Без бел(мә)гән тарих: Казан каласының туган көне дип ни өчен нәкъ менә шул дата сайланган?

Зур төзелешләр, гомерлеккә истә калырлык матур чаралар белән Казанның 1000 еллыгын әле генә бәйрәм иткән идек. Вакыт агышы сизелми дә: 20 ел узып та китте. Үзенә күрә тагын бер юбилей. Башкалабызның 1000 еллыгын билгеләп үткәндә ни өчен нәкъ менә шушы дата сайлап алынды? Галим, профессор, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән Казан тарихын барладык.

– Фаяз Шәрипович, Казанның барлыкка килүе турында фаразлар төрле чыганакларда төрлечә булды. Сүз дә юк, билгеле бер фикергә килергә кирәк иде. Борынгы каланың төгәл «туган көне»н ачыклау эше кайчан һәм кайда башланды?

– Казан тарихы дигәндә, без, әлбәттә, Кремльне күз алдында тотабыз. Гаҗәеп үзенчәлекле һәйкәл ул безнең Ак Кирмәнебез. Аның мәһабәт таш диварлары, мәшһүр Сөембикә манарасы, калынлыгы 4–5 метрга җитә торган культура катламы татар халкының бөтен тарихын үзенә сеңдергән. Ләкин менә шул тарихны XX гасырның 90 нчы елларында гына тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек туды. Әлбәттә инде, беренче чиратта башкалабызның «туган елы»н ачыкларга кирәк иде. Казан Кремле җирлегендә 1994 елдан башлап үткәрелгән археологик казулар нәтиҗәсендә бу сорауга ачыклык кертә торган яңа материаллар тупланды. Аларны өйрәнеп, галимнәр Казан каласына моннан 1000 ел элек, ягъни X гасыр ахыры – XI гасыр башында нигез салынган булуын расладылар.

– 1000 еллык юбилей матур гына үтеп китте, әмма башкаланың «яше»нә кагылышлы сораулар чыккалап тора.

– Берәүләр, Казан күпкә борынгырак, моннан хәтта 2000 ел элек барлыкка килгән булырга тиеш, дип уйлыйлар. Икенчеләре исә, киресенчә, ул – Алтын Урда яисә ханлык чорында гына нигезләнгән «яшь» кала, дип фикер йөртәләр. Шунысын да искәртеп үтик: бәхәсләшүчеләр – башлыча фәннән ерак торучылар, әмма ничек кенә булмасын, мондый сорауларны җавапсыз калдырырга ярамый.

– Казан тагын да борынгырак диючеләргә каршы торырлык нинди дәлилләр китерә аласыз?

– Андыйларга әйтәсе килгән иң беренче сүзем шул: шәһәрләр бары тик дәүләтчелек шартларында гына барлыкка килә ала. Борынгы община строенда яшәүчеләрнең социаль-иктисадый үсеше әле шәһәрләр корырлык дәрәҗәдә булмый. Урта Идел төбәгендә беренче дәүләт – Идел Болгарстаны – IX гасыр ахырында гына барлыкка килә. Болгар, Биләр, Сувар кебек калаларга нигез салына. Тагын да борынгырак шәһәрләр монда юк. Дөрес, соңыннан шәһәрләр калкып чыккан уңайлы җирләрдә кешеләр элек-электән яшәгән. Казан Кремле территориясендә дә, мәсәлән, таш, бронза, элгәрге тимер гасырлары чорында ясалган эш һәм сугыш кораллары, чүлмәк китекләре табылган. Табылдыклар арасында X йөзгә карый торганнары да бар. Казу эшләре барышында табылган акча хәзинәләре составында Алтын Урда акчалары күп. Кабан шәһәрлеге (элекке Архирейлар дачасы) территориясендә 1297 елга караган кабер ташы билгеле. Төрле төзелеш, җир казу эшләре вакытында килеп чыккан очраклы табылдыклар арасында хәтта монголларга кадәрге чорга караган әйберләр дә бар. Боларның барысы да шәһәр барлыкка килгәнче үк бу җирдә кешеләр яшәгәнлеген раслый.

– Казанга соңрак нигез салынган дип фикер йөртүчеләр нәрсәгә нигезләнә?

– Казанны XIV гасыр ахырларында яки Олуг Мөхәммәд чорында, XV гасырда гына салынган дип уйлаучылар булган фактларны күрмәмешкә салышалар.

– Андыйларның фикерләренә каршы торырлык дәлил итеп, нинди тикшеренүләрне китерә аласыз? 

– 1970 нче елларда атаклы галим, профессор Альфред Халиков Казан Кремлендә казу эшләре алып барды. Ул җитәкләгән экспедициянең төп фәнни казанышы Казан Кремлендә тупланган, күп гасырлардан килгән культура катламының стратиграфиясен һәм хронологиясен нигезләү иде. Стратиграфия ул – гади тел белән әйткәндә, төрле чорда тупланган катламнарны аерып алу һәм тасвирлап язу дигән сүз. Гомумән, археология гыйлеме, нинди генә борынгы кала яки авыл урыны казылмасын, аның культура катламын өйрәнүдән башлана. Альфред Халиков төзегән шкала буенча, Кремль территориясендә беренче катлам – «хәзерге заман катламы», икенчесе – XVI гасырның икенче яртысында, XVII–XVIII гасырларда тупланган «рус катламы», өченчесе – Казан ханлыгы чорында, 1445–1552 елларда тупланган «ханлык катламы», дүртенчесе – Алтын Урда чорында, Казан мөстәкыйль кенәзлек булган вакытларда тупланган «Алтын Урда катламы», бишенчесе – башкаланың «бала» чагын чагылдырган иң астагы, димәк, иң борынгы катлам. Яңа табылдыкларга нигезләнеп, һәрбер катламның хронологиясенә төгәллек кертелә. Уртача калынлыгы 3–4 метрга, кайбер урыннарда 10–12 метрга җитә торган культура катламының стратиграфиясенә басым ясауның сәбәбе шунда: мондый катламнар кеше яшәгән җирдә генә туплана. Һәм ул гади катлам гына түгел, анда төрле әйберләр, торак йорт урыннарының, хуҗалык һәм саклану корылмаларының калдыклары да була. Әлеге катламны, шәһәрнең датасын үзгәртәм дип, башка урынга берничек тә күчереп булмый.

– Тикшеренү барышында килеп чыккан кайбер табылдыклар инде тәгаенләнгән ачышларны үзгәртеп җибәрергә дә сәләтлеме? Хәтерлим әле, башкаланың барлыкка килү датасын билгеләгәндә, казу эшләре барышында килеп чыккан чех акчасы бик зур бәхәсләр уяткан иде...

– Бәхәс уята торган табылдыклар да килеп чыккалый. Шуңа күрә тикшеренү эшләрен җиренә җиткереп алып барырга кирәк. Ә чех акчасына килгәндә, Чехия дәүләтенә нигез салган кенәз Вацлав тарафыннан 929–930 елда сугылган акча, чыннан да, табылган иде. Аның бүгенгә кадәр дөньяда бердәнбер иң борынгы чех акчасы булуы ике елга якын сузылган тикшеренүләр һәм шул уникаль табылдыкка багышлап, Прагада махсус симпозиум үткәрелгәннән соң гына беленде. Казанның «туу» елын исбатлауга аның катнашы юк. Чех акчасы Казан салынганга кадәр 70 ел элек сугылган. Ул бары тик шәһәрнең элгәредән үк халыкара сәүдә пункты булганлыгын раслый.

– Ул чорда торак пункт нинди билгеләр буенча шәһәр дип атала башлаган?

– Монголларга кадәр дәвердә махсус ныгытылган торак пунктларны гына шәһәр дип йөрткәннәр. Аларны крепость дип атаганнар. Шәһәр халкы башлыча һөнәрчелек, сәүдә, хәрби эш белән шөгыльләнгән. Благовещение соборы янын казыганда, борынгы ныгытма эзләре – балчыктан өеп ясалган биек вал һәм аның өстенә куелган агач стена калдыклары килеп чыкты. Бу ныгытмаларны XI йөз башында төзегәннәр. Хәтта элегрәк тә булырга мөмкин. Димәк, безнең алда гади авыл түгел, бәлки яхшы ук ныгытылган торак пункт дигән сүз бу. Бары тик хәрби крепость дип кенә дә әйтеп булмый аны. Чөнки табылдыклар – рус кенәзлекләреннән китерелгән шифер орчык башлары, пыяла беләзекләр, йозаклар, Иранның Рей һәм Кашан шәһәрләрендә эшләнгән ялтыравыклы нәфис савыт-сабалар, Балтыйк диңгезе буеннан китерелгән гәрәбә, Венгриядән, Чехиядән, ерак гарәп илләреннән кайтарылган әйберләр Казан халкының эчке һәм тышкы сәүдә белән тыгыз бәйләнгән булуы турында сөйли. Моннан исә борынгы Казанның Идел Болгарстанының төньяк чикләрен саклау өчен махсус төзелгән хәрби ныгытма гына түгел, ә зур елга буенда урнашкан эре сәүдә үзәге булуына һәм аның барлыкка килүендә халыкара сәүдә хәлиткеч фактор булып торуына шик калмый.

– Табылдыкларның датасы кемнәр тарафыннан билгеләнә?

– Аны башта Татарстан археологлары билгели, аннан соң чит ил галимнәренә – бәйсез экспертларга күрсәтелә. Бу очракта исә галимнәрнең бердәм фикере шул: Казан Кремлендә табылган иң борынгы әйберләр һәм, димәк, бирегә болгарларның килеп урнашу вакыты X гасыр ахыры – XI гасыр башына карый. Шул чорда хәзерге Кремль калкулыгында беренче торак пункт – Казан  каласы барлыкка килә.

– Моның нәкъ менә шулай икәнлеген исбатлау өчен тагын нинди дә булса ысуллар кулланылдымы?

– Археологлар тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге дата соңгы елларда археология фәнендә киң таралган яңа ысуллар: агач күмерен – радиоуглерод һәм керамиканы термолюминесцент кулланып тикшергәннән соң тагын бер кат расланды. Бу эштә Вена университетыннан доктор Петер Штадлер һәм Берлин дәүләт музееннан профессор Йозеф Ридерер бик теләп ярдәм иттеләр.

– 1005 елны Казан төзелә башлауның төп-төгәл датасы дип атап буламы?

– Нинди генә фәнни ысуллар кулланылмасын, археологик табылдыклар барыбер төп-төгәл датаны күрсәтә алмый. Инде әйтелгәнчә, Казанның барлыкка килү вакыты X гасыр ахырына – XI гасыр башына туры килә. Төгәлрәк билгеләп булмый. «1005 нче ел  каян килеп чыкты?» – дип сорасагыз, шартлы дата ул: башкалага 20–25 ел иртәрәк яисә 20–25 ел соңрак нигез салынган булуы да бар. Шулкадәр борынгы тарих өчен мондый гына төгәлсезлек әллә ни әһәмиятле түгел. Казанның олуг юбилеен нәкъ менә шул елда бәйрәм итү галимнәр тәкъдиме белән эшләнде. Монда хакыйкатьтән бернинди тайпылыш та юк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре