Без үстергән Кытайга да кирәк

3,7 млн тонна ашлык. Һава шартлары уңай булмаса да, Татарстанда мул уңыш җыюга ирештеләр. Быелгы урып-җыюга багышланган чираттагы матбугат очрашуында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Гамиров әнә шулай диде.

– Быел аграрийлар өчен бик үк уңышлы һава шартлары булмады. Кышкы суыклар, эссе көннәр, озакка сузылган яңгырлар һәм хәзер явым-төшем булмавы тармакка йогынты ясый. Шуңа да карамастан, яхшы уңыш җыеп алуга ирештек – 3,7 млн тонна ашлык, бөртеклеләрне 1,3 млн гектардан җыйдык, хәзерге вакытта кукурузны аласы калды, – диде ул.

Гомумән алганда, игенчеләр 3,8 млн тоннадан артык ашлык җыярга ниятли, бу республика халкының 3,2 млн тонна ихтыяҗын канәгатьләндерергә тулысынча җитәчәк. Министрлык вәкиле әйтүенчә, кырларда әлегә шулай ук рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр кала бирә.

Әгәр бәяләргә килсәк, 3 нче класслы бодайның 1 килограммы 15 сум, 4 нче класслысы – 13 сум 90 тиен, арыш – 9 сум, арпа – 11 сум 20 тиен, кукуруз – 16 сум 50 тиен, көнбагыш – 34 сум 50 тиен, рапс – 37 сум 50 тиен, соя – 44 сум 50 тиен, җитен – 34 сум.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров сүзләренчә, ел башыннан Татарстаннан 88 000 мең тонна ашлык озатылган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 мең тоннага күбрәк. Регионара йөкләргә килгәндә, аларның күләме 670 мең тоннаны тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 5 мең тоннага күбрәк. Озатыла торган барлык ашлыктан пробалар алына.

– Быел күп хуҗалыклар ашлыкларын Кытайга җибәрде. Арышны узган елга караганда 40 процентка күбрәк юлладылар. Моннан тыш, Кытайга беренче тапкыр бодай һәм борчак культуралары озатылды. Бүгенгә арпа һәм җитен орлыгы җибәрергә әзерләнә, – диде

Белгеч сүзләренчә, бүгенгә Татарстан ашлыгының сыйфатына карата шикаятьләр булмаган.

Аның каравы һава шартлары аркасында кырларда уҗым культуралары кандала-ташбакадан (клоп-черепашка) зыян күргән.

Ашлык сыйфатына килгәндә, 3 нче класслы бодай барлык уңышның 20 процентын, 4 нче класслысы – 45 процентны, калганнары 5 нче класслыга туры килә. Бишенче класс клейковина санына карап билгеләнә. Быел безне җирдә кандала-ташбака аркасында төшкән клейковина сыйфаты куандырмады, – диде «Татарстанда ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» филиалы җитәкчесе Татьяна Менликиева.

Аның сүзләренчә, әлеге корткычларга каршы чараларны бер тапкыр уздырган булганнар. Ләкин һава шартлары бөҗәкләр өчен уңай булганлыктан, азып киткәннәр.

– Аграрийлар кабаттан эшкәртмәде. Корылыкның нәтиҗәсе буларак, уҗым культураларында алар бик күп иде, – диде җитәкче.

Моннан тыш, үзәккә арпа, арыш пробалары да керә. Арпа 3 нче класска туры килсә, арыш – 1–4 нче класс. Шулай да Татьяна Менликиева республикада өлгергән ашлыкның барлык шартларга туры килүен әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре