Газетага язылу

«Бердәм Россия» Дәүләт Думасының яңа чакырылышында 349 урынга ия булды

«Бердәм Россия» Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча 349 мандатка ия булды.

Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова әйтте. КПРФ – 37, ЛДПР – 23, «Новые люди» – 19, «Гадел Россия» – 17, «Родина» – 1 мандат алган. Тагын дүрт урын үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатларга эләкте. Булачак депутатларның 46сы – СВОда катнашкан кешеләр.

Элла Памфилова сүзләренә караганда, Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда барлыге 67,4 млн кеше тавыш биргән. Бу сайлаучыларның – 59,8 проценты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре