Студент булып йөргән елларны сагынып искә алмаган кеше сирәктер. Тормыш сабаклары бирә, борчу-мәшәкатьләрне үзеңә хәл итәргә өйрәтә торган еллар нинди кызыклы хәлләр белән истә калган? Студент бәрәңгесен ашап караучыларның хатирәләрен тыңладык.
Булат БӘЙРӘМОВ, алып баручы:

– Казанга да, Арчага да ерактан – Әгерҗедән үк килеп укыдык бит без. Кайту-китүләр белән бәйле хәлләр онытырлык түгел. Әгерҗедән Арчага кадәр поезд белән киләбез. Билетны алдан алырга кирәк иде. Әгерҗе вокзалында таныш апа эшли. Студент билетын алдан аңа калдырабыз да, билетлар чыгуга, ул алып куя иде. Китәр алдыннан гына вокзалга кереп алабыз. Поезд төнге икедә китә. Берсендә мине илтергә тиешле егет тә, мин дә йоклап калганмын. Җитмәсә, шулкадәр салкын көннәр - машинасы каткан. Аны ничек кирәк алай кабызып вокзалга чаптык.
Ә поезд инде койрык болгап кузгалып бара! Кузгалган хутка сикереп мендем. Билетны да, студент таныклыгын да кереп алырлык вакыт калмаган иде инде. Проводникның исә билетсыз кертергә исәбе юк. «Кассада калды, алырга өлгермәдем», – дип әйтеп карыйм. «Юк, билетың булмаса поезддан сикер, бар», – ди. Миңа укырга бармый калырга ярамый, барыбер төшмим, дип каршы торам. Бу мине поезд җитәкчесенә алып барды. Барыбер билет алдырдылар. Тулы бәясен түләмәс өчен, студент булуымны исбатларга дип сумкадан ноталар язган дәфтәрләремә кадәр чыгарып күрсәттем. Ышандылар, студент бәясен генә түләп барып җиттем. Ә студент билетымны бер атнадан кем ашадыр биреп җибәрделәр. Локомотивка да утырып өйгә кайткан булды. Санаулы гына бәйрәм көннәренең берсен дә шәһәрдә әрәм итәсе килми, ә билетлар юк. Машинист белән генә сөйләшеп, акчаны аңа түләп кайткан чаклар әле дә истә әле.
Ленар ХӘКИМҖАНОВ, Татарстанның мәдәният министры урынбасары:

– 90 нчы елларда укып йөргән чаклар. Көн саен Казаннан Арчага кайтып йөрибез. Юклык еллары. Кибеттән әйбер табуы авыр. Арчада ателье бар иде. Әти шунда заказ биреп, миңа – студент улына күн куртка тектерде. Коңгырт төстә, заманына күрә модалы куртка иде ул. Җылы булсын дип эченә драп та теккәннәр. Үзе ялтырап тора, шоп-шома. Киеп карасам, җиңнәре бөгелми! Калайдан тегелгән диярсең, терсәктән кулны бөгеп булмый. Укырга киеп барам да, кайтып, сыек май белән майлыйм. Ул да булышмый. Матур буласы килә бит, алай да киеп йөрдем әле. Аннары салып ташладым да, башка кимәдем.
Зөлфия ШАКИРОВА, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

– Уфа сәнгать училищесына курска ун кеше алдылар, уныбыз да - авыл балалары. Җитәкләшеп диярлек йөрибез, бергә укырга барабыз, бергә кайтабыз, бергә ашарга пешерәбез. Кемдә нәрсә бар: беребез ике бәрәңге, беребез өчне бирә, суганны өченче кеше өсти. Пешергән ашауны бер бүлмәдә җыелып ашыйбыз. Ипи кисеп куябыз, бер кызда катык бар. Бәрәңге янына тәмле була дип, аны да ачып куябыз. Инде кайнар бәрәңгене алырга чыксак, җилләр искән! Берәү, бәрәңгебезне саклап торып, безне ач калдырды.
Бер-беребезгә концертлар куябыз шулай. Харис исемле курсташыбыз шкафтан килеп чыга да: «Җырлы-ы-ы-й Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова!» дип мине игълан итә. Курсташларым барысы да Башкортстанның танылган җырчылары хәзер. Харисның юбилеена кайткач искә алдык шул вакытларны. «Харис, Казанга китүемә син генә гаепле, син юрап китердең. Һәрвакыт Татарстанның халык артисты дип игълан итә идең бит!» – дип көлештек.
Илфар КӘРИМОВ, «Болгар радиосы»ның башкарма директоры:

– Университетта укыган чакта дуслар белән «Аҗаган» театр студиясе оештырдык. Спектакльләр белән Татарстан районнары буйлап кына түгел, Россия төбәкләренә дә йөрдек. Казан сәхнәсендә чыгыш ясар чак җитте. Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектален куябыз. Үзебез студент, тулай торакта яшибез. Реквизитларны да үзебез әзерлибез. Бу спектакль өчен карават кирәк. Анда төп герой Мәдинәнең авыру әнисе ятасы. Караватны табып та, НКЦга китереп бирүче дә булмагандыр инде. Үзебездә дә машина юк. Гадел Кутуй урамындагы өченче тулай торактан алып барырга туры килде аны. Раил Өметбаев белән тимер пуржинлы караватны сүтеп трамвайга күтәреп киттек.
Икебезнең дә бер култык астында тимер башлары, икенче култык астында ятагы. Трамвай тукталышына барып җиткәч «Ух!» дигән идек инде. Авыр, җайсыз әйбер икән ул карават. Әкрен генә кузгалып киттек. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, нәкъ шул көнне Толстой урамы тукталышында, без барып җитәргә ике тукталыш кала, пенсия яшендәге әби-бабайлар забастовка ясап трамвай юлына аркылы чыгып басканнар. Шулай туры килсен әле! Әби-бабайларның юл биргәннәрен көтеп утырырлык вакыт юк иде, аларның әле бирешергә исәпләре күренми дип, караватыбызны күтәреп киттек. Башта бераз Карл Маркс урамы буйлап бардык, аннары Татарстанның Министрлар кабинеты, Дәүләт Советы аша үттек. Карават күтәреп баручы ике егеткә сәерсенеп караучылар күп булганын чамалыйсыздыр инде.
Театр оештырып йөрүләребез белән университет төрле төркемнәр арасында уздырган бәйгене оттык, Санкт-Петербург шәһәренә бушлай сәяхәт белән бүләкләделәр. Китәр алдыннан гына сумка белән бергә документларымны урладылар. Права гына калган иде. Ничек кирәк алай көйләп, вокзал җитәкчелеге белән сөйләшеп шул документ белән утырып киттем. Яшьлек диген инде. Ничек кайтырмын дип уйладым микән? Кайтканда кыенлыклар булды. Мине поездга кертмәделәр. Инде куна калырга урын эзли башлаган идем. Әмма паспортны ясатканчы тагын күпме көтеп чит шәһәрдә ятасы булыр иде микән, бер Ходай белә. Ярый кураторыбыз Питер вокзалыннан Казанга шалтыратып, алар җаваплылыкны үз өстенә алып, хәерле кешеләр ярдәме белән утырып кайтып җиттем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез