Газетага язылу

Без бел(мә)гән тарих: Алтын Урда нинди серләр яшерә?

Тарих төпкеленә тирәнрәк төшкән саен, моңа кадәр без белмәгән әйберләр ачыла бара. Алтын Урда (рәсми телдә – Җүси олысы) белән дә шулай. Әйтергә кирәк, татар тормышына турыдан-туры кагылышлы бу чорга мөнәсәбәт төрле вакытта төрлечә булган. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә Болгарда башланган, Казанда дәвам иткән «Pax Tatarica: урта гасыр чыганаклары һәм тарихи контекст» VIII Халыкара Алтын Урда форумында әнә шул хакта зурлап сөйләштеләр.

Сораулар күп

Форумны Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән Болгар Ислам академиясе оештырды. Анда Россия, Казахстан, Төркия, Мисыр, Марокко, Иран, Кытай, Япония, Франция, Канада кебек илләрдән 100 дән артык галим Алтын Урдага, татар ханнарына кагылышы булган яңа ачышлар турында сөйләште.

Зур чараның Болгарда башлануы да юктан гына түгел. Форумда Алтын Урданың беренче башкаласы нәкъ менә Болгар шәһәре булганлыгын исбатлаган яңа материаллар тәкъдим ителде. Моннан тыш бу чорда рус һәм татар җитәкчеләренең үзара нинди мөнәсәбәттә булганлыклары тикшерелде. Урта гасырда татар этносының формалашуы, татар архитектура традицияләренең Алтын Урда мирасына йогынтысы турында да сөйләшү булды. Төркиядә, гарәп илләрендә сакланып калган чыганаклар да бик кызыклы. Аларда Алтын Урданың Урта гасыр чорында Европа һәм Азия илләре сәясәтенә йогынтысы тасвирланган. Чарада шулай ук Идел буендагы юкка чыккан шәһәрләр проблемасы да күтәрелде. Галимнәр: «Ни өчен Алтын Урданың нигезе булган зур шәһәрләр юкка чыккан һәм ул хәрабәләр эченә нинди серләр яшеренгән?» – дигән сорауга җавап эзләргә тырышты.

Сораулар күп. Бөек полководец Идегәй кем ул? Госманлы хроникасында татарлар турында нәрсә әйтелгән? Төрек солтаннары ни өчен үзләрен Чыңгыз ханның варислары итеп санаган? Җүчиләрнең казах тарихчылары ачыклаган кайсы династияләре безнең көннәргәчә килеп җиткән? Мәскәү дәүләте XVI гасырда ничек итеп Алтын Урда дипломатлары традицияләрен кабул иткән? Бу сорауларга җавапларны кайчандыр иксез-чиксез киңлекләрдә җәйрәп яткан бөек дәүләтнең тарихын өйрәнеп кенә биреп була.

Фаҗигаме бу?

Галимнәр әйтүенчә, Алтын Урда дәүләте тарихын начар өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Әлбәттә, заманына карап, әлеге тарихта төрле концепцияләр өстенлек иткән. Совет чорында, мәсәлән, Алтын Урданы буйсындырылган халыкларның канын суырып ята торган ерткыч варварлар дәүләте дип санасалар, соңгы елларда тарихчылар аны Урта гасырның иң югары үскән дәүләтләре исемлегенә кертә.

Алтын Урда – монгол гаскәрләре тарафыннан Урта Азия һәм Көнчыгыш Европа җирләрен, шул җирләрдә яшәгән халыкларны басып алганнан соң барлыкка килгән дәүләт.

1236 елның көзендә монгол баскыннары Идел Болгарстаны дәүләтен дә җимереп ташлыйлар. Болгар цивилизациясе яшәүдән туктый, борынгы бабаларыбызның дәүләтчелеге юкка чыга. Биләр шәһәрендәге ул сугыш эзләре әлегә кадәр саклана. Бик күп шәһәрләр һәм авыллар талана, яндырыла һәм мәңгегә юкка чыга.

Археологлар туплаган мәгълүматлардан күренгәнчә, Идел Болгарстанында 100 дән артык шәһәрнең бары тик 20 се генә, 600 ләп авылның 100 гә якыны гына Алтын Урда чорында яшәвен дәвам итә.

Бу хәлне, теләсәң-теләмәсәң дә, монгол яуларының нәтиҗәсе, Болгар тарихындагы олы фаҗига дип аңларга кирәк. Әлбәттә инде, Болгар бабаларыбыз тарихына зур үзгәрешләр керткән шәхес – Чыңгыз хан. Аның кылган гамәлләре бүген галимнәр тарафыннан ничек бәяләнә? Мактауга лаекмы ул? Әллә инде канэчкеч җиһангир буларак кабул ителәме?

Чыңгыз хан (чын исеме – Темуҗин яки Тимучин) 1155–1162 еллар тирәсендә монгол бае Йөсүгәй гаиләсендә туган. Әтисе үлгәннән соң, ул бөтен монгол кабиләләре өстеннән хакимлек итү өчен көрәш башлый. 1206 елгы корылтайда бердәм Монгол иленең ханы – Чыңгыз хан дип игълан ителә. Аның төп максаты – дөнья халыклары хакиме булу. Нәтиҗәдә көчле һәм системалы гаскәр төзелә. Чыңгыз хан армиясе 1207–1211 елларда Себер һәм Төркестан халыкларын буйсындыра. 1217 елда Кытайның Хуанхэ елгасыннан төньякта яткан җирләрен басып ала. Аннан Урта Азия халыкларын, рус-кыпчак гаскәрләрен җиңә. Әмма болгарлар белән Самара Дугасы янында сугышта монголлар беренче мәртәбә җиңелү ачысын татый. Ләкин Чыңгыз хан 1227 елда Си-Ся дәүләтенә каршы сугышны җиңү белән тәмамлый. Шул ук елны гүр иясе була. Азиядә һәм Европада башланып киткән сугышларны Чыңгыз ханның уллары, оныклары дәвам итә.

Күргәнебезчә, Чыңгыз хан – бердәм Бөек Монгол дәүләтен төзүче һәм гомерен сугыш эшенә багышлаган талантлы полководец була. Ул башлап җибәргән хәрби сәясәт нәтиҗәсендә дөнья картасы тамырыннан үзгәрә.

Тормыш туктап калмый 

Чыңгыз ханның оныгы Батый хан, әтисе үлгәч, аның яулап алган җирләрен мирас итеп ала. Көнбатыш Европада сугыш хәрәкәтләрен туктатып, ул кире Түбән Иделгә әйләнеп кайта. Монголиягә барудан баш тарта һәм биредә яңа дәүләт – Җүчи олысы төзү эшләренә чума. Нинди генә канкойгыч сугышлар булмасын, халыкның бер өлеше исән кала һәм, бераз тынычлык урнашуга, торгызу эшләренә керешә. Тулысынча Алтын Урда дәүләте составына кушылган Болгар җирләрендә ике дистәгә якын шәһәр, 100 дән артык яңа авыл үсеп чыга. Хәтта нигезенә кадәр җимерелгән Биләрнең халкы да, элеккеге башкаладан ике-өч чакрым гына төньяккарак китеп, Чирмешән елгасына якынрак бер урында яңа шәһәр торгыза башлый. Батый ханның 1242–1256 еллардагы эшчәнлеге башлыча тыныч шартларда үтә. Ул яңа дәүләтнең киләчәге турында кайгыртып, аның эчке һәм тышкы сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә, басып алынган җирләр белән идарә итү системасын эшли. Рим папасы, әрмән патшасы, сәлҗүкләр солтаны белән дипломатик сөйләшүләр алып бара.

Гомумән, монгол ханнары үзләренең кул астындагы өлкәләрнең һәм анда яшәүче халыкларның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудырырга омтылалар. Халык санын алу оештырыла. Еллык керемнең уннан бер өлеше күләмендә ясак түләү тәэмин ителә. Бу күп тә түгел, аз да түгел. Халыкның кереме бик саллы, ясак түләрлек хәле була. Байлыкның байтак өлешен һөнәрчелек тармаклары җитештергән продукция тәшкил итә. Эре шәһәрләрдә зәркән әйберләр, пыяла савыт-саба, сугыш кораллары ясаучы осталар яши. Хан казнасына иң күп керем бирә торган өлкә – сәүдә. Йөзләрчә чакрымнарга сузылган сәүдә юллары төзекләндерелә, кәрвансарайлар төзелә. Тышкы сәүдә төп ике транспорт юлыннан алып барыла. Бөек ефәк юлы (коры җирдән) һәм Бөек Идел юлы буйлап. Тик озак та үтми, салым җыюны монгол баскакларыннан алып, кенәзләргә тапшыралар. Болар инде күбрәк үз файдаларына каера, халыкны талый башлый.

Болгар

Алтын Урда чорында Болгар олысының алга китешен күрсәтеп тора торган  атаклы тарихи-археологик истәлек – әлбәттә, Болгар шәһәрлеге. Батый хан үзенең ставкасы итеп нәкъ менә шушы урынны сайлый. Башлыча хәрабәләр генә булса да, бүгенгә кадәр сакланып калган Җәмигъ мәчет, Кара пулат, Ак пулат, Кече манара,таштан салынган төрбәләр һәм әлегә кадәр җир астында сакланып ята торган күп архитектура корылмалары төзелә. XIV йөзнең икенче яртысында, тиздән илне һәлакәткә китерәчәк хан тәхете өчен көрәш башланган чорда, Болгарның яңа ныгытмалары торгызыла. Монголларга кадәрге чор белән чагыштырганда, Болгарның территориясе 10 тапкыр диярлек киңәйтелә – 380 гектарга җиткерелә.

Ни кызганыч, Алтын Урдада, шул исәптән Болгарда да һөнәрчелек, мәдәният чәчәк аткан чор да озакка сузылмый. XIV гасыр урталарында башланып киткән тәхет өчен көрәш, төрле өлкәләрнең бәкләре-әмирләре арасындагы сугышлар аяныч нәтиҗәләргә китерә. Алтын Урда таркалуга йөз тота. Моңа кадәр тыныч кына иҗат итеп яткан укымышлы затларның күпчелеге илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Әмма Алтын Урда цивилизациясе татар тормышына, яшәешенә үзенең тирән тамырларын җибәрергә өлгерә. Шуңа күрә татар тарихыннан Алтын Урда чорын алып ташлау мөмкин эш түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре