Газетага язылу

Миңнеханов: «Татарстан Россия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новакның Төркия Республикасы Вице-президенты Җәүдәт Йылмаз белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә. Ул искәрткәнчә, узган ел Татарстан – Төркия товар әйләнеше күләме 4,5 млрд доллардан артып киткән. Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча уңай динамика күзәтелә – инде 2,67 млрд доллар.

Искәртәбез, элегрәк Татарстан Рәисе Истанбулда малеин ангидриды җитештерү заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашкан иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре