Китапка юкка чыгу куркынычы булган 645 төр хайван, үсемлек һәм гөмбәләр кертелгән. 2024 елда Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, Кукмара районында – сирәк очрый торган мүк, Әгерҗедә – гөмбә, Нурлатта әче соссюрея дигән үлән табылганын әйткәннәр иде. Бишенче китапта алар да урын алган.
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова әйтүенчә, Кызыл китапка мәгълүматны җыеп бетереп, инде бастыруга тапшырган вакытта да, юкка чыгу куркынычы булган берничә төрле үсемлек табылган. Кызганыч, аларны бу китапка кертеп өлгермәгәннәр.
– Бишенче китапның үзенчәлеге шунда: биредә тарихта беренче тапкыр хайваннар һәм гөмбәләргә якын булган миксомицетлар дип аталган организмнар теркәлде. Елдан-ел безнең табигатьтә элек беркайда да үсмәгән яңа төр үсемлекләр очрап тора, – ди Ләйсән Әбҗәлилова. – 1995 елдан бирле бастырылып торган Кызыл китап һәр ун ел саен яңартыла. Китапны төзүдә зур комиссия эшләде. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Казан дәүләт университеты, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре ярдәме белән зур эш башкарылды. Ә инде Татарстанның Фәннәр академиясе белгечләре татарчага тәрҗемә итте.
Кызыл китапның татарчасын сораучылар да күп икән. Мәктәп укучылары һәм студентларга уңайлы булсын өчен, аны электрон вариантта та эшләячәкләр.
– Китап чыгару ул югалып барган төрләрне барлау, аларны бер урынга туплау гына түгел: табигатьне сакларга да ярдәм итәчәк. Сирәк үсемлек һәм хайваннарга булган мөнәсәбәт тә үзгәрәк. Бу китапны чыгарып кына эш бетмәде, без инде алтынчысына тотындык. Республиканың биотөрлелеге гел контрольдә, – ди Ләйсән Әбҗәлилова. – Татарстан Фәннәр академиясе белгечләре республиканың аучылык җирләрен дә барлады. Хәзер Татарстанның табигать байлыклары бер җирдә теркәлгән. Биредә шулай ук заказниклар турында мәгълүмат та тупланды. «Идел киңлекләре» тыюлыгын төзегәндәге тәҗрибәне Зәңгәр күлләрне өйрәнгәндә кулландык. Быел «Чиста болыннар» дип аталган тыюлыкның экологик хәлен өйрәнә торган проект көтелә. Чулман елгасы яр буйларында урнашкан бу тыюлык Чистай, Яңа Чишмә һәм Мамадыш районнарында туризмны үстерүгә дә өлеш кертәчәк.
Татарстанның Биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, Кызыл китап бар тереклекне сакларга ярдәм итә.
– Районнардагы хезмәткәрләребез сирәк очрый торган үсемлек һәм хайван төрләрен күзәтеп тора. Үз җирлекләрендә андыйлар очраса, шундук теркәп баралар. Аннары инде аларны Кызыл китапка кертәбез, – ди Ринат Чиспияков. – Быелгысында гөмбәләрнең күп булуы шаккатырды. Республикада әллә нинди төрләре бар. Шулай ук бездә бик күп бөҗәкләр табылды. Аларны теркәп тә бетереп булмый. Ә менә кошларга килгәндә, алар кими бара. Хайваннар дөньясында әлегә тәртип. Без көрән аюны да Кызыл китапка керткән идек. Үрчегәч, чыгардык. Берсе керә, икенчесе чыга тора.
Кызыл китапта ниләр бар?
105 төр умырткасыз хайван
116 төр умырткалы хайван
304 төр үсемлек
120 төр гөмбә һәм миксомицет
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез