
Кукмара егете Ильяс Шәрипов беренче баянын музыка мәктәбенә кергәч кулына ала. Анысы да – әҗәткә. Башлап җибәрергә ярап торыр, диптер инде, әти-әнисе баянны күршеләреннән алып тора. Ул баян Ильяска ике ел хезмәт итә әле. Икенче баянын музыка мәктәбеннән биреп торалар. Өлкән класска җиткәч, әтиләре заманы өчен бик яхшы, ап-ак «Велтмейстер» баянын сатып ала. Хәзер анда уйнамаса да, сатмаганнар. Истәлек бит.
– Бүген эшли торган Ballone Burini баянымны берничә ел элек Италиядән кайтарттым. Ул вакытта бәясе 500 000 сум иде. Кыйммәт, әмма дөрес итеп карап-тәрбияләп торсаң, хуҗасына гомер буе хезмәт итәрлек баян. Мин берсеннән-берсе кечкенә гармуннар белән дә чыгыш ясыйм әле. Уч төбе кадәр генә булса да, җитмешәр мең сум торалар. Әмма баянчыга алар берсе дә бәясенә күрә түгел, рухи ягы белән кадерле. Кайсындыр якынрак, кадерлерәк дип әйтә алмыйм. «Балаларыңның кайсын ныграк яратасың?» – дигән сорау кебегрәк яңгырый бу.
Баянны җитештерүчесе, җыючы һәм тавышын көйләүче остасына карап бәялиләр. Иң яхшылары дип Ballone Burini итальян баяннары һәм Россиядә җитештерелә торган «Юпитер» баяннары санала. Соңгылары авырлыгы аркасында чит ил баяннарыннан калыша.

Татарстанның атказанган артисты Булат Шәриповның хәтерендәге беренче уен коралы – бабасының кызыл төстәге тальян гармуны. Кечкенәдән бабасы уйнаганга мич каршына басып җырлап үскән Булат ул тальянны әле дә гаилә ядкаре итеп саклый. Баян түгәрәгенә йөргәндә дә, Арча педагогия көллиятендә укыганда да үз баяны булмый әле. Беренче баянын Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергәч, 30 000 сум кредит алып, әти-әнисе бүләк итә.
– Аннан соң үзем сатып алган, кемдер бүләк иткән баяннарым булды. Бүгенге сәхнә юлдашларым – виртуоз гармунчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм абый Вәлиев баяннары. Хатыны Диләрә апа аларны сакларга тырышкан иде, әмма тик торган баян кибә, искерә шул. Зур ышаныч белән миңа тәкъдим иттеләр. Хәзер миндә Рөстәм абыйның ике баяны бар: берсе – «Юпитер», икенчесе – итальяннарныкы. Диләрә апага: «Баяннарны сагынсагыз, чакырыгыз, рәхәтләнеп килеп уйнап китәрмен», – дидем.

Татарстанның атказанган артисты Әлфис Галиуллинның баяннардан бәхете бар. Өчесе бүләккә эләккән. «Кемнән?» – диегез әле.
– Беренче баянны беренче сыйныфта укыган чакта авыл советы рәисе бүләк итте. Өч рәтле, җыйнак кына «Этюд» баяны иде ул. Аннан соңгысын әнинең абыйсы – зур әти бүләк итте. Биш-алты клавишалы, кулдан ясалган кечкенә генә гармун иде. Телевизордан оркестр концертларын карап, «Юпитер» баяны турында хыялланып үстем. Музыка училищесында укыганда тәтеде ул бәхет. Аннары ак төстәге Ballone Burini баянын алдым. 8 килограмм авырлыктагы ул баянны «кечкенә баян» дип йөртәм. Аннан да зуррагы һәм кадерлерәге бар. «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгәч, Рөстәм Нургалиевич исеменнән зур баян бүләк иттеләр. Авырлыгы – 12 килограмм 700 грамм. Хәзер андый баяннар 1 миллион 800 мең сум тора. Италия баяны татар моңын каян беләдер, әмма анда уйнау бөтенләй икенче инде.

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсендә үсеп килүче талантлы баянчы Камилнең, яшь кенә булса да, өйдәге иң кыйммәтле уен кораллары аныкы. Уенчык кибетеннән алган зәңгәр гармуннан башланган коллекциясе шактый зур. «Малыш», «Юпитер» гармуннарына алмашка машина бәясендәге итальян баянына заказ бирдек, ди әнисе Гүзәл.
– Тальяннар белән дә мавыга башлады, яратып өйрәнә. Баланың кызыксынуы булгач, туган көненә Сваровски ташлары белән исеме язылган, пыяла клавишалы тагын бер яңа баянга заказ бирдек. Анысы ярты машина бәясе «генә» – 800 мең сумга төште. Тавышы искиткеч! Кечкенә гармуннар белән кызыксына башлады. Аларын да алдык. Камилнең бүлмәсендә киштәләрдә дә, идәндә дә тезелешеп торалар. Төрлесе төрле тональлек, төрле әсәр өчен кирәк. Баланың үсешен күргәч, көчебездән килгәнчә бөтен кирәген алабыз инде. Исемле баянын аеруча нык ярата, бөтен җиргә шуны йөртә.
Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиевнең тормышында бүләк баяннар шактый булган. Иң беренчесен абыйсы армиядән алып кайткан.
– Шулкадәр яраттым аны, хәтта озын тәнәфес вакытында йөгерә-йөгерә өйгә кайтып, ашаганчы баянда уйнап килә идем. Казанда мәдәният институтында да, консерваториядә дә үз баяным юк иде әле, уку йортындагы баяннарда уйнап йөрдем. Татарстан дәүләт ансамблендә эшләгәндә, бер чарада Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Ул әле Премьер-министр булып эшләгән еллар. «Үз баяныңмы?» – дип сорады. «Юк, ансамбльнеке», – дим. «Үз баяның да юкмыни? Татарстанда иң яхшы баян синдә булырга тиеш!» – диде. Бәясен сорады да, 17 000 еврога миңа Италиядән баян кайтартты. Безнең акчага әйләндерсәң, бер йә ике бүлмәле «хрущевка» алып була иде ул акчага. Милли бизәкле, тальян тавышлары кушып эшләнгән, электроника кушылган ул баянны әллә кайдан таныйлар иде. Чыннан да, берәү генә иде ул. Бик күп артистларның хит җырларын яздырып калдык без ул баян белән. Унҗиде ел халыкка хезмәт итте. Аннары алыштырырга туры килде. Баяннар да картая...
Концерт өчен билетлар кыйммәт, дибез... Ул бәягә артистны гына түгел, уен коралларын да исәпләсәң, таманга гына туры килә икән. Гомумән, мондый баяннарны иминиятләштерсәң дә, кайберсенә сигнализация куйдырсаң да артык булмас, мөгаен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез