"Бердәм Россия"нең ТРдагы бүлеге Луганск халык республикасына гуманитар йөк алып килгән

“Бердәм Россия”нең Татарстандагы бүлеге Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга 7 машинада гуманитар йөк китергән.

Гуманитар ярдәм колоннасын “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге секретарьләре – Теләче районы хакимияте башлыгы Айрат Фәтхуллин, Чирмешән районы хакимияте башлыгы Рамил Әйбәтов, Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин һәм Ринат Фазылов, шулай ук партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып барган.

Алар яңа төбәкләр буенча куратор, Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән берлектә Рубежное гуманитар үзәгендә булып, Рубежное хакимияте башлыгы, Луганск халык республикасы Герое Евгений Шаталин белән очрашкан. Татарстанның гуманитар эше буенча төп мәсьәләләр, хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ объектлар буенча фикер алышу булган.
Татарстан делегациясе сәфәре барышында шулай ук Рубежное шәһәрендәге 2 нче мәктәптә булып, ремонт-торгызу эшләренең икенче этабын караган. Хәзерге вакытта мәктәпкә җылылык бирелгән, уку сыйныфлары эшли, укытучылар балаларга белем бирүне дәвам итә.

“Бүген имтиханнарга әзерләнүче 11 нче сыйныф укучылары белән аралаштым. Аларга, Татарстанга килеп, һөнәр алу өчен безнең вузларда һәм махсус урта уку йортларында укуларын дәвам иттерүне тәкъдим иттек”, – дип билгеләп үткән Азат Җиһаншин.

Делегация шулай ук, Лисичанск мэры Эдурад Сахненко белән очрашкан. Шәһәр инфраструктурасын торгызу һәм төзекләндерү планнары каралган.
Гуманитар ярдәмгә килгәндә, Сарман районы хастаханәләр һәм госпитальләр өчен 20 тонна чиста су җибәргән. Чирмешән һәм Теләче районнары зыян күргән йортлар һәм социаль объектларны торгызу өчен 20 шәр тонна агач материаллары юллаган. Моннан тыш теләчеләр Луганск халык республикасында яшәүчеләргә кер юу өчен зур партиядә гель тапшырган.

Дәүләт Советы депутаты, “Татагролизинг” генераль директоры Азат Җиһаншин 20 тонна яшелчә төялгән фураны озаткан. Дәүләт Советы депутаты, Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов та “Бердәм Россия” колоннасына кушылган. Парламентчы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен маскировка челтәрләре, кием-салым, эш кораллары, техник өчен запас частьләр, шулай ук “Лада Ларгус” автомобиле юллаган.

Яңа төбәкләр өчен ярдәм җыюда, гадәттәгечә, “Бердәм Россия”нең җирле бүлекләре катнашкан. Бу колоннадагы йөк Азнакай, Менделеевск, Түбән Кама районнары, Шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге активистлар көче белән җыелган. Алар чиста су, матрас, медицина кирәк-яраклары, азык-төлек, көнкүреш химиясе, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең гуманитар үзәкләрен электр энергиясе белән тәэмин итү өчен генераторлар, аз керемле, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен памперслар әзерләгән.

Гуманитар йөккщ шулай ук Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан балалар өчен өстәл уеннары, стендка ату өчен 5 мең мишень һәм балалар урындыклары кергән. “Бердәм Россия”нең Цифрлы компетенцияләрне үстерү үзәге җитәкчесе, “Электораль технологияләр платформасы” тикшеренү үзәге генераль директоры Альберт Карпов картриджлар һәм ноутбок тапшырган. Моннан тыш Луганск халык республикасына өч көпчәкле мотоцикл тапшырылган.

Гуманитар йөкне җыеп озатуда Татарстанда Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, “Дивар” компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов, “Әл-Строй” җаваплылыгы чикләнгән компаниясе һәм Казан шәһәренең “Шотокан” каратэ федерациясе башлыгы Алексей Кокорин үзләеннән зур өлеш керткән.
Илгарныкы, тиз кирәк ди

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре