«Российская газета» хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгының төбәктәге баш идарәсеннән сөйләп үтелгәнчә, быел октябрь аенда әлеге ханым, ире белән мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен, карта ачу һәм сихри йолаларны тәкъдим итүчеләр “хезмәтеннән” файдаланырга карар кылган. Аралашу челтәрдә алып барылган, тылсымлы «хезмәтләрне» интернет аша күрсәтү вәгъдә ителгән.
Ул «сихерчегә» билгеле бер күләмдә акча күчергәч, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртырга мөмкин булуы турында киңәшләр алган. Шул ук вакытта әңгәмәдәше, уйланганның һәммәсе тормышка ашсын өчен, «чистарыну» йоласын үткәрергә тәкъдим иткән. Моның өчен «сихерче» хатын-кыздан интим фотосурәтен җибәрүне сораган. Бу шартны үтәгәннән соң тегеннән акча күчерүне таләп итә башлаганнар. Баш тарткан очракта, фотосын интернетта тарату белән янаганнар.
Хатын-кыз мошенникка барлыгы 150 мең сум акча күчергән. Алдануын аңлагач кына полициягә мөрәҗәгать иткән.
Мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер аны тикшерү дәвам итә. Җинаятькә катнашы булучылар билгеләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез