Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Фитыр сәдакасы – мескен-ятимнәрнең өлеше»

Иң саваплы сәдакаларның берсе. Фитыр сәдакасы турында бу сүзләр. Рамазан аенда фитыр сәдакасын һәр мөселман кеше бирергә тиеш. Аны кайчан бирү хәерлерәк? Фитыр сәдакасы кемгә тиешле? Ул каза кылынамы? Бу сорауларга җавап табу өчен, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Фитыр сәдакасы – мескен-ятимнәрнең өлеше»

– Рөстәм хәзрәт, Диния нәзарәте фитыр сәдакасының күләмен үзе билгели. Күпләр исә, сәдаканың билгеле күләме юк, кем күпме бирә ала – шулай түли, дигән фикердә.

– Сәдакаларның төрләре күп, без шуны аңларга тиеш. Мисал өчен, нәфел сәдакасы бар. Ул – көндәлек бирелә торганы, аның билгеле күләме юк, аны бирмәү дә гөнаһ саналмый. Бу сәдаканы акчалата да, мал белән дә бирергә була, савабы булыр. Рәсүлебез (с.г.в.): «Ярты хөрмә бирсәгез дә ярый, ул да – сәдака», – дигән. Нәфел сәдакасын аш мәҗлесләрендә таратабыз. Ә менә фитыр сәдакасының күләме билгеләнгән, ул дистә еллар буена шулай килгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дәверендә фитыр сәдакасының күләмен шул урында үсә торган йөзем һәм арпа, бодай кебек бөртеклеләр бәясеннән чыгып исәпләгәннәр. Хәзерге үлчәмгә күчерсәк, якынча өч килограмм хөрмә дигән сүз бу.

– Фитыр сәдакасы кемгә тиешле? Аны мәчеткә бирү дөресме?

– Фитыр сәдакасы – мескен-ятимнәрнең өлеше. Мохтаҗ мөселманннарга бирү хәерле булыр. Аны мәчеткә бирү дә дөрес, ләкин бу очракта Аллаһы йорты оештыручы булып саналсын. Мәсәлән, «Гаилә» мәчете дә фитыр сәдакасы җыя. Бу акчаны без ризыкка әйләндерәбез һәм мескен-ятимнәргә таратабыз. Тик үзеңнең якыннарың, дусларың арасында мескен-ятимнәрне эзләп, шуларга бирү хәерлерәк. Акчалата бирәсең килмәсә, әйберләтә бир. Кибеткә кереп, бер пакетны хәләл ризыклар белән тутыр да тиешле кешесенә тапшыр. Тик «Миннән фитыр сәдакасы», – дип әйтергә онытма. Фитыр сәдакасын мөселман булган һәркем – кол һәм ирекле кеше, ир-ат һәм хатын-кыз, бала һәм олылар да түләргә тиеш. Ураза тотканы да, тотмаганы да.

– Әгәр кешенең фитыр сәдакасын акчалата бирү мөмкинлеге юк икән, өендә булган ризыкларның бер өлешен бирә аламы?

– Аллаһы Тәгалә беркайчан да без булдыра алмый торган нәрсә бирми, кушмый. Әгәр фитыр сәдакасын бирә алмыйсың икән, бирмә. Аның гөнаһы юк. Әлбәттә, мөмкинлегең юк, әмма теләгең бар икән, әйберләтә бир. Өеңдә  бер кисәк ипи бар икән, мескен-ятимнәргә шуны бирә аласың.

– Фитыр сәдакасын рамазан аеның кайсы көнендә бирү хәерле?

– Рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә мөмкин. Тик иң хәерлесе – Ураза гаете көнне бирү. Бу – пәйгамбәребез (с.г.в.) гадәтенә бәйле, чөнки ул, фитырны ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне биргән. Кайчан бирсәң дә ярый, әмма фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга кирәк. Гает намазыннан соң ул гади сәдакадан саналыр.  

– Рамазан аенда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы хакында хәдисләрдә нәрсә диелә?

– Андый сәдаканың әҗер-савабы күбрәк. Әнәс ибн Мәлик әйткән: «Бер вакытны пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Кайсы сәдака саваплырак?» – дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип әйтте. Әлеге мөбарәк айда фитыр сәдакасын бирү өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора һәм ул һәр мөэмин-мөселманга да ваҗиб гамәлләрдән санала. «Фитыр сәдакасы түләнгәнче, рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр», – диелгән хәдистә.

– Фитыр сәдакасын бирмәсәң, уразаң кабул булмый, диләр. Әлеге сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Юк. Фитыр сәдакасы рамазан аенда кылган гамәлләрнең савабын гына арттыра. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була.

– Сәдака биргәндә, иң элек якыннарыңнан башла, диләр. Фитыр сәдакасын әти-әниеңә, әби-бабайларыңа бирергә ярыймы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Артык малың булса, иң беренче үзеңә тот, аннары гаиләңне кара. Алардан соң туганнарыңа һәм якыннарыңа бир», – дигән. Димәк, иң элек үзеңнең бурычларыңны түлә һәм фарыз сәдакаңны бир, аннары гаиләң турында кайгырт, соңыннан гына башкалар турында уйла. Әти-әниебез, әби-бабайлар турында без һәрвакыт кайгыртырга тиеш. Бу – тиешле гамәл. Аларга бүләк итеп сәдака бирергә мөмкин, әмма фитыр сәдакасы бирү дөрес булмас. Әгәр дә әнием мескен хәлдә дип, мин аңа фитыр сәдакасы бирсәм, миңа гөнаһ язылыр, чөнки мин үземне үстергән әниемне тиешле дәрәҗәдә карамыйм булып чыга. Әби-бабаларга, әти-әнигә фитыр сәдакасы бирергә ярамый, ә менә туганнарыңа бирү – рөхсәт гамәл. Билгеле ки, араларыннан мескен-мохтаҗларын табу хәерле. Начаррак хәлле күршең бар икән, бу сәдаканы аңа кертеп бирү дә дөрес гамәл булып саналыр.

– Вакытында түләнмәгән фитыр сәдакасы каза кылынамы?

– Юк. Аның савабына бары тик рамазан аенда гына ирешергә мөмкин.

– Мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирү ул – урамда теләнеп утырганнарга акча өләшү, дип уйлый күпләр. Урамда ялган ният белән акча сораучылар бар. Алданып, сәдака бирсәң, савабы булмыймы? 

– Савабы була, ләкин, әйткәнемчә, үзең белгән кешегә бирү хәерлерәк. Мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка күмелгәннәргә, йорт-куралары янып мохтаҗлык кичерүчеләргә, акча юклыгы сәбәпле үзенең туган ягына кайта алмаучы мосафирга бирәләр. Кемнең сәдакага мохтаҗ булуын үзең белеп, күреп торасың бит. Шуларга бирсәгез дә була. 

– Мохтаҗлар исәбенә кемнәр керә соң?

– Мохтаҗлар ике төрле була. Беренчесе – ашарына ашы, киенергә киеме, яшәргә урыны булмаганнар. Аларны мескен дип атыйбыз. Икенчеләре – ашарына да бар, киеме дә юк түгел, әмма тулы тормыш өчен ризык яисә киеме җитмәүчеләр. Әйтик, иртән ашарына бар, ә кичкә юк. Менә шундыйларга ярдәм кулы сузарга тиешбез.

          ХӘДИС

Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә безгә болай дип хәбәр итә: «Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар мисалы җиргә орлык чәчүчеләр мисалы кебек. Орлыктан җиде башак үсеп чыга, һәр башакта йөзәр данә орлык була. Аллаһ Үзе теләгәннәрнең изгелекләрен тапкырлап арттырып тора. Аллаһ – Киңлек һәм Гыйлем Иясе. Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар, чыгарган маллары артыннан ук битәрләүләр белән рәнҗетүләр кулланмасалар, Раббылары каршында әҗерләргә ирешерләр. Алар бернәрсәдән дә курыкмаслар, һичнәрсәгә кайгырмаслар».

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре