Без – авылдан: татар артистларының авыл белән элемтәләре ничек?

Татар эстрадасы артистлары авыл һәм авылдан булулары турында сөйләргә бик ярата. Ә бүген аларның авыл белән элемтәләре калганмы? Нигезләренә еш кайталармы? Икмәкнең ничек үскәнен хәтерлиләрме? Бу сорауларны үзләренә бирдек.

Айдар Тимербаев, Татарстанның атказанган артисты: 

– Әтием туган авылым – Саба районындагы Татар Икшермәсендә урнашкан икмәк пешерү цехы белән 35 ел җитәкчелек итте. Ул пенсиягә чыгып, ун ел узгач, пекарняны яптылар. Берничә ел тик торгач, бер кеше иске бинаны сүтмәкче булды. «Тукта әле, ник әле мин әтинең эшен дәвам итмим соң?» – дип уйладым да бинаны Райподан сатып алдым. Һәм яңартып, эш башлап җибәрдем. Бүген анда камыр ризыклары пешерәләр.

Авылыма йорт салу да туган нигезне югалтырга теләмәүдән туды. Хатыным: «Казан янына салыйк», – дип тәкъдим иткән иде дә, минем авылдан ерагаясым килмәде. Төпчек малай да бит әле мин. Йортны исә бәрәңге бакчасы урынына җиткездек. Ташландык хәлдәге яшелчә бакчасына исә күл казып, балыклар җибәреп, ял итү йортлары төзедек. «Айдар дус авылы» дип аталган ял итү урыны тиздән эшли башлаячак, Аллаһы боерса. Һәр йортны бер җырчының исеме белән атадым. Салават абый, Илсөя Бәдретдинова үзләре кайтып сайлап киттеләр. Мирзаяновлар, Фазлыевлар, Рамазановлар йорты бар. Тагын берсе кемнеке булыр – анысын әлегә уйлыйм. Бәлки йортлар саны тагын да артыр әле.

Бу эшләрнең барысын да Казан янында гына да эшләргә була иде. Ә минем авылымны танытасым, аны яшәтәсем килде. Авылдашларга эш урыннары да булсын, дидем. Әнием, Аллаһка шөкер, исән-сау. Ул төп йортта яши. Туганнарым – бертуган сеңлем Гөлия һәм олы абыем Зөфәр шулай ук гаиләләре белән авылда гомер итәләр. Хәниф абыем Сабада яши, мәдәният йортында эшли. Шулай ук гел кайтып йөри. Без дә Казан белән авыл арасына тузан төшермибез. Әнигә дә тәрбия күрсәтергә, эшләрне дә алып барырга кирәк бит.

Күпчелек авыл халкы: «Эшләргә эш юк», – дип зарлана. Мин алай дип әйтә алмыйм, бездә – киресенчә. Авылыбыз бик зур. Зөфәр Мөхәммәтшинның фермер хуҗалыгы, кадет мәктәбе, амбулатория, интернат бар. Шуңа күрә теләгән кешегә эш җитәрлек, эшләргә кешесе генә кирәк. Иң мөһиме – туган авылларыбыз мөмкин булганча озын гомерле булсын, халкы матур яшәсен иде.

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:

– Без бит – авыл балалары. Балачагы авылда үскән кайсы гына кеше авыл хуҗалыгы тармагында эшләп карамады икән ул?! Үземнең беренче эш урыным тракторчы ярдәмчесе иде. Ул вакытта минем 7 нче сыйныфны тәмамлаган чагым. Әткәй Чакмагыш районының Әхмәт авылында бригадир булып эшләде. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Без велосипедны да эшләп ала идек. Ул вакытта акчаны да яхшы эшләдек. Безнең өчен күп була торган иде инде. Әле алай гына да түгел, данлыклы, тырыш механизатор белән эшләргә туры килде. Гел төнге сменада эшләдек. Эскерттә йоклап, ял итеп алган чаклар да булды. Без эшләгән вакытта башка егетләр безне чиләк белән бәрәңге каплап пешереп көтеп торалар иде. Кабыклы бәрәңге янына бакчада өлгергән помидор, кыяр да куялар. Аның тәмлелеген сөйләп, аңлатып бетереп булмый, сеңлем! Әле дә үзем сөйлим, үзем тәмен тойгандай булам. Шуннан соң эскерткә кереп йоклый торган идек. Аның тычканы да булган инде. Әмма беребез дә тычкан бизгәге белән авырмаган. Иртән гаражга кайтып, тракторны майлап, җайлап, көндезге смена егетләренә тапшыра торган идек. Күңелле вакытлар булган бит, ә! Өч классташ егет шушылай эшли торган идек.

Аннан соң урып-җыю вакытында пакус әйләндерү бар иде. Яңгыр явып узгач, пакуска салган игеннәрне комбайннар сугалмый. Озак яткач, бодай, борчаклар шыта торган иде. Бер пакусның икенче башына чыгып җитәр өчен дә 7–8 чакрым узарга кирәк булгандыр. Шуны көннәр буе сәнәк белән әйләндереп йөри торган идек. Печән чабуны эшкә дә санамадык. Иртә таңнан чалгысын чүкеп, ат җигеп китә идек тә өлкәннәр белән бер тигез эшли идек. Өлкәннәрдән артта да калырга, аларны узарга да ярамый. Тәртип белән эшләдек.     

Хәзер дә туган авылыбызга кайтып йөрибез. Кызганыч, кайтулар гына сирәгәйде. Әнкәйгә 90 яшь тула. Якынча 5 еллап тирәсе элек сыерын бетерде. Аның янына күбрәк сеңелкәш кайтып йөри. Безнең үзебездә чия юк, ә мин аны бик яратам. Авылда котырып уңган быел. Әнкәй: «Улым, чия өзеп ашарга кайт инде», – дип чакырса да, ул чагында җай туры килмәде. Ара да ерак бит. Казанда да үз йортыбыз белән торабыз. Зөлфия апагыз да авыл хуҗалыгының ни икәнен белә. Амбарда да эшләгән, чөгендерен, бәрәңгесен дә утаган. Монда да: «Тавык, әтәч алыйк», – дип сораган иде дә, «Алар янына кәҗә сорый башлаячаксың, безнең өйгә кайтып кергән юк. Аларны кем карасын?» – дип бу уеннан кире бордым. Шуңа күрә алар юк, тик бакчада барлык төр яшелчә, җиләк-җимешне дә үстерәбез.

Илнар Сәйфиев, Татарстанның атказанган артисты:

– Ел башында авыл хуҗалыгы белән ныклап торып шөгыльләнә башладым. Лениногорск районында бер хуҗалыкны сатып алып, иген үстерәбез. Алга таба заманча ферма төзеп, маллар да сатып алырга телим. Минем әти гомер буе агроном булып эшләде. Мин дә аның артыннан калмый идем, балачагым басуда узды, дисәм дә була. Әтиебез 1995 елда мәрхүм булды. Ул чагында хуҗалык зур: сыерлар, бозаулар, үгезләр, кош-корт үстерә идек. Эшләргә, хуҗалыкны алып барырга кирәк. Колхозда ындыр табагында ашлык чистарттым, кырда комбайн ярдәмчесе булып эшләдем, трактор белән сукага чыктым, «КамАЗ»да икмәк ташыдым. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы, җир белән шөгыльләнү турында күптәннән уйланып йөрдем. Барысын да аңлап, үлчәп, җаваплылыгын тоеп, ниһаять, быел, тәвәккәлләдем.  

Кеше олыгайган саен җиргә тартыла, аның белән эшли белсәң, яхшы табыш та алырга мөмкин. Җыр рухи азык бирсә, җир безнең тамакны туендыра. Яз, җәй, көз авылда узса, кышын үземне иҗатка багышламакчы булам. Рәхәтләнеп иҗат итеп, халыкны сөендерәсем килә.

Авыл хуҗалыгы алга бара. Барысын да күзәтәм, яңа фермалар төзиләр, заманча җиһазлар белән эшлиләр. Терлекчелек тармагының киләчәге бик зур. Тик эшләргә кешеләр җитмәүне генә әйтми калып булмый. Хезмәт хакларын күтәрсәк тә, эшләргә теләк белдерүчеләр юк. Авыл халкы да җиңел юл белән генә акча эшләү турында уйлый шикелле. Бу яктан да ярдәм булса, безгә җиңелрәк булыр иде.

Мин бүген, авыл хуҗалыгына үз өлешемне кертәм, дип горурланып әйтә алам. Пай җирләре өчен халыкка икмәк бирәбез, эш урыннары тәкъдим итәбез. Ләкин үзем өчен иң мөһиме – мин моннан рухи ләззәт алам. Үзең чәчеп, карап үстереп, җыеп алгач, тагын да хәерле, бәрәкәтле эш була. Безнең кебек егетләр тагын да күбрәк булсын иде. Авылларны саклап калу, яшьләрне шәһәргә җибәрмәү бик зур эш сорый.     

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре