Без бел(мә)гән тарих. Кемнәр ул Мөштәриләр

Казанда Мөштәри урамын ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр ул. Үзенә күрә сәбәбе дә бар: анда тарихи, архитектурасы ягыннан әһәмияткә ия биналар күп урнашкан. Ә менә Мөштәринең кем икәнлеген белүчеләр сирәк булып чыкты. Күпләр хәтта исемен дә искә төшерә  алмадылар.

Аның исеме – Хәмит

Татарлардан физика-математика фәннәре өлкәсендә гыйльми дәрәҗә алган беренче кеше ул. Механика өлкәсендәге галим, физика-математика фәннәре докторы, профессор, сүрүләр теориясе буенча (теория оболочек) Казан фәнни мәктәбенә нигез салучы. ТАССР Мәгариф Халык Комиссариатының гыйльми үзәгендә, Казан педагогия институтында, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-математика институтында эшли, анда чирек гасыр (1946 елдан 1972 гә кадәр) директор вазыйфасын алып бара. 22 июльдә галимнең тууына 125 ел була.

Хәмит Мөштәри биш кыз артыннан көттереп кенә Оренбургта укытучы гаиләсендә туа. Гаилә бик еш күченеп йөргәнлектән, малайга төрле мәктәпләрдә укырга туры килә. 1918 елда ул Казандагы Икенче ирләр гимназиясен алтын медальгә тәмамлый. Революциядән соң иң беренче кабул ителгән студентлар булып, физика-математика факультетына укырга керә. Мөштәри киләчәктә академик булачак Михаил Лаврентьев белән бер төркемдә белем ала. Тормыш әллә ни җиңел булмый: укыган вакытта мәктәпләрдә математика, физика дәресләре укыта. Казанны ак чехлар яулап алгач, армиягә алынудан качып йөри. Подвалда урнашкан бүлмәләрдә эшли торгач, бөерләренә салкын тидерә. Табиблар аңа катгый рәвештә климатны алыштырырга кушалар. 1920 елда Хәмит Ташкент университетына китә, анда белем алганда төрек-татар училищесында укыта. Университеттан математика белгечлеге алып чыга. Карбыз ашап кына диетада тору сәбәпле, авыруыннан котыла.

Урта Азиядән ул Казанга кайта. Мәгариф комиссариатында эшли. Күңеле авиациягә тартылып, Хәрби-һава академиясенә укырга кермәкче була. Имтиханнарны уңышлы бирә, әмма күзе начар күргәнлектән кабул итмиләр. Надежда Крупская киңәше белән Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасына керә.  

Аның шуннан соңгы еллары Казанга бәйле. Ул төрле югары йортларында эшләү белән бергә  урта һәм югары уку йортлары өчен татар телендә физика, математика дәреслекләре төзүгә зур көч куя. Физика һәм метеорология буенча татар терминнары җыентыгын төзи.

Эшен дә бәялиләр. Хәмит Мөштәри Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. РСФСР һәм Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Улы Данияр Мөштәри дә әтисе юлыннан китә. Ул – математик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. 1966 елда Казан университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли.

Әтисе Мозаффар

Халык күңелендә онытылган диярлек тагын бер Мөштәри бар: ул – Хәмитнең әтисе Мозаффар. Яңалыклар өчен көрәшүче талантлы педагог. Казан губернасының Тәтеш өязе Үтәмеш авылында буыннан буынга күчкән муллалар нәселенең дәвамчысы. XIX гасыр ахырында кадими мәдрәсәләргә җәдиди уку йортлары алмашка килә башлый. Мозаффар Мөштәри дә дөньяви фәннәр белән кызыксына, яшертен генә рус телен өйрәнә башлый. Аннан Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Әмма андагы тәртипләр белән килешеп бетми. Үз истәлекләренә караганда, бу килешмәү инспектор Василий Радлов тарафыннан татарлар хакында кимсетеп, мыскыллап әйтелгән сүзләргә протест белдерүдән башлана. Ул, бер төркем фикердәшләре белән бер сүздә торып, Иловайский тарафыннан язылган тарих дәреслегенең дә битләрен ертып ташлый. Анда да татар халкының тарихта тоткан урыны турында кабул ителмәслек сүзләр язылган була. Мондый низаглардан соң, бик катлаулы булса да, мәктәпне тәмамлый һәм Тәтештә рус-татар мәктәбен оештыра.

Мәктәптә укытканда яшь укытучы һәр баланың үз ана телендә тиешле дәрәҗәдә белем ала алмавына борчыла. Тик татар телендә укыту өчен дәреслекләр, уку әсбаплары да булмый әле. Мозаффар, катыргыдан хәрефләр ясап, балаларны татар телендә үз ысулы белән укыта башлый. Күршедәге иске мәдрәсәдән шәкертләр Мозаффар укыткан мәктәпкә күчәргә телиләр. Әлбәттә, бу хәл карт муллага ошамый. Ул: «Бу егет чукынган икән», – дигән ялган хәбәр тарата, исправникка донос яза. Мәктәптә тентү үткәрелә, хәрефләрне «цензура аша үтмәгән» дигән сылтау белән алып чыгып китәләр. Эш зурга китә. Хәтта Казанның үзеннән тикшерүчеләр килеп, Мозаффарны: «Рус патшасына каршы сүзләр сөйлисең икән», – дип төрмәгә ябу белән куркыталар.

Менә шундый күңелсез хәлдән соң ул Сызраньга күченеп китә һәм анда ир һәм кыз балалар өчен мәктәп ача. Тик биредә дә хәлләр катлаулана. Чөнки ул завод эшчеләре соравы буенча кичләрен өлкәннәргә дә дәрес бирә башлый. Бу адымы өчен аны сәяси ышанычсызлыкта гаеплиләр. Оренбургка китәргә мәҗбүр була. Әмма кара сакалы кая барса да үз артыннан калмый. Ахыр чиктә эзәрлекләүләрдән туйган Мозаффар Мөштәри, җиде кешелек гаиләсен алып, башта Севастопольгә, аннан Истанбулга күченә. Рус телендә хосусый дәресләр бирә, Истанбулның Шәрык тәгълим тәрбия институтында имтиханнар биреп, шәһадәтнамә алуга да ирешә. 1904 елда алар Казанга кайталар. Мозаффар Сукно бистәсендәге мәктәптә мөдир һәм тарих, җәгърәфия, хисап, рус теле укытучысы булып эшли. Соңрак кыз балалар өчен махсус мәктәп ачуга да ирешә. Хатыны шунда ук татар теле һәм хисап дәресләре алып бара. Алар үрнәгендә кызлары Сәгадәт, Фәйрүзә, Мәрьям, Маһирә дә, гимназия тәмамлап, мөгаллимә булып китәләр. Утыздан артык мәктәп ачкан Мозаффар Мөштәри, әлбәттә инде, үз балаларына гына түгел, бик күп яшьләр өчен үрнәк була.

Совет хакимияте урнашу белән Тәтеш өязендә укытучылар курсын оештыручы да – Мозаффар Мөштәриев. Татарстан хөкүмәте, мәгариф өлкәсендә куйган зур тырышлыгын билгеләп, аңа Хезмәт батыры исемен бирә.

Казан, әлбәттә инде, Мөштәриләр гаиләсе турындагы истәлекне саклый дип әйтергә була. Аның хөрмәтенә Татарстан Фәннәр академиясе премиясе гамәлгә кертелгән. Ул математика, механика һәм машина төзелеше өлкәсенә кертелгән зур өлеш өчен өч елга бер тапкыр бирелә. Халык теленә кергәне һәм Мөштәриев фамилиясен мәңгеләштергәне, һичшиксез, урам исеме. Ул хәтта Мөштәриевләр урамы дип аталса да, бик дөрес булыр иде кебек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре