияле, олпат кешеләр үзләрен мактаганны яратмыйлар. Киресенчә, уңайсызланалар, кызарып чыгалар. Чөнки алар үзләренең кем икәнен, нәрсәгә сәләтле (я сәләтсез) икәнен болай да белә. Андыйлар үзенә мәдхия җырлауга мохтаҗ түгел.

Тагын телефон шалтырады, теге дустым икән: «Башыңа берәр уй килмәдеме?» – ди. Ык-мык иткәләдем дә: «Бер фикер бар үзе», – дидем.

Дуска җан керде: «Язып җибәр, пажалысты!» – ди.

– Язмыйм, телдән генә әйтәм, үзең язып ал!

– Хәзер, кәгазь белән ручка гына алыйм. Тәк... Давай әйт!

– Хөрмәтле Фәлән Фәләнович, юбилеегыз белән! Әйдәгез шуның өчен...

– Дальше, – ди бу.

– Шуның белән шул, Сәләхиев Мәхмүт.

– Причем тут Мәхмүт?

– На всякий случай, – мәйтәм.

Шаяртуны әллә аңламады, әллә аңларга теләмәде бу. «Шуның белән шул, Сәләхиев Мәхмүт» дигән сүзләрне «Татарстан яшьләре»нең мәрхүм баш мөхәррире Исмәгыйль бик яратып әйтә иде. Берәр эшне матур гына башкарып чыксак, шул сүзләрне әйтеп көлешә идек. Гомумән, җитәкчеләрдән уңдым мин, элеккеләреннән дә, бүгенгесеннән дә. «Шеф»ка ошар микән дип эшләү уема да кереп карамады.

Хакимият кәнәфиләрендә утырганнарны гаепләргә җыенмыйм. Тик менә илдә түрәләр саны ишәю генә бераз уйландыра. Кайбер белгечләр әйтүенчә, хакимият вертикаленә омтылган саен, хөрмәтле җитәкчеләр саны артуы табигый икән. Дөреслектә ни дәрәҗәдәдер, кайбер мәгълүматларга караганда, бүгенге Россиядә һәр 10 мең кешегә 102 түрә туры килә ди. СССР вакытында алар күпкә азрак булган.

Бүгенге җитәкчелек түрәләр санын киметергә омтыла үзе, тик нәтиҗә генә күренми. Ярый, юкка баш катырмыйк, үрчесеннәр, эшләсеннәр, алар да кеше бит. Тик менә җитәкчелектә «кәгазь боткасы» хакимлек итүе генә күңелне сагайта.

Дәүләт хакимияте органнарында эшләүчеләр арасында танышларым шактый. Шуларның берсенә җитәкчесе бер эш йөкләгән. «Эш» дисәң, хәтере калыр, бер оешмага хат язарга кушкан булган. Ике атна узгач, әлеге танышымнан хат язмышы турында сораган, контрольгә ал, дигән.

Баксаң, әлеге хат бары тик дүртенче инстанциядә генә икән әле, тагын ике түрәнең укып чыгып имза куясы бар ди. «Бумажная волокита» дигән сүзләрне без балачактан ук ишетеп үстек, хәлләр бүген үзгәрмәде. Хакимият баскычларында утыручылар арасында үз эшен җиренә җиткереп башкаручылар булган кебек, эш күрсәткән булып кыланучылар да очраштыргалый. Миннән тост тексты язуны үтенгән дусның «шеф»ы да шундыйрак, күрәсең, аңа үзенең хуҗа икәнен төрле ысуллар, юллар белән һаман да раслап тору кирәк. Да-а... читен хәл инде бу.

Берничә көн узгач, шалтыраттым моңа. «Миңа үпкәләдең, ахрысы, хәбәрең юк. Юбилей ничек узды, шефың синең тосттан канәгать калдымы?» – дигән булдым. Әллә ни кәефе юк иде аның. «Кырын карап йөри башлады, малай. Эштән кумаса ярый инде», – диде. Читен хәл, әлбәттә.

Риман Гыйлемханов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Риман Гыйлемханов

Көн хәбәре