Газетага язылу

Беренче курс студентлары MАКС аша югары уку йортының рәсми чатларына кушыла алачак

Югары уку йортына кабул ителгәннән соң, беренче курс студентлары MAКС мессенджеры аша рәсми уку чатларына, каналларга һәм цифрлы сервисларга керә алачак. Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән платформаның 2026 елгы кабул итү кампаниясенә интеграцияләнүе нәтиҗәсендә шундый мөмкинлек барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр мессенджерның матбугат хезмәтендә.

Кабул итү турында боерык чыккач, студентларга «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша уку йортының MAКСтагы рәсми чатларына кушылырга чакыру белән хәбәрнамә җибәреләчәк.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, әлеге интеграция укуның беренче көннәреннән үк студентлар белән үзара хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук сүзләренчә, цифрлы кораллар кабул итү кампаниясен ачык һәм уңайлы итә.

«Кабул итү кампаниясе – меңләгән абитуриент өчен иң мөһим этап, һәм без цифрлы коралларның аны ничек ачык һәм уңайлы иткәнен күрәбез. MAX белән интеграция югары уку йортларына студентлар белән беренче көннән үк өзлексез элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә: рәсми уку чатларыннан алып расписание алуга кадәр. Мондый карарлар мәгариф мохитендә яңа үзара хезмәттәшлек мәдәниятен формалаштыра, дип ышанам. Йөзләгән югары уку йорты актуаль мәгариф бурычларын хәл итү һәм студентлар белән нәтиҗәле аралашу өчен әлеге платформаны инде актив куллана», – дип билгеләп үтте ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре