«Безнең Татарстан» форумы яшьләрне дәүләт хезмәте өлкәсендә эшкә урнаштыруга багышланган пленар утырыштан башланды. Анда төрле югары уку йортлары студентларына дәүләт органнарында эшләү, практика үтү һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Һәркем спикерларга кызыксындырган сорауларын бирә алды.
«Дәүләт хезмәтенең нигезен, һичшиксез, идарә командасы тәшкил итә. Татарстанның идарә командасы бүген беренче чиратта сынаулардан һәм иң амбициоз проектларны чынга ашырудан курыкмавы белән аерылып тора», – диде Татарстан Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Республика яшьләренең актив булуын һәм илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проектының мөһимлеген билгеләп үтте, киләчәккә планнары белән уртаклашты. «Республикада яшьләр өчен төрле юнәлештәге оешмалар эшли. Быел яшьләр Идел буе округында да, бөтенроссия күләмендә дә төрле бәйге, грнатларда катнашып җиңү яуладылар. Бездә волонтерлар, иҗтимагый оешмалар күп, патриотик чараларда, гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар. Яшьләр өчен торак шартларын яхшырту, аларны эш белән тәэмин итү һәрвакыт актуаль мәсьәлә булып кала. Киләчәккә максатыбыз – шул ук дәрәҗәне саклау, яңа үрләргә ирешү. Завод-фабрикаларда, җитештерү оешмаларында эшләүчеләргә, яшь гаиләләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк», – диде яшьләр эшләре министры.
«Безнең Татарстан» ике көн дәвам итә. Форум кысаларында грантларда катнашкан актив яшьләрне бүләкләү, ректорлар очрашуы, Татарстан Яшьләр Хөкүмәте һәм Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән очрашу, «Безнең заман геройлары» премиясен тапшыру каралган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез