Үзләре кечкенә генә, ә эшләре зурларныкы кебек. Менделеевск районындагы аз балалы Гришкино мәктәп-бакчасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга үлән чәе әзерли. Тәрбиягә дә, сәламәтлеккә дә игътибар бирәләр анда. Директор Таһир Андерҗанов эшкә көн саен Алабуга шәһәреннән килә. КДПИның элеккеге мөгаллиме, заманында район хакимиятләрендә, зур урыннарда эшләгән җитәкче ул.
Җирлектә барлыгы 400дән артык йорт исәпләнә. Бакчага – 10, мәктәпкә 24 бала йөри. Биш авылга бу. Моңа кадәр укучылар саны 34 булган. Сабыйлар кими бара. Монысы инде – һәр авылның бәласе.
«Бетеп бара дип, мәктәпкә кул селтәмәгәнсез. Олы башыгызны кече итеп, ерактан кадәр килеп йөрисез», – дип башладык сүзне.
– Авыл мәктәпләрен сакларга кирәк. Бала аз дип, ябып куярга ярамый. Читтән кайтучылар да бар. Ун елдан нәрсә буласын белеп булмый бит. Бакча, мәктәпне япсалар, әти-әниләр читкә күченеп китәчәк. 5–10 гаилә бар икән, мәктәпне калдыру яклы мин. Япкач, кабат ачу авыр булачак, – ди 62 яшьлек Таһир Андерҗанов.
Зуррак мәктәп «дилбегә»сен тәкъдим итсәләр дә, авылны сайлаган ул. Югыйсә 27 яшендә үк Алабуга шәһәрендәге 1200 укучылы мәктәпне җитәкләү тәҗрибәсе дә бар. Яшь барган саен көч, энергия кирәк шул. Авылда балалар тыйнаграк, эшчәнрәк тә. Менә шуларны истә тотып, Гришкинога килгән Таһир әфәнде. Дөрес, сыйныфларда 2–4 укучы гына. Шуңа күрә ярышып укып, физкультура дәресләрен командаларга бүлеп уздырып булмый. Әмма шәһәр мәктәпләрендәге 35–40 балалы сыйныфларны да хупламый директор. Таһир Андерҗанов фикеренчә, анда укытучыга белем бирү бик авыр. Цивилизацияле илләрдә сыйныфта 10–15 баладан артмый. Ә авыл мәктәбендә укытучы репетитор кебек.
Заманында «спортфак»та укыткан, спорт оешмаларын җитәкләгән директор мәктәпкә сәламәтлеккә бәйле берәр яңалык кертмәгәнме?
– Бу инде мөмкинлектән дә тора. Авыл мәктәбендә җиһазлар җитеп бетми. Иң мөһиме – сәламәтлек. Балаларга шулай дип аңлатам. Урамга саф һава суларга алып чыгам. Физкультура дәресе программасына җәяү йөрү кертелмәгән. Кайчак авыл буенча йөреп кайтабыз, – ди Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре. – Балаларның сәламәтлеге мактанырлык түгел, еш авырыйлар. Мин – Нурлат районының Чулпан авылыннан. Без сыйныфта 30 бала идек. Күрше сыйныфлар белән – 90. Тик арабызда күзлек киючеләр юк иде. Мәктәбенә 1–2 генә булгандыр. Хәзер бит сыйныфтагыларның яртысы күзлек кия. Телефонда еш утыру, дөрес тукланмау да моңа тәэсир итә. Чипсы, кәнфит белән ерак барып булмый. Безнең өчен төп ризык ит, май, кишер, чөгендер, җиләк-җимеш иде. Үзләре белән мәктәпкә тәм-том алып киләләр, шуңа күрә аппетитлары да юк. Хәрәкәт тә җитми.
Рухи сәламәтлек турында да еш сөйли директор. Аның әйтүенчә, балага ялгышырга күп кирәкми. Мошенниклар капкынымы, социаль челтәрләрдә суицид яки башка начар гадәтләргә тартучы төркемнәрне пропагандалаумы... Элек балалар арасында суицидлар булмаган. Аларны интернет, игътибарсызлык юлдан яздыра дигән фикердә ул. Телефонда көнгә 8–10 сәгать утыручы балалар да очрый икән.
– Коточкыч бит бу. «Интернет-чүплек»не ничек тә булса чикләргә кирәк. Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы моның юлын табарга тиеш. Телевидениедә дә матурлыкны күрсәтергә кирәк. 15 минутлык «Тыныч йокы, сабыйлар» тапшыруы күпме бала-чаганы, әби-бабайны бергә телевизор каршына җыя иде. Шуны бетереп, тузга язмаган шоулар куйдылар. Моны кичереп булмый, – ди ул.
Патриотик тәрбиягә дә урын бар. Сабыйлар Ватан кадерен белеп үсә. Бәләкәчләр тәрбиячеләр белән махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына күчтәнәчләр җибәрә. Ә бу – үләннән ясалган хуш исле, тәмле чәй. Сабыйларның әниләре карлыган, кура җиләге яфракларын, бөтнек, мәтрүшкә җыеп киптерә. Балалар шуны махсус пакетларга тутыра. Гамьне менә шулай уяталар монда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез