• Фото: ru.pinterest.com

Бер сөйләшү – үзе бер… смайлик: интернет безне нәрсәдән мәхрүм итте?

«Кәгазь хатлар сагындыра... Башта ак кәгазьгә матур итеп «Сәлам, дустым» яки «Казаннан кайнар сәлам» дип сызасың. Аннары инде ничә битне каралаганыңны сизми дә каласың. Ә дустыңнан яки якыныңнан хат килгәнен көтү – анысы бик дулкынландыргыч вакыйга. Минем барлык сорауларыма да җавап яза алганмы, нинди яңалыклар турында сөйләгән, кунакка чакырганмы...»

Казанда яшәүче Люция Мингатина интернетның безнең тормышка әле үтеп кермәгән чорларын әнә шулай хәтердән кичерә. «Гомерендә бер тапкыр булса да хат язып караган кеше генә аңлар аның тәмен», – дип елмаеп искә ала ул.

«Андый заман да булдымы икән?» – дип аптырар яшь буын вәкилләре. Хәер, әлеге язманы укыр өчен өлкәннәргә дә телефоннарын читкә куеп торырга кирәк булыр...

Бәхетле кешеләр

Сер түгел, һәр кеше көненең 4–5 сәгатен кулына телефон тотып үткәрә. Интернетка тоташу мөмкинлеге булган кесә телефоннары турында сүзем. Ни кызык, тик дүртпочмаклы кечкенә «дус»тын фәкать аралашу – шалтырату өчен генә кулланучылар да юк түгел. Андыйлар ил халкының 6 процентын тәшкил итә – белгечләр шулай ди. Болар – бәхетле кешеләр, интернет ятьмәсенә эләкмәүчеләр. Теләчедә яшәүче 64 яшьлек Фәнис абый Галиев әнә шундыйлардан.

– Телефоным гади, төймәле. Балаларым туган көнгә бүләк иткән кыйммәтле телефон шкафта ята. Бер көн бармак белән «сыпырып» карадым да, рәтен тапмагач, кире тартмасына урнаштырып куйдым аны. Мин телефоннан балаларым белән генә сөйләшәм. Тормыш иптәшем – янымда, дус-туганнар белән гел күрешеп торабыз. Калганы өчен миңа телефон кирәкми, – дип сөйләде ул.

Әмма әңгәмәдәшебезнең интернет белән дуслыгы бер дә юк түгел икән. Телефоннан кулланмаса да, көндәлек эшләрне тәмамлагач, компьютер кабызып, фильмнар карарга ярата Фәнис абый.

Ә кайчандыр фильмнар карарга фәкать клубларга гына йөргәннәр. Телевизор да һәркемдә булмаган. Авылларда әле бу. Күз алдына китерегез: халык кичне кино карар өчен көтә. Эш бетереп, клубка йөгерә, ә анда энә төшәрлек тә урын юк. Һәркемнең кино карыйсы килә. Киноның да ниндие әле – һинд киносы. Елый-көлә өенә кайтып, шул фильм геройлары өчен борчылып яткан бер генә буын хәтерләмәс боларны. Ә хәзер... һәркемдә тузан җыеп ята торган телевизорны кабызучылар сирәк түгелме? Анда берәр сериал күрсәтә башласалар да, көн саен 1 серия караганчы дип, 10 ны интернеттан карап куясың.

– Кич җитүгә, телевизор кабызып, гаилә белән бергә берәр фильм карый идек. Атнага бер күрсәтелә торган «Большие гонки» тапшыруын кабызып, Россия өчен җан ата идек. Ә әти эштән кайтканчы, «ТНВ»дан барган чит ил фильмын карау – йола. Ул чакта тәрҗемәсе дә колакны ярмаган, минут саен барган реклама да комачау итмәгән, – ди 24 яшьлек Гөлгенә Гарифуллина. – Хәзер телевизор кабызган да юк. Кич җиттеме – һәркайсыбыз үз бүлмәсенә кереп, телефон актара. «Ватсап»та гаилә төркеме бар. «Әйдә, чәй эчәбез», – дип, табынга да шунда язып чакырабыз хәтта.

Ерагаю

Хет көл, хет ела, ләкин интернет гаиләдәге әнә шундый матур йолаларны да тартып алды. Яңа елны каршы алганнан соң, 1 гыйнвар көнне «Беренче» каналдан барган совет фильмнарын җыелышып караучылар күпме хәзер? Ә күршеңне, дус-туганыңны бәйрәмнәр белән котлап, аларга бүләк таратучылар бармы? Нәрсә дисәң дә, «Ватсап»тан җибәрелгән открытка яки банк картасына килгән онлайн акча күзгә-күз карашып сөйләшү, бүләк алышуны алыштыра алмый инде.

– «Интернет бетсә, нишләрбез?» дигән сорау еш яңгырый хәзер. Җавабым бар: яшәрбез. Без кечкенә чакта да, яшьлектә дә интернет булмады – яшәдек. Рәхәт яшәдек! Бетсә дә, яшәячәкбез. Дөрес, бераз авыррак булыр, чөнки мәгълүматны табу, банк кушымталары аша түләү, аралашу һ.б. өчен интернет бик уңайлы, тик ансыз да яшәргә мөмкин, – дип саный Татарстанның атказанган җырчысы Люция Мусина. – 15 июнь көнне интернет эшләмәде, диделәр. Кемдер самолетка соңга калган, банк картасы аша түли алмаган. Кибеткә барып килдем, кәгазь акча белән түләдем. Миңа зыяны тимәде.

Интернет бетүнең уңай ягын кешенең телефоннан тыш аралашуында күрә җырчы. Социаль челтәрләр аша гына түгел, күрешеп, һичьюгы шалтыратышып сөйләшүчеләр күбәер, ди ул.

– Хәзер бер-беребез белән аралашмыйбыз. Иртә белән «Хәерле иртә», бәйрәмнәрдә «Бәйрәм белән» дигән открытка яисә смайлик атабыз да – бетте. Интернет югалса, кунакка йөреп, бер-беребезне күреп, хәл-әхвәл белешер идек. Нәкъ элеккечә, – дип саный җырчы.

Дөньядан аерылу

Интернет барлыкка килүгә, кеше бикләнде. Дөньядан качты. Социаль челтәрләрдә ул бар – аның бөтен тормышын күрергә мөмкин. Ул кунакка бармый, чөнки телефоннан хәл белешә. Кибеткә чыкмый, чөнки кирәкле һәр товарны китереп бирәләр. Эшкә йөрми, чөнки өйдә «читтән торып» хезмәт куя.

– Интернет безнең тормышыбызны җиңеләйтте. Ә коронавирус пандемиясе вакытыннан соң сакланып калган үзгәрешләр кешене чын мәгънәсендә дөньядан аерды. Кибетләр онлайн рәвештә эшли, ризыкмы, киемме, техникамы – барысын өеңә китереп бирәләр. Кайбер эш бирүчеләр дә читтән торып эшләүгә күчте. Хәтта укытуның да яңа алымы – «онлайн» уку барлыкка килде. Сер түгел, әле дә кайбер укытучылар аннан еш файдалана. Җиңелме – җиңел. Уңайлымы – бик! Ләкин техник прогрессның кешегә тискәре тәэсире дә юк түгел, – дип саный психолог Алия Нәҗметдинова.

Кеше кеше белән аралашудан курка. Интернет киңлегендә битлек яки «ник» (теге яки бу социаль челтәрдә алынган исем. – Авт.) астында аралашырга ияләнгән кеше дөньяга чыккач куркып кала, үз эмоцияләрен күрсәтергә ояла, дип саный белгеч. Шуңа күрә дә яшьләр хәзер күбрәк интернет киңлекләрендә таныша, танышу сайтларында озаклап утыра. Элеккеге кич утыру, клубка дискотекаларга йөрү, күңел ачу, дус-ишләр белән таң каршылау кебек күренешләр дә югала, ди эксперт.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

2020 елда Британиядә чыга торган Daily Telegraph газетасы «Интернет безне нәрсәләрдән мәхрүм итте» дигән исемлек бастыра. 5 ел вакыт узса да, анда язылганнар әле дә чынбарлыкка туры килә.

  1. Әдәпле бәхәс. (Интернет-кулланучыларның анонимлыгы – коточкыч әйбер. Аның ярдәмендә форум, төркемнәрдә курыкмыйча бәхәсләшеп, кешенең дәрәҗәсен түбән төшерергә мөмкин.)
  2. Музыкаль альбомны башыннан ахырына кадәр тыңлау. (Нигә әле 12 нче җырны тыңлар өчен пластинкадагы ялыктыргыч 11 җырны да тыңларга? Хәзер аны компьютер «тычкан»ының бер төймәсенә генә басып күчерергә мөмкин.)
  3. Репутация һәм сәяси киләчәк. (Әгәр сәясәтченең авызыннан берәр кирәкмәгән сүз ычкынган икән, ул моны берничек тә яшерә алмаячак.)
  4. Пунктуальлек. (Очрашуга вакытында килмәвең зыянлы түгел, чөнки тоткарлануың турында хәбәр итәргә була.)
  5. Кәгазь матбугатны көтеп алу.
  6. Телефон белешмәләре. (Сезгә берәр оешмага ничек шалтыратырга икәнен белергә кирәкме? «Яндекс» һәм «Гугл» ярдәм итәр.)
  7. Сәгать. (Хәзер сәгать үзләренең байлыгы белән мактанырга яратучыларга гына кирәк.)
  8. Кулдан язылган кәгазь хатлар.
  9. Яхшы хәтер. («Википедия» барлыкка килүгә, Президент һәм патшаларның идарә итү даталарын һәм чиратларын истә калдыру дәрәҗә булудан туктады.)
  10. Буш вакыт. (Буш вакыт интернетта уздырылган вакыт синонимына әйләнде.)
  11. Фотогалерея.
  12. Телетапшыруларны бергәләп карау.
  13. Энциклопедияләр.
  14. Шәхси тормышның сере.
  15. Традицион матбугат чарасы.
  16. «Косынка» пасьянсы.

*Сүз уңаеннан, 1989 елның 13 мартында атом-төш тикшеренүләре буенча Европа Советында эшләүче инглиз галиме Тим Бернерс-Ли һәм аның коллегалары бүлек җитәкчесенә «Мәгълүмати менеджмент: кайбер тәкъдимнәр» дип исемләнгән документ тапшыра. Анда шәхси компьютерлар арасындагы бәйләнешләр турында язылган була. 14 март көнне үк әлеге документ кабул ителә һәм шул көн дөньяда коммуникациянең яңа төре – интернет барлыкка килгән көн буларак билгеләнә.

Рәйдә ФӘЕЗОВА

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Цифрлы дәүләт идарәсе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре