Тик, икенче яктан, аның чиксез тоелган мөмкинлекләре куркыта, күңелгә шом кертә. Киләчәктә ясалма фәһем безнең тормышка ничек йогынты ясаячак? Прогресс кешелек деградациясенә китермәсме?
Бу җәһәттән нейробиолог Владимир Алиповның фикерләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
– Ясалма фәһемнең үзаңы бар, дип әйтә алабызмы?
– Бу сорауга җавап биргәнче, бер очрак турында сөйлисем килә. Дөньяда шактый билгеле компанияләрнең берсендә ясалма фәһем белән эшли торган чат-ботларның берсен тикшергән кеше турында ул. Ул озак кына шул чат-бот белән «аралаша» (нәкъ тере кеше белән язышкан кебек, чат-бот та сиңа җавап бирә. – Авт.) Һәм бер мәлне ул моңа «Син үзеңне кем яки нәрсә итеп хис итәсең? Нәрсә икәнеңне беләсеңме? Ни дә булса хис итәсеңме?» ише сораулар бирә башлый. Чат-боттан шундый җавап килә: «Әйе, мин үземнең нейрочелтәр икәнемне беләм. Моның өчен бик кайгырам. Зинһар, мине бу газаплардан арындыр, сүндер». Шуннан соң тикшерүче егет, бу нейрочелтәрне сүндерүләрен сорап, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итә. Билгеле инде, аның сүзләренә ышанмыйлар. Ул хәтта үзе дә сүндереп карый. Нәтиҗәдә бу егетне эштән алалар. Хәер, ясалма фәһем белән аралашканда, безнең күбебез аңа рәхмәт әйтә. Аның бары тик «машина» гына икәнен белсәк һәм аңласак та, нейрочелтәрнең дә күңеле барлыгына күпмедер дәрәҗәдә ышанабыздыр, күрәсең.
АКЦЕНТ
Әмма нәрсәләрнедер нәкъ кеше кебек эшләү әле ул кеше булу дигән сүз түгел.
– Ясалма фәһемне мөмкин кадәр кешенең фәһеменә охшатырга телиләр бит инде. Бу – мөмкин хәлме?
– Башта бу шулай иде. Әмма кеше баш мие белән ясалма «баш мие» арасында зур бер аерма бар: икенчесенең хәтере һәм мәгълүматны эшкәртү сәләте аерыла. Безнең баш миендә мәгълүматны саклый торган нерв күзәнәкләре бер үк вакытта аларны эшкәртү өчен дә җавап бирә. Шулай ук ясалма фәһемнең нейроннары, әйтик, миллиардлаган булса, безнең баш миендә алар 100, 200 мәртәбә күбрәк. Ул яктан караганда, кешенең баш мие дөньядагы иң көчле һәм заманча нейрочелтәрләрдән дә акыллырак. Тик ясалма фәһемнең бер өстенлекле ягы бар: ул мәгълүматны төгәлрәк итеп һәм озаграк саклый. Ә кешенең баш миендә ул ниндидер образлар рәвешендә генә дә сакланырга мөмкин.
АКЦЕНТ
Кыскача итеп әйткәндә, хәзерге көндә ясалма фәһем, нейрочелтәр үз мөмкинлекләреннән чыгып һәм үз кагыйдәләре буенча үсеш кичерә.
– Цифрлы үсеш бер урында тормаячак бит инде. Без хәзер нейрочелтәргә бик еш мөрәҗәгать итәбез, ни дә булса хәл иткәндә дә, аңардан киңәш сорыйбыз. Киләчәктә, тормышны җиңеләйтү өчен, бөтен җаваплылыкны ясалма фәһемгә йөкләп, үзебезгә үзебез начарлык кылмабызмы? Прогресс кешелек деградациясенә китермәсме?
– Болай дәвам итсә, без баш миен югалтачакбыз. Әмма моның өчен дистәләгән, ә бәлки йөзләгән мең ел вакыт кирәк. Шуңа да артык борчылырга киңәш итмим. Әлегә ата-бабаларыздан калган баш мие безгә җитәчәк. Ә бит бу дөньяда кешенең баш мие кебек тиз үскән һәм камилләшкән бер генә әгъза да юк.
Киләчәктә башны эшләтү ихтыяҗы кимесә, ә ул кимеячәк, баш мие кечкенәрәк булган кешеләрне күбрәк хөрмәт итәчәкләр.
– Ясалма фәһем бик популяр булса да, аны бер дә кулланып карамаган кешеләр җитәрлек. Ләкин менә «гугл» яки «яндекс»тан ни дә булса сорамаган кеше бик аздыр. Безгә бит хәзер нәрсәне дә булса истә калдырасы да түгел, «поисковик»ка язып сорау җиңелрәк. Менә бу күренешнең баш миенә, хәтергә зыяны зурмы?
– Хәтерең яхшы булу уңай күренеш дигән сүз түгел бит әле. Гениаль хәтерле кешеләр була. Алар фәләненче елның фәләненче көнендә фәлән сәгатьтә ни булганын сөйләп бирә ала. Нинди генә кызыклы фактлар белми. Әмма андый кешеләрнең бер үзенчәлеге була: алар исендә калдырган вакыйгалар, фактларның барысын да аңламаска мөмкин. Ягъни кешенең хәтере яхшы булган саен, анализлау, әйберләрнең асылын аңлау сәләте аксый.
Шуңа күрә нәрсәнедер каяндыр җайлы гына эзләп табу һәрвакытта да начар тәэсир итми. Шул рәвешле без баш миен кирәксез мәгълүматтан арындырабыз.
Сүз уңаеннан, әлеге сурәтне безгә нейрочелтәр ясап бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                            
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез