Газетага язылу

«ВТ»га язылып, теплица откан Розалия Ибраһимова: «70 яшемә бүләк булды»

Сездән язылу – бездән бүләк! Редакция үзенең укучыларын игътибарсыз калдырмый: «Ватаным Татарстан»га язылучылар арасында ел саен бүләк уйната. Быел без теплица вәгъдә иткән идек. Бәхет Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Розалия Ибраһимовага елмайды.

«ВТ»га язылып, теплица откан Розалия Ибраһимова: «70 яшемә бүләк булды»

43 ел буе китапханәдә эшләгән, гомере буе газета-журналлар арасында яшәгән укучыбыз бүләк отуы хакында «ВТ»ның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күреп белә.

– Баш мөхәррир минем исем-фамилияне әйткәч, башта ышанып та бетмәдем. «Чыннан да минме соң?» – дип, кат-кат тыңладым. Иң элек иремә әйттем, – ди ул. – Миңназыйм Сәфәров мөхәррир вакытта мин бер бәйгедә катнашып, ярты елга газетага язылу белән бүләкләнгән идем. Шуннан соң инде башка берни өмет итмәдем. Ә бит сиңа дигәне тешеңне сындырып керә икән. Бер дә өмет итмәгән җирдән бит бу! Газетага кызым яздырып, шуны сезгә җибәргән иде. Гыйнварда 70 яшемне тутырдым. Юбилеема менә нинди матур бүләк насыйп булды.

Розалия апа 17 яшендә китапханәгә эшкә керә. Бер урында 43 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

– Ул елларда китапханәгә 60 лап газета-журнал яздырта идек. 17 яшемнән бирле «Ватаным Татарстан» укыган кеше мин. Әле дә барлык язмаларын укып барам. Авылдагы «Өмет» волонтерлар төркеме белән СВОдагы егетләргә ярдәм итәбез. Теплица откач уйлап куйдым әле: Аллаһы Тәгалә мине намус белән эшләгән һәм яшәгән өчен зурлады, – ди ул.

Баксаң, бүләк нәкъ кешесенә тәтегән икән бит! Розалия апа үзе дә иреннән теплица сораган булган икән.

– Быел бәрәңге бакчасын бераз киметеп, яшелчәләрне күбрәк утыртырга дип уйлап йөри идек. Менә бит! Тели белсәң, теләк кабул була, – ди Розалия апа. – Узган ел уңыш мул булды. Карбыз-кавыннар да ишелеп уңды. Кабак белән ташкабакны, үсмәсләр инде болар, җире әрәм калмасын, дип кенә төрткән идем. Алар да шулкадәр күп үсте. Нишләтергә белмәдем. Быел шул җирләргә кыяр-помидор утыртырбыз, дип тора идем. Бигрәк дә яхшы булды бу! Чын күңелемнән редакция коллективына рәхмәтемне җиткерәм. Укучыларыгыз күп булсын. Газетаны кулга тотып укуга ни җитә!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре