Ябыгу марафоннары уздыручылар да җитәрлек. Һәрбер нутрициолог, марафон үткәрүче яки фитнес-тренер үзе тәкъдим иткән туклануның иң дөрес булуын әйтә. Кемгә ышанырга?
«Тормышым үзгәрде»
Ялларда әнинең тәмле бәлеш, өчпочмагы белән сыйланам да дүшәмбедән дөрес туклануга күчәм. Бу вәгъдәләр һәрберебезгә, бигрәк тә хатын-кызларга таныш. Ләкин ихтыяр көчен җыеп, дөрес юлга басу гына куркыта. Кемдер моны бик катлаулы һәм кыйммәт дип саный. Тәмле итеп тә ашамагач, тормышның яме нидә? Болай уйлаучылар да бар. Аларны, хаксыз, дип әйтеп тә булмый.
Диләрә Шәйхиева ашау рәвешен 5 ел элек үзгәрткән. Баласына ярамагач, аларга баллы, глютенлы ризыклардан, сөт продуктларыннан тулысынча баш тартырга туры килә. Дөрес туклануның бер авырлыгы да юк, дигән фикердә ул.
– Баланы гына дөрес тукландырып, үзебез тормышыбызны элеккечә дәвам итә алмавыбыз көн кебек ачык иде. Шуңа да бөтен гаиләбез белән дөрес туклануга күчтек. Җентекләп һәр ризыкны өйрәнергә туры килде. Беренче нәтиҗәне мин үземдә 5 ай узгач күрсәм, кызым 2 айдан соң ук тыныч йоклый башлады, хәле җиңеләйде. Гомер буе тәнемдәге бетчәләрдән интектем, иң беренче чиратта алар юкка чыкты. Артык килограммнарым да җиңелрәк чигенә башлады. Тырнак һәм чәчләремнең үзгәрүен әйтеп тә тормыйм. Иң шаккатырганы шул: тир исе бетте, – ди Диләрә. – Шул вакытта сәламәтлегебез нәрсә ашаудан торганына тагын бер тапкыр инандым. Бүген минем рационның 80 проценты файдалы ризыклардан гына тора, бик сирәк кенә үземә баллы, кыздырылган, тиз әзерләнә торган коры-сары ашарга рөхсәт итәм. Монысын үземне баланста тоту өчен эшлим. Күпләр дөрес туклану кыйммәткә төшә дип саный. Мин моның белән килешмим. Хәзер теләсә кайсы кибеттән үзеңә кирәкле ризыкны табып була. Шикәрне топинамбур сиробы белән алыштырырга, балдан ясалган шоколадлар, глютенсыз солы ярмасы алырга мөмкин. Камыр ризыклары ашарга теләсәм, дөге, карабодай оннарын кулланам. Матур киемнәргә, кыйммәтле машиналарда йөрергә, зур фатирлар сатып алырга акча кызганмыйбыз, ә үзебезнең сәламәтлек өчен саранланабыз, – ди Диләрә. – Ябыгыр өчен спорт белән шөгыльләнә башладым. Хәзер инде ул минем тормыш рәвешенә әйләнде. Иртән йөгерәм, гимнастика ясыйм, йога белән шөгыльләнәм. Бу миңа рәхәтлек бирә. Гомумән, дөрес туклана башлаганнан соң тормышка башкача карый башладым, – ди ул.
Кыйммәтлене эзлисе түгел
Дөрес туклану белгече Чулпан Мөслихова исә глютенлы һәм сөт ризыкларыннан сәламәтлегенә бәйле проблемалары булган кешеләргә, табиб киңәше белән генә баш тартырга кирәк дип саный. Башка очракларда, ягъни бары тик сәламәт тормыш алып барырга җыенучыларга гади туклану системасына күчү дә җитә.
– Монда сүз аксым, углевод, клетчатка һәм файдалы майларны җитәрлек күләмдә куллану турында бара. Шушы ризыкларның бергә дөрес итеп туплануы гына түгел, ә аларны җиренә җиткереп пешерелгән булуы да мөһим. Мәсәлән, бавырны үсемлек маенда кыздырабыз икән, бу, әлбәттә, файдалы ризык булудан туктый. Шул ук бавырны ат яки каз маенда кыздырып алсак яисә аны суда пешерсәк менә ул вакытта без дөрес тукланабыз булып чыга. Ак оннан пешерелгән ризыклардан гомумән баш тартырга кирәк. Сөт ризыкларына килгәндә, лактоза сиңа зыян салмый икән, аны кулланырга мөмкин. Ул эчәк системасына бары тик файдага гына. Дөрес тукланам дип, кыйммәтрәк булган кәҗә, дөя, кокос яки миндаль сөтен эзләп йөрисе түгел, – ди нутрициолог.
Чулпан Мөслихова, баллы ризыклар белән сыйланудан да тулысынча баш тартырга кирәк түгел дип саный.
– Шуны онытмагыз: бер тапкыр баллы ризык ашау ул коточкыч хәл түгел. Бер кәнфит яки бер бал кашыгы җиләк кайнатмасы белән чәй эчеп куясың икән, моннан гына дөнья җимерелмәячәк. Әлбәттә, организмга файда булмый, ләкин зур зыян да салмый. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә баллы ризыкларга чикләүләр булганда, табиб махсус диета билгеләгән очракта тулысынча ваз кичәргә туры киләчәк. Диета белән дөрес туклану – икесе ике нәрсә. Бу хакта онытмагыз, – ди ул.
Белгеч кичке алтыдан соң ашарга ярамый дигән сүзләр белән дә килешеп бетми. Ул йокларга 3–4 сәгать кала ашамаска киңәш итә. Ашказаны йокларга ятканда азрак булса да бушарга, төнлә энергиясен запас майларны «ягуга» һәм гормоннар эшләп чыгаруга юнәлтергә тиеш.
– Кичке ашка килгәндә, монда сыер итен тавык, күркә ите һәм балык белән алыштырырга, күбрәк яшелчә ашарга кирәк. Җәйнең бер көне кышны туендыра, диләр. Җәен яшелчә, җиләк-җимешне катырып куйсаң, кышын кибеттән эзләп йөрергә туры килмәячәк. Катырылган яшелчәләрдә дә витаминнар саклана, – ди Чулпан Мөхлисова.
Тәмен белеп
Иң куандырганы шул: дөрес тукланам, дип, бәлеш, өчпочмак, кыстыбыйлардан баш тартырга кирәкми икән. Шул ук бәлешнең камырын эре бөртекле бодай яки дөге, карабодай оныннан ясый алабыз. Ләкин камыр ризыгын кичен түгел, ә көндез ашасагыз хәерлерәк. Әлбәттә, күп ашау киңәш ителми. Аз аша, ләкин тәмен белеп аша.
– Хәзер ябыктыру марафоннары күбәйде. Алар барысы да, дөрес тукланырга өйрәтәбез, дип реклама ясый. Монда сак булырга кирәк. Бу кешенең белеме бармы, марафонның эчтәлеге нинди? Коры рецептлар гына биреләме яки анда һәр ризыкны ничек пешерергә, нәрсә белән ашарга кирәклеге өйрәтеләме? Бу марафонны элек үткән кешеләр белән аралашып алу да комачауламас, – ди нутрициолог. – Күпләр сок яки смузилардан торган детокс программалар да куллана. 5–6 көн аларны гына эчеп торсаң, киресенчә, үт куыгына, ашказанына зыян салырга да мөмкинсең. Организмны ял иттерергә, чистартырга уйлыйсың икән, атнага ике тапкыр ураза тоту да җитә. Хәзер ач тору модага кереп бара. Ләкин моны бары тик табиблар күзәтүе астында гына эшләргә ярый. Марафоннарда БАДлар да тәкъдим итәләр. Табиб белән киңәшләшмичә, анализлар бирмичә, аларны кулланудан тыелып торырга кирәк. Чөнки үзеңә туры килмәгән БАДлардан бер файда да юк. Акчагызны гына юкка сарыф итәчәксез.
Марафон гына җитми
Арчада яшәүче Айгөл Зөбәеровага 5 ел буе дөрес туклану марафоны алып бару дәверендә төрле кешеләр белән очрашырга туры килгән.
– Тормыш рәвешен үзгәртергә теләмәгән, тамагын тыя алмаган кешеләр марафон узып кына үзгәрә алмый. Безне мәктәптә дә, уку йортларында да дөрес тукланырга өйрәтмиләр, кибеттән ризыкның составын да карамыйча алып чыгабыз. Дуслар, туганнар эчкән витаминнарны җыябыз, ә ашауны көйләмибез, – ди Айгөл.
Ул үзе дөрес туклану белән сәламәтлегендә проблемалар башлангач кызыксына башлый. Башта витаминнарның кеше организмына ничек тәэсир итүен өйрәнә, махсус курслар уза.
– Витаминнар дөньясына чумдым дисәм дә дөрес булыр. Укыган саен сәламәт булу өчен дөрес тукланырга кирәклегенә тагын бер кат инандым. Белгәнемне туганнарыма, дусларыма сөйләдем. Марафонны да кызык өчен генә башлап җибәргән идем, хәзер даими рәвештә алып барам, – дип сөйли ул. – Мин баланслы туклану яклы. Без диетада утырмыйбыз, бары тик дөрес тукланабыз гына. Марафонда коры рецептлар бирү белән генә чикләнмим. Һәр ризыкны нәрсә өчен ашарга кирәклеген аңлатам. Елга бер тапкыр хатын-кызлар узарга тиешле тикшеренүләр хакында сөйлим. Марафон алдыннан анализ бирүчеләр белән аны тулысынча тикшереп чыгам. Ниндидер тайпылышлары булганнарга эндокринологка барырга тәкъдим итәм. Вакытында йокларга яту да сәламәтлек өчен бик файдалы булганлыгын төшендерергә тырышам. Марафонга аралашырга теләүче, терәк булырдай кеше эзләүчеләр килә. Аларга бер җылы сүз, мактап җибәрү дә җитә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез