Без бел(мә)гән тарих: Кем ул «учитель Габдрахман»?

Казанның Бишбалта бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең кайберләре мөгаллим Габдрахман Рәфыйковны әле дә хәтерли. 1924 елда аңа Хезмәт Герое (ул вакытта Социалистик Хезмәт Герое дип аталган дәрәҗәле исем булмый әле) дигән мактаулы исем дә бирелә. Тик оныклары Наилә белән Сафия ханым әйтүенчә, яшь укытучылар арасында аны бөтенләй диярлек белмиләр.

Мәрҗани юлыннан

Татар тарихында тирән эз калдырган Шиһабетдин Мәрҗани дин сабакларын укыту белән бергә шәкертләргә дөньяви белем дә бирүе белән дә билгеле шәхес. Милләткә хезмәт итәргә сәләтле шәхесләр тәрбияләргә омтылган. Казан артындагы Олы Кавал авылы итекчесе Мөхәммәтвәли улы, уналты яшьлек Габдрахман укырга кергәндә Мәрҗани инде дөнья куйган була. Әмма ул белем алган мәктәптә галимнең рухы яши, исеме гел ихтирам белән телгә алына. Аның васыять итеп калдырган сүзләреннән Габдрахманның күп нәрсәгә күзләре ачыла.

Уку тәмамлангач, мәктәп инспекторы: «Инородец балаларны алдынгы рус культурасы рухында тәрбияләүдә уңышлар телим», – дип яшь мөгаллимнең кулына аттестат тоттыра. Бу сүзләрнең төбендә балаларны урыслаштыру, диннән биздерү идеясе ятканын яхшы белгән Габдрахман, сулышы кысылып, эчке ризасызлык белән тамак кырып куя.

Чирмешән

Аны Тәтеш өязендәге Чирмешән авылына укытучы итеп җибәрәләр. Бу – русча-татарча укыту максаты белән өяздә казна исәбенә ачылган бердәнбер мәктәп була. Авыл халкы аны ачуга катгый төстә каршы чыккан. Балаларыбызны ирексезләп чукындырмакчылар дип, шикаять белән хәтта Ибраһим Шәмсетдин дигән кешене губернаторга җибәргәннәр. Бу ризасызлык Рәфыйков килгән вакытта әле шактый көчле була, авыл халкының күпчелеге балаларын укырга йөртми.

Әнә шундый киеренке хәл булуга карамастан, яшь укытучы тиз арада халыкның ихтирамын казанырга өлгерә. Аның мәчеткә йөрүен күреп, тәмам тынычланалар, балаларын шикләнмичә укырга җибәрә башлыйлар. Тикшерү үткәргән инспектор да аның эшеннән канәгать кала.

Бишбалта

Шул инспектор тәкъдиме белән булса кирәк, 1896 елның көзендә Рәфыйковны Казанга, Бишбалта бистәсендә русча-татарча укыта торган икенче номерлы башлангыч мәктәпкә күчерәләр. Моның сәбәбен ул бик тиз аңлый, хәл нәкъ Чирмешәндәге кебек була: ата-аналарның күбесе, русча укытып диннән биздерәләр, чукындырырга әзерлиләр дип, балаларын сабакка йөртмәс булган. Аларны тынычландырып, тизрәк укуны җайга салырга кирәк була. Сыйныф бүлмәсенең яртысы буш. Бу хакта инспектор белән сөйләшү дә ачыклык кертмәгәч, укырга йөрмәүчеләрнең өйләренә барып, әти-әниләре белән сөйләшергә була. Беренче өйдә үк аны табын янына чакыралар. Ашарга керешкәнче укытучының бисмилла әйткәнен күргәч, хуҗа кешенең йөзе яктырып китә, малаен мәктәпкә җибәрергә ризалаша. Нәтиҗәдә сыйныфтагы балаларның барысы да укырга йөри башлый. Бу очрашулар аның үзенә дә файдалы була: һәр укучының тормышын, мәнфәгатен аңларга мөмкинлек бирә. Ул коры вәгазь сөйләү, акыл сатудан бигрәк, дәресләрне аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләүне бурыч итеп куя. Рәсми программа белән генә чикләнмичә, күңелләренә туган халкына тугрылык, мәхәббәт хисе сеңдерергә тырыша. Аның хакында сүз чыккач: «Аллага шөкер, учительдән уңдык. Күз тимәсен берүк», – дип сөйли башлыйлар. Балалар арасында аның сыйныфына күчерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә була.

Әмма бу уңышка сөенүчеләр генә түгел, көенүчеләр дә табыла. Укытучының мәчеткә йөрүенә бәйләнүчеләр, дәүләт мәктәбендә балаларга ислам дине тарата, дип әйтүчеләр дә очрый. Яшерен рәвештә тикшерү, балалардан сораштырулар барлыгы да сизелә. Әмма гаепләргә нигез таба алмыйлар. Укытучы боларның барысын да сизеп торса да, сабырлыгын югалтмый, тел-теш тидермәслек итеп укыта һәм җәмәгать эшләрендә дә катнашырга өлгерә.

Җәмәгать эшләре

XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында Урта Идел буенда, шул исәптән Казан губернасы шәһәрләрендә һәм авылларында да таралган йогышлы чәчәк авыруы балаларны күпләп кыра башлый, исән калучыларның битләре шадралана. Мөгаллим бистә хастаханәсенең баш табибы укыткан кыска сроклы курста имтихан тотканнан соң, төп эшеннән буш вакытларында халыкка прививка сала башлый. Бу кампания барышында төрле коткы да тарала, бистә кешеләре прививка салдырудан баш тарта. Абруйлы укытучы аларга бу эшнең кирәклеген аңлата. Аны тыңлыйлар. Җәйге каникулларда ул хәтта башка өязләргә чыгып булышып йөри.

1917 елның августында Елга аръягында дары складлары шартлау Бишбалтага коточкыч афәт китерә. Күп йортлар җимерелә, кешеләр һәлак була, яралана. Бәлагә таручыларга ярдәм комиссиясе әгъзасы буларак, мөгаллимгә хәрабәләр астында калып имгәнүчеләрне коткару, хастаханәләргә урнаштыру өчен көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.

Туган халкының хак тарихын Мәрҗани хезмәтләреннән укып белгән мөгаллим патша самодержавиесе җимерелүне шатланып каршылый. Кичләрен эшчеләр арасында мәдәни-агарту эшләре алып бара, казармаларда кызылармиячеләрне укыта. Казан мөселман комиссариатыннан шәһәр хуҗалык советына вәкил итеп сайлана.

Бу эшчәнлеге өчен карагруһчылар аны күралмыйлар. Казанда фетнәче чехлар хөкем сөргән көннәрдә фатирын талыйлар, үзен зинданга утырталар. Коры җир гаскәрләре һәм хәрби флотилия десантчылары шәһәрне көтмәгәндә штурмлау аркасында гына үлем тырнагыннан исән-сау котылып кала.

Октябрь революциясеннән соң үз мәктәбендә укыту һәм мөдирлек вазыйфасын үтәүдән тыш, ул Елга аръягы районында мәгариф халык комиссариатының җәмәгать башлангычы тәртибендәге инструкторы итеп билгеләнә. Шәһәр советына ике тапкыр сайланып, яңа ачылган татар мәктәпләренә педагоглар туплау, аларны укыту өчен кыска сроклы курслар оештыру белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта рабфакта рус теле укыта. Нәшрият комитетында фәнни-фәлсәфи әсәрләр тәрҗемә итәргә керешә. Бишбалтада кайчандыр ул үгетләп-кыстап укыткан беренче шәкертләр инде күптән зур галимнәр, табиблар, инженерлар булып эшлиләр, мәшһүр «Рәфыйков мәктәбе»ндә укып чыгулары белән горурланалар, инде аларның кызлары-уллары шунда белем ала.

Озакламый Габдрахман агага «кара» чират җитә. Аңа катгый рәвештә, дини кешегә совет мәктәбендә эшләргә ярамый, я мәчеткә йөрүеңне ташла, йә эштән китәсең, диләр. Дөрес, мәгариф системасында үз шәкертләре эшләгәнгә, аңа бу сүзне яхшысынмыйча, читләтеп кенә әйтәләр, пенсиягә китәргә киңәш итәләр. Бу вакытта сәламәтлеге дә шактый какшаганга, ул икенче юлны сайлый. Утыз беренче елның көзендә 57 яшьлек педагогны, РСФСР күләмендә персональ пенсия билгеләп, тантаналы төстә ялга озаталар. Габдрахман ага 1954 елда вафат була. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән халык белән урамнар тула.

Үтенеч

Габдрахман аганың оныклары әйтүенчә, Казанның бер урамына бабалары исемен бирүне сорап, 1963, 1973 елларда (тууына 90, 100 ел булу уңаеннан) татар җәмәгатьчелеге, укучылары югары органнарга мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма олуг мөгаллимнең исемен мәңгеләштерүне кирәк дип тапмаучылар табыла. Сәбәп итеп аның КПСС әгъзасы булмавын күрсәтәләр. 2008 елны бу мәсьәләгә кире кайтып, композиторлар, язучылар, журналистлар белән берлектә Казан шәһәре, Киров районы хакимиятләренә хатлар юллыйлар. Үтенеч тагын кире кагыла. «Югыйсә дәү әтиебез яшәгән, эшләгән урам хәзер дә искечә Зур Урам дип атала. Шул исемне Рәфыйков дип алыштырсалар, бик хаклы булыр иде», – диләр мөгаллимнең оныклары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре