Газетага язылу

Казанда «Юмарт чәкчәк» хәйрия ярминкәсе эшләячәк

1 декабрьдә Казанда «Юмарт сишәмбе» халыкара акциясенә багышланган «Юмарт чәкчәк» хәйрия ярминкәсе узачак. Ул Уникаль осталык үзәгендә иртәнге унда ачыла һәм кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

илүчеләр остаханәләрдә, хәйрия фондларында һәм коммерциячел булмаган оешмаларда катнашучыларның эшләнмәләрен сатып ала, шулай ук мастер-классларда катнаша алачак. Барлык җыелган акча хәйрия максатларына, шул исәптән кризислы йөклелек үзәгенә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.

 

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов әйтүенчә, акция инвалидлар ункөнлеге башында уза һәм «Игелекле Казан» шәһәр проекты эшен дәвам иттерә.

– «Игелекле Казан» ул – тулы бер экосистема, шәһәр хуҗалыгы үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе. Казан мэры Илсур Метшин үз вакытында хәйриячелек мәдәниятен үстерүнең нәкъ менә шундый тармагын тәкъдим итте, – диде ул.

Аның сүзләренчә, шәһәрдә ярдәмнең күп юнәлешләре үсеш ала, ә «Игелекле Казан» ресурс үзәге 134 коммерциячел булмаган оешманы берләштерәчәк.

«Татарстан Республикасының креатив индустрияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Ранко Тепавчевич әйтүенчә, Уникаль осталык үзәге махсус хәйрия акцияләре кысаларында гына мастер-класслар уздырмый. Мондый дәресләр көн саен диярлек иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлектә уза. Җитәкче әйтүенчә, күптән түгел уртак проект старт алган, аның ярдәмендә балалар даими рәвештә үзәк мәйданчыгында иҗат белән шөгыльләнә ала, ә аннары башка осталар белән беррәттән үз эшләрен сатып алучыларга тәкъдим итә.

– Безнең өчен хәйрия ярминкәсе ул – кешеләрнең очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны. Моннан тыш, мәйданчыкта хәйрия аукционы оештырабыз. Анда Уникаль осталык үзәге балалары һәм осталары ясаган уникаль эшләнмәләрне сатып алырга мөмкин булачак, – диде Ранко Тепавчевич.

«Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешма директоры Татьяна Мерзлякова быел хәйрия ярминкәсен инвалидлар иҗаты белән берләштерергә карар кылулары турында сөйләде. ЦУМ мәйданчыгында өч оешма үз продукциясен тәкъдим итәчәк: «Игелекле Казан», «Үзгәреш» һәм «Кайгырту» фондлары. Кунаклар инклюзив остаханәләрдә катнашучылар ясаган әйберләрне сатып ала һәм үзләрен мастер-классларда сынап карый алачак. Шулай ук ярминкәдә гадәти булмаган хәйрия лотлары – автор эшләре тәкъдим ителәчәк, аларны социаль проектларга ярдәм йөзеннән сатып алырга мөмкин булачак.

 – «Юмарт чәкчәк» акциясе бер көн белән генә чикләнми. Ул Казанда 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа кафе һәм рестораннар кушылачак, алар махсус тәкъдимнәр һәм акцияләр әзерләячәк, ә кергән акча хәйриягә юнәлдереләчәк, – диде Татьяна Мерзлякова. –  Катнашучылар һәм чаралар турында мәгълүмат «Игелекле Казан» сайтында урнаштырылачак һәм QR-код буенча карарга мөмкин булачак. «Игелекле Казан» фонды җыелган акчаны кризислы йөклелек үзәгенә ярдәм итүгә юнәлдерәчәк. Проект инде өч ел эшли.

Татьяна Мерзлякова аңлатуынча, узган елгы хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча, Казанда яшәүчеләрдән 2,2 млн сумнан артык акча җыелган. Тагын 500 мең сумнан артык матди булмаган ярдәм күрсәтелгән. Оештыручылар Казан халкын һәм кунакларын акциягә кушылырга чакыра.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре