Тантана башланганчы предприятие буйлап экскурсия оештырылды. Бу Төркиядә Россия инженерлары һәм технологлары, шул исәптән Татарстан катнашында гамәлгә ашырылган беренче шундый җитештерү. Завод GEBKIM сәнәгать зонасы территориясендә урнашкан.
Җитештерелә торган продукциягә бүген сәнәгатьтә ихтыяҗ зур. Малеин ангидридын композит материаллар, лак-буяу өслекләре, төзелеш химиясе, төргәкләр һәм юу чаралары чыгарганда, шулай ук азык-төлек сәнәгатендә һәм машина төзелешендә кулланалар.
Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, заводны ачу сәнәгать һәм технология өлкәләрендә Россия-Төркия элемтәләрен ныгыта һәм чималны тирәнтен эшкәртү һәм югары өстәлгән бәяле продукция чыгару өлкәсендә яңа уртак проектлар өчен нигез булдыра.
«Бу заводны ачу – уртак эш нәтиҗәсе һәм Россия – Төркия хезмәттәшлеген үстерүдә мөһим адым», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул проектка 6 ел элек Төркия Республикасы җитәкчелеге белән очрашу вакытында старт бирелүен һәм бер елдан предприятие төзелешенә беренче таш салынуын искәртте. Ил Президенты үз Указы белән аңа стратегик статус бирде.
"Проект катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан тормышка ашырыла алды. Бу - үзара ышаныч, эзлекле эш һәм якларның кызыксынуы саллы инвестиция проектларын уңышлы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүенең ачык мисалы", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук яңа заводның ышаныч, ныклы икътисадый багланышлар һәм озак вакытлы партнерлык символы булуын билгеләп үтте.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары үз чиратында, проектны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Эрдоган эзлекле рәвештә алып барган озак вакытлы хезмәттәшлек курсы нәтиҗәсендә мөмкин булды, диде. "Җитештерүне ачу сәнәгать һәм технология өлкәләрендә Россия-Төркия элемтәләрен ныгытуга ярдәм итә, чималны тирәнтен эшкәртү һәм югары өстәлгән бәяле продукция чыгару өлкәсендә яңа уртак проектлар өчен нигез булдыра. Россия компанияләре компонентлар, технологияләр һәм җитештерү тәҗрибәсе тәкъдим итә ала. Төркиянең алга киткән сәнәгате, квалификацияле белгечләре һәм уңайлы транспорт инфраструктурасы бар. Бу - ике илнең мөмкинлекләре гамәлдә бер-берсен тулыландыра торган үзара хезмәттәшлек үрнәге. Әлеге проект нигезендә озак еллар бер-берсе белән эшләргә тиешле предприятиеләр һәм кешеләр тора. Нәкъ менә шундый багланышлар Россия белән Төркиягә икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә», - дип ассызыклады Александр Новак.
Җәүдәт Йылмаз билгеләп үткәнчә, бу проект Төркия өчен бик мөһим, чөнки ул Төркия химия сәнәгатенең җитештерү базасын сизелерлек киңәйтәчәк, эш урыннары булдырачак һәм эчке базарның сыек малеин ангидридына булган ихтыяҗын 90%ка кадәр канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк, чит илдән китереп тору күләмен киметәчәк.
Ул Россия Федерациясе җитәкчелегенә сәнәгатьтә Россия – Төркия элемтәләрен ныгытулары өчен рәхмәт белдерде. Җәүдәт Йылмаз Татарстанга технологик яктан шундый катлаулы халыкара проектны гамәлгә ашыруда кулланылган компетенцияләр өчен аерым рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез