Соңгы арада Камал театры, дөресрәге, әлеге театрның бинасы тирәсендәге вазгыять аязучан болытлы көнне хәтерләтә башлады. Сәбәп – театрның урынын алыштырырга, яңа бинаны яңа урында төзергә җыеналар. Безнең өчен татар символына әйләнгән әлеге бина тирәсендәге кискен үзгәрешләрдән канәгать булмаучылар инде шактый җыелган.
Тыштан мәһабәт күренсә дә, Камал театры труппасына урын җитми. Яңа бина турындагы хыяллар әнә шуңа барып тоташа. Театрның директоры да бинаның уңайсыз булуын кат-кат искәртте. Бу зарларны Президент Рөстәм Миңнеханов та ишетте. Ишетте, күрде һәм яңа бина кирәклеге турында карар кабул итте. Шулай итеп, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Камал театры Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасындагы яңа бинага күчәчәк. Ләкин моңа кадәр зур һәм хәйран катлаулы эшләр көтә. Театрның бүгенге бинасын юкка гына 14 ел (!) буе төземәгәннәр бит. Димәк, көчле команда кирәк. Шул нисбәттән, халыкара архитектура бәйгесе игълан ителде. Театрның булачак проекты нәкъ менә шушы бәйге нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Күченү – артист халкының, театрның мәнфәгатьләрен кайгыртуның бер чарасы. Шулай да, труппаны отучылар исемлегенә дә, оттыручылар рәтенә дә кертергә була кебек. Чөнки бер якта газиз вә кадерле театр бинасы булса, икенче якта – мөмкинлекләр.
Фикерләр күп. Бераз гына булса да болытларны куу өчен, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетова, мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев кабаттан журналистлар белән очрашты. Сезнең игътибарга әлеге очрашуда яңгыраган фикерләрнең берникадәрен тәкъдим итәбез.
Фәрит Бикчәнтәев:
– Төзелеп бетмәсә дә, Камал театры әлеге бинага үзенең 90 еллыгын билгеләп үткән елны күчте. Хәзерге парковка урыны да тулысынча бина составына керергә тиеш иде. Тамашачы моны белми, күрми. Аның өчен фойе, сәхнә һәм тамаша залы гына бар кебек. Мин ризасызлык белдерүчеләрне дә аңлыйм, ләкин безне дә аңларга кирәк. Труппаның бердәнбер репетиция залы бар, анысы да – театрның элеккеге баш режиссеры, мәрхүм Марсель Сәлимҗанов бүлмәсе. Бу – булган кыенлыкларның бары тик кечкенә өлеше генә.
Ирада Әюпова:
– Дөрестән дә, әлеге бина безнең өчен бик кадерле урынга әйләнде. Алай гына да түгел, без аны, чын мәгънәсендә, традицияләребезнең аерылгысыз өлеше дип атый алабыз. Ләкин безгә, татар театрына үсәр өчен мөмкинлекләр кирәк. Ни дә булса үзгәртергә телибез икән, без нәрсәне дә булса җимерергә тиеш булабыз. Бу – барыбызга билгеле хакыйкать. Аннан соң, без Камал театры труппасын шуның кадәр озак вакытка сәхнәсез калдыра алмый идек. Бик озак уйлашканнан соң, театрга яңа, заманча, шул ук вакытта традицияләргә тугры бина кирәк, дигән нәтиҗә ясалды. Бу – Президентыбыз карары.
Наталия Фишман-Бикмамбетова:
– Театр яңа бинаның булачак проекты өчен тагын бер мөһим таләбен әйтте: ул кичләрен генә түгел, көн дәвамында эшләргә, ягъни халыкны җәмәгать урыны белән тәэмин итүдә катнашырга тиеш. Бүген бу тәҗрибә Чаллы театрында уңышлы гына эшләп килә. Шул сәбәпле, безгә өстәмә мәйданчыклар кирәк. Кирәк әйбер хәйран, дөресен генә әйткәндә. Шуңа да без халыкара архитектура бәйгесен игълан иткәндә, барлык таләпләрне дә бәйнә-бәйнә яздык. Финалистларны киләсе елның гыйнварында билгеләячәкбез һәм Казанга чакырачакбыз, чөнки аларның мондагы мохит белән якыннан таныш булуы мөһим.
Илсур Метшин:
– Миңа калса, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичның әлеге карары – Казан гына түгел, татар дөньясы өчен хәлиткеч роль уйнаучы мөһим вакыйга. Без тагын булган мөмкинлекләребездән югарырак «сикерәбез». Ризасызлыклар булды һәм булачак та, алар инде безнең игътибар үзәгендә булсын. Театр труппасы сәнгать белән генә шөгыльләнергә, театрның «эчке кухня»сын сер итеп сакларга тиеш.
Татарстан урамындагы бинаны берәү дә тартып алырга җыенмый. Ул барыбер татар театрына хезмәт итәчәк. Театр музее булырмы ул, музыкаль театрмы – вакыт һәм халык фикере күрсәтер. Без җәмәгатьчелек белән элемтәне өзмибез, һәм иске бинаның язмышын хәл иткәндә дә, күпчелекнең мәнфәгатьләренә колак салачакбыз. Ләкин аңа кадәр әле шактый сулар агар, чөнки яңа бина төзү – гаять катлаулы эш. Ул ишекләрен кайчан ачар – әйтү кыен, әмма әйтми дә кала алмыйбыз: безнең иң уңай фаразлар буенча, ниятләнгән эш 2025 елда үз нәтиҗәләрен күрсәтәчәк.
Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез