«Бер туйганчы ипи ашап үләсе иде» 

27 гыйнвар – Ленинград камалышы тулысынча өзелгән көн

Вафирә апа Вәлитова 100 яшьлек юбилеена әзерләнә. Безне дә кунакка чакырды. Бик матур вакытка да туры килә икән. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, җиләкле, ямьле июнь аенда буласы ул. Сөйләр сүзләре дә күп. Зиһене дә ачык, хәтере дә менә дигән. Тик без бәйрәмне көтеп тормаска, күпне күргән гомеренең бигрәк тә Ленинград камалышына туры килгән көннәрен, тагын башка гыйбрәт булырлык кайбер мизгелләрен барлап алырга булдык.

Әни зиратта юкка чыкты

– Яшел Үзән районындагы Акъегет авылында туып үстем мин. Гаиләдә 7 бала идек. Тормыш җитешле булмагандыр инде, әти-әнием, 6 баланы ияртеп (апам Гөлсем авылда кияүгә чыгып калды), Финляндиягә чыгып китте. «Вербовать итү» дип атыйлар иде аны. Барып җиткәч, финнардан калган йортларга урнаштырдылар. Үзләре кая киткән булганнардыр, белмим. Колхоздагы кебек эш иде инде. Әтиләр икмәк урдылар, суктылар, печән чаптылар. Без урманнан гөмбә җыеп тапшыра идек. Иш янына куш булсын дип, тормышны бөтәйтергә булышканбыздыр, күрәсең. Шуның өчен азрак азык-төлек биргәләделәр. Без килеп, берничә ай үтүгә, сугыш башланды. Әти: «Туган җирдә чыпчык та үлми, дип юкка гына әйтмиләрдер», – диде дә, авылга кайтабыз дип, юлга кузгалдык. Өлкән апабыз Зөһрә мал-туарны куучылар белән атларга утырып, алданрак киткән иде. Алар чыгарга өлгергәннәр, ә без Ленинградта камалышка эләгеп калдык. Андагы мәхшәрне сөйләп бетерерлек тә түгел. Җан башына көненә 125 әр грамм ипи бирделәр. Анысы да күп вакытта үзебезгә эләкми иде әле. Беркөнне шулай кайтып барганда, бер урыс кешесе талап алды ипиемне. «Нишләрбез икән инде?» – дип бик кайгырдым. Күршедә генә үзебезнең районның Ачасыр авылыннан Җиһан апа бар иде. Шул бер телем икмәк кисеп бирде. Шулай итеп, ач үлемнән коткарып калды. Бервакыт әтиләр урман кырыендарак үлгән ат тапканнар. Күрше Гыйният абый белән балта алдылар да кире киттеләр. Кисеп-кисеп күтәреп алып кайттылар. Хәтерлим әле: нишләптер, бик каты дару исе килгән кебек иде ул иттән. Әнинең әллә ничә тапкыр кайнатып, суын түккәне истә калган.

Ачлыкка түзә алмаганнардыр инде, башта сеңелләребез Сания белән Фисалия, аннан әтием китеп барды. Мин дә соңгы чиккә җиткәнмендер, күрәсең, бервакыт шулай әниемнән: «Без кайчан үләбез инде, әни?» – дип сорадым. «И-и, кызым, үлүен дә үләрбез. Бер туйганчы ипи ашап үләсе иде», – диде әнием. Теләге тормышка ашмады. Безне ташлап, 1942 елның салкын кышында китеп барды. Мәетен башта кая куярга да белмәдек. Балконда берничә көн ятканнан соң, тикшереп йөрүчеләр килде дә зиратка илтеп куярга куштылар. Чана белән тартып алып бардым да, эчке якка кертеп, җиргә төшердем. Бер юрган алып барган идем. Шуңа төреп куйдым. Җирләделәрме икән дип, берничә сәгатьтән тагын зиратка киттем. Мин калдырган урында гәүдәсе юк иде инде. Җирләнгәнме-юкмы икәнен дә белә алмадым. Ул вакытта бер чокыр казып, барысын бергә шунда гына күмәләр иде. Бәлки, алып та киткәннәрдер. Кеше кешене ашады бит ул вакытта. Үз күзләрем белән әллә ничә тапкыр күргәнем булды.

«Шалон»га төяп җибәрделәр 

Ул вакытта энебез Габдуллага 8 яшь иде. Бердәнбер малай булгач, аны бик тә сакларга тырыштык. Блокада өзелде дигән хәбәр килгәч, өчәүләп – мин, сеңелем Сабира, энем Габдулла туган якка кайтырга чыктык. Нинди поездга утырасын, кайсы якка юл тотасын да белмәгәнбездер инде, ниндидер бер «шалон»га төяп җибәрделәр. Ашарга да бирделәр бирүен, әмма Габдуллаҗаныбызны гына саклап кала алмадык. Ниндидер бер станциядә мәетен алып чыгып киттеләр. Поезд барды да барды. Ниһаять, Краснодар дигән калага килеп җиттек. Ә анда... немецлар. Сигез ай шунда яшәдек. Немецлардан бик курыктык. Тия күрмәсеннәр, дип куркып, кача-поса чормаларда йоклап йөрдек. Бик каты эшләттеләр. Басуларда кукуруз, көнбагыш өлгереп җитте. Чәкәннәрне өзәбез дә трактор төяп алып кайтып китә. Көнбагышны комбайн суга иде. Шунда яши торган кешеләр белән бергә эшләдек. Ашаттылар, эчерттеләр үзе. Ач булмадык. Сеңелем Сабира белән икебез ике өйдә яшәдек. Татар икәнлегебезне бик яшердек. Чөнки килеп төшкәч тә, марҗалар: «Немецлар татарларны үтерәләр, кем икәнлегегезне әйтмәгез», – дип кисәтеп куйганнар иде.

Башлар ниләр генә күрмәде инде. Бервакыт шулай немецлар 90 метр тирәнлектәге коега да төшерделәр үземне. Чиләге ычкынып төшеп киткән икән, шуны алырга дип. Бер таякка бау бәйләделәр дә, акрынлап, әйләндерә-әйләндерә төшерделәр. Суы тирән түгел икән. Чиләкне бушаттым да, менгезегез, дип кул болгадым. Тартып чыгардылар. Шуннан чыккач, мине күтәреп алып, сикертеп-сикертеп күккә чөйделәр. Янәсе, менә мин нинди маладис.

Бүре коткарып калды 

Берзаман немецлар без яшәгән җирдән китеп бардылар. Каядыр, Кавказга таба киттеләр, дигәннәр иде кебек. Үзебезнекеләр килде. Ә без Сабира сеңелем белән һаман авылга кайту турында уйланабыз. Билет алу турында уйлыйсы да юк инде. Шулай да тәвәккәлләдек. Поезд баскычларына эләгеп булса да, Мәскәүгә килеп җитә алдык. Анда милиция тотып алды да каядыр алып киттеләр. Нишләп йөрүебез турында бик нык сораштырдылар. Алып калырга кирәк дип тапмаганнардыр инде, безнең белән нишләсеннәр, чыгарып җибәрделәр. Көчкә-көчкә шундый ук юл белән Казанга кайтып төштек. Акъегеткә кадәр кайту алай авыр булып истә калмаган. Туган җир булгангадыр инде. Авылга кайтып кергәч, туп-туры Гөлсем апаларга киттек. Ул безне ашатты, эчертте. Иске йортны сатып, әти яңа йорт алып калдырган иде. Сабира белән шунда яши башладык. Тавык фермасына эшкә кердек. Анда да тыныч кына эшләү язмаган икән. Кызларны Мәскәү янына торф чыгарырга җибәрделәр. Үзебезчә акча эшләп, бик киенеп кайттык без аннан: итекләр бастырдык, жилетлар тектердек. Тик матур итеп киенеп йөрергә ирек бирмәделәр. Тагын торфка җибәрәләр дигән хәбәр килде. Авыл советына документлар алырга барган идек, председатель булып эшләүче Ярхәм Вәлитов минем берүземә белешмә бирмәде. «Ярхәмнең Вафирәне җибәрәсе килми, үзенә алып калмакчы икән», – дигән хәбәр килеп ишетелде. 1919 елгы, сугыштан кайткан егет иде ул. Олы кебек тә күренде. Бер дә чыгасым килмәде кияүгә. Кая да булса китәрмен әле дип, күршедәге Бакырчы авылына таба йөгердем. Шулвакыт посадкадан бүре килеп чыкты. Чак качып котылдым, кире борылып кайтырга мәҗбүр булдым. Кич белән Ярхәм колхоз председателе Нурулла абый белән өебезгә килде дә мине алып китте. Әти-әнисе дә бар иде. Шул көннән 58 ел бергә яшәдек. Сигез бала үстердек. Хәзер өчесе генә исән инде. Гөлсинә кызым Ялтада, Римма – Ленинградта. Мине Яшел Үзәндә Илдус улым белән Миләүшә киленем тәрбияләп торалар. Үзләре дә ике бала тәрбияләп үстерделәр. Оныклар да бар, Аллага шөкер, тормышымнан бер дә зарланмыйм. Җәйләрен авылга да еш кайтабыз.

Кайчакларда төннәр буе йокламый ятам да шаккатам. Кешегә Ходай гомерне бирсә бирә икән. Күрмәгәнем калмады бит инде югыйсә. Шөкер, сеңелем Сабира да исән-сау әле. 95 яшен тутыра. Актанышта кызы  Сәриядә яши. Уйлыйм-уйлыйм да, әллә кеше авырлыкларны күбрәк кичергән саен ныграк буламы икән, дип тә куям.

Бу өйдә Вафирә апаның гомер озынлыгы турында фәлсәфә кора башлавын шундук туктатырга тырышалар:

– И-и, әни, рәхәтләнеп яшибез әле, – ди килене Миләүшә. – Сөбханалла, синнән дә бәхетле кеше юк. Күзләрең күрә, колакларың ишетә, аякларың йөри, кулларың тота. Яратып кына юындырам үзеңне, чәчләреңне тарап үрәм. Йокы туйганчы йоклыйсың. Барысы да үз җаең, үз көең белән бит. Ашыкма әле. Юбилейга әзерләнергә кирәк. Кунаклар да киләсе бар бит.

Монысын, әлбәттә, уены-чыны белән әйтә Миләүшә. Шулай да дөреслеккә туры килә ул сүзләр. Без дә чакырулы бит.

Ленинград камалышы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көн дәвам итә. Әдәби әсәрләрдә, һәйкәлләрдә күп вакытта ул 900 көн һәм төн дип түгәрәкләп бирелә.

Эвакуация 1943 елга кадәр дәвам итә. «Тормыш юлы» – Ладога күле аша шәһәрдән бер миллионга якын кеше чыгарыла.

Салкыннар башлануга кешеләр күпләп кырыла башлый. Халыкның бары тик 3 проценты гына бомбага тотудан һәлак була, 97 проценты ачлыктан җан тәслим кыла.

Камалыш вакытында һәлак булган ленинградлыларның саны – 642 мең кеше.

Камалышта калучыларга көнгә бер тапкыр ипи бирелә. Ул шырпы тартмасы зурлыгында була. Анысында да он бик аз була. Күбрәк агач чүбе, сода, кәгазьдән тора.

Яшәр өчен бернинди шартлар калмый: өйләр җылытылмый, су туктатыла. Халык Нева елгасында бәкеләр тишеп, суны шуннан ала. Бу батырлыкка тиң гамәл була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре