Газетага язылу

Беренче җыен. “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы

Башкалада “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы эшли башлады. Тәүге тапкыр үткәрелә торган чарада илнең 57 төбәгеннән һәм 24 чит илдән 5,5 меңгә якын кеше катнаша. Беренче коймак төерле түгел: җыенны киләсе елда да үткәрмәкчеләр. Аның көне дә билгеле инде.

– Казан тәүге тапкыр әлеге мәйданда кунаклар кабул итә, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның ачылыш тантанасында. – Кытайдагы хезмәттәшләребезнең безнең тәкъдимне кабул итеп алуларына сөендек. Россия һәм Кытай Халык Республикалары башлыкларының шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен дә яхшы мөмкинлекләр булдырылган. Якын арада хәл ителәчәк мөһим бурыч – яңа шартларда җитештерү өлкәсенең тотрыклылыгын арттыру. Кытай куелган максатларга ирешүдә ышанычлы партнер булып тора.

Рәис әйтүенчә, форумны биредә катнашучы һәр кеше өчен кызыклы һәм файдалы булырлык итеп оештырырга тырышканнар. Җыенның эшлекле программасы 11 тематик юнәлеш буенча 40лап сессияне үз эченә ала.

– Алар икеяклы хезмәттәшлекнең иң актуаль һәм кискен мәсьәләләренә кагыла. Шулай ук, форумда катнашучылар өчен “Russia-China Expo” күргәзмәсе дә оештырылган. Анда Россия һәм Кытайның эре инвестиция һәм инфраструктура проектлары, шулай ук машина төзелеше һәм металл эшкәртү комплексы оешмалары тәкъдим ителгән. Россия кулланучылары өчен Кытай автомобиль сәнәгатенең күптөрлелеген һәм югары потенциалын чагылдыручы күргәзмә дә бар. Көнбатыш партнерларга бәйле чикләүләр шартларында Кытай автомобильләре лаеклы урын алып тора һәм аларга ихтыяҗ зур, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кытай “тимер ат”ларын Рәискә дә күрсәттеләр. Ул кунаклар белән бергә халыкара күргәзмәне карады. Аерым алганда, биредә “Татнефть”, “СИБУР”, “ТАИФ-НК” компанияләренең ерак ук игътибарны җәлеп итүче зур стендлары урын алган иде. Казан милли тикшеренү технология университетына керүче “Союзхимпроект” проект институты вәкилләре исә Рөстәм Миңнехановка Кытай вузлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Алга китеп булса да әйтик, Татарстан вузларында белем алучы чит ил студентлары арасында Кытай өченче урында тора. Бу хакта "РОСТКИ" халыкара форумы кысасында узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте. “2022/2023 нче уку елы мәгълүматларына караганда, республикада Кытайдан 1896 студент белем алган. Кытай студентлары саны буенча беренчелек КФУда. Икенче урында – Казан Дәүләт консерваториясе. Беренче өчлеккә КНИТУ-КАИ да эләккән», – дип сөйләде ул журналистларга.

Күргәзмәгә әйләнеп кайтсак, аның зур өлешен Кытай автомобильләре алып тора. Биредә егермеләп чит ил машинасы тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов аларның кайберләренә утырып та карады.

Кытайның Россиядәге илчелегенең сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Юй Хунчи әйтүенчә, быелның гыйнварыннан июленә кадәр Россия белән Кытай арасында товар әйләнеше 134 миллиард доллар тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткеч 36,5 процентка үскән.

– Соңгы елларда Россия һәм Кытай башлыкларының стратегик җитәкчелеге бәрабәренә безнең хезмәттәшлек яңа үсеш алды. Кытай инде 13 елдан бирле Россиянең төп сәүдә партнеры булып тора, – диде ул.

Юй Хунчи сүзләренә караганда, соңгы елларда Кытай белән Татарстан арасында да сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек тотрыклы үсә. Былтыр сәүдә күләме 1,6 миллиард долларга җиткән.

– Татарстанда сәнәгать, авыл хуҗалыгы зур үсеш алган. Бу предприятиеләргә көнкүреш техникасы җитештерү, автомобильләр җыю, җиһазлар сатуда хезмәттәшлек итәргә шартлар тудыра, – диде Юй Хунчи.

Эшлекле сөйләшүләр көне буе дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов “Чжэньвэй” халыкара күргәзмә корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Әлеге корпорация Кытайның иң эре шәхси күргәзмә компаниясе булып санала. Ул ел саен йөзгә якын халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм зур чаралар оештыра.

– Кичә самолеттан төшкәч, беренче күргән нәрсә “Казан Экспо” күргәзмә үзәге булды. Без, бу өлкәдә профессионаллар буларак, шунда ук аның логистик яктан бик дөрес урнашканын билгеләп үттек, – диде Кытай күргәзмә корпорациясе президенты Дэн Сяохуэй.

Форум кысасында “Kangrun Group” генераль директоры Ван Гуймин һәм “Hynovation” компаниясе вице-президенты У Гопин белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне тирәнәйтү мөмкинлекләре турында әйтте.

– Кытай безнең республикага һәрвакыт кызыклы булды. Пандемия чорында килеп чыккан кыенлыкларга карамастан, Кытай

эшкуарларының безнең базар белән кызыксынуын һәм Россия бизнесының Кытай белән кызыксынуын күрәбез. Татарстан компанияләре шулай ук Кытай базарын һәм Кытай технологияләрен игътибар белән күзәтә, – диде Рөстәм Миңнеханов Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь белән очрашканда.

Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге 2006 елда оешкан. Ул безнең ил базарында эшләүче Кытай бизнесының күп санлы вәкилләрен берләштерә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Берлек Кытай һәм Россия бизнесын тоташтыручы күпер булып тора, шулай ук икътисадый кооперациягә ярдәм итә.

Рәис “Sany Group Company” Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар, шул исәптән, Татарстанда “Sany” җитештерүен үстерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

CHN Energy (Кытай) халыкара үсеш компаниясе Директорлар советы рәисе У Цюан белән очрашу барышында кунаклар республиканың энергетика һәм сәнәгать потенциалын югары бәяләде һәм хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерде.

Җыенда Рөстәм Миңнеханов Россия – Кытай халыкара форумын ел саен үткәрү теләген дә җиткерде.

– Киләсе елга форумның датасын 14-15 ноябрьгә билгеләргә тәкъдим итәбез һәм Кытайдагы хезмәттәшләребезне икенче Халыкара форумда түземсезлек белән көтәбез, – диде ул.

Әйткән сүз – аткан ук: Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов форумның беренче көненә йомгак ясаганда, аның уңышлы мәйдан булуына ишарәләп, киләсе елда җыен өч тапкыр зуррак узачак, дип фаразлады. Форум бүген тәмамлана.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре