Балтач районында быел беренче тапкыр «Шушма моңнары» проекты тормышка ашырыла. Һәр җирлек җыр-моңга һәвәслеген генә түгел, яшәү рәвешен, тарихын, үзенчәлеген, кул эшләрен дә күрсәтә. Ярминкәләрдә теләгән әйбереңне сатып алырга мөмкин. Көтү кайтып, сыерыңны саугач, рәхәтләнеп тамаша карый аласың.
Район халкы атнага ике мәртәбә кичке сәгать 6да Балтачтагы «Шушма яры буенда» паркына җыела. Җыр-моң тыңларга, башкаларны күзәтергә, сулыш алыштырырга... Кичке 9ларга кадәр парк гөрләп тора. Күптән түгел Чепья җирлегенең чираты иде. Төрле милләт вәкилләре – удмурт, керәшен, татарларның дус булып яшәве белән аерылып тора ул. Алар Балтач халкын үз йөзе, сәләтле, тырыш кешеләре, милли кухнялары белән таныштырды. Сугышка кадәр Чепья базары иң бай сәүдә нокталарның берсе булган. Чарада данлыклы Чепья базарын сәхнәләштергәннәр иде. Үткәннәрне әнә шулай искә төшерәләр.
– Бик шәп фестиваль бу. Эшмәкәрләрнең эшен күрсәтү өчен дә әйбәт. Милли киемнәр тегүчеләрне дә күрдек. Мин дә кул эшләремне тәкъдим иттем. Чигәргә, бисердан төрле агач, чәчәкләр, картиналар ясарга яратам. Тик үзем, якыннарым өчен генә. Кырлыган, мәтрүшкә, төрле үләннәрдән чәйләр дә ясыйм. Менә аларын сатам, – ди күргәзмәдә катнашкан Арбор авылында яшәүче Дания Нотфуллина.
Норма җирлеге исә бисердан әйбер эшләү, чигү, чәчәк ясау буенча мастер-класслар үткәргән. Һәр авыл үз уен коралларын күрсәткән. Кили авылы мәдәният йорты мөдире Халидә Гарифуллина әйтүенчә, халык Сабантуйдан соң, ике ай буе концерт караган, яңа талантлар белән танышкан.
Проектның жюри әгъзасы Радик Михайлов фикеренчә, җәен мәдәният учаклары тынлык кичергән чорда, авылны кузгату өчен менә дигән чара бу.
– Җәй көне эш тыгыз булуга карамастан, коллективлар бик әйбәт әзерләнә. Авыл советлары, бакча, мәктәп, клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре катнашып, дәррәү эш алып бара. Фестивальгә авылның яше, карты – барысы да килә. Кул эшләреннән күргәзмәләр ясыйлар, мастер-класслар күрсәтәләр. Һөнәрчеләргә үз шөгыльләрен күрсәтү, сату итү мөмкинлеге дә бар. Башкалар да бу хакта белеп тора, – ди Радик Михайлов. – Гаилә елында бик күп матур гаиләләрне сәхнәгә чыгардылар. Фестиваль башка милләтләрне дә берләштерә. Төрле характердагы җыр, бию, фольклор белән бәйләнеп баргач, бик матур килеп чыга. Һәр милләт әдәбият, сәнгатен, көнкүрешен күрсәтә. Шул ягы белән дә кыйммәт. Милли кухняларын тәкъдим итәләр. Халык мичтә пешкән коймак белән чәй эчә. Чарага ераклардан да кайталар. Авыл тарихын барлауга да игътибар бирелә. Авылдашлар бергә җыелып, тарих, әби-бабайлары турында мәгълүмат ишетә. Бәя биргәндә һәр авылның үзенчәлеген эзлибез.
Балтач районы мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәлахетдинова белдергәнчә, проект бик уңышлы килеп чыккан. Кеше күп килә, шау-гөр килеп уза. Кайсы көнне нинди җирлек киләсен алдан белеп торалар. Монысы тагын да яхшырак дип, халык үзе һәр җирлеккә бәя биреп бара.
Беренче тамашаны 12 июньдә Балтач бистәсе күрсәткән. Тик алар бәйгедә катнашмый. Конкурс бары авыл җирлекләре өчен уйлап табылган. Анда барлыгы 17 җирлек чыгыш ясаячак. Күбесе инде үз осталыкларын күрсәткән, бары ике җирлекнең генә сыналасы калган. Җиңүчеләр акчалата ярдәм дә алачак. 30 августта гала-концерт узачак.
– Шушма елгасы Арчадан башланып, Нократ елгасына кушылып, Киров өлкәсен үз эченә ала. Быел чара район эчендә генә узды. Киләсе елларда ызандаш күршеләрне дә җәлеп итәргә исәп бар, – ди Рәзинә Сәлахетдинова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!








Фикер өстәү
Фикерегез