Яшьләр мондый да, тегенди дә түгел. Алар – төрле. Һәм төрле булулары белән үзенчәлекле дә. Алар фәндә дә, иҗтимагый хәрәкәттә дә, спортта да, милли тормышта да актив һәм, иң мөһиме, битараф түгел. Россия күләмендә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне уңаеннан әнә шундый, «зурлар» фикеренчә, «дөрес түгел буын» вәкилләрен барладык.
ФӘН
«Диссертация җиңел генә язылмый»
Шамил ИСЛАМОВ
(галим, Россия Табигый фәннәр академиясе профессоры, Санкт-Петербургның дәүләт тау университетын тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклап, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алган, фәнни китап һәм фәнни мәкаләләр авторы, Бөтендөнья нефть советы әгъзасы)
– Тумышым белән Мөслим районының Иске Карамалы авылыннан мин. 7 сыйныфтан Әлмәттәге 1 нче лицейда белем алдым. Анда мөстәкыйльлеккә өйрәндем дисәм була. Санкт-Петербургтагы тау университетында югары белем алдым. Беләсезме, бу бина мине матурлыгы, бай тарихы белән таң калдырды! Аның заллары, лаборатория бүлмәләре... Үземне чын-чынлап фән дөньясында итеп хис иттем! Биредә бик күп танылган галимнәр белем алган. Нефть-газ тармагын сайлавым бу өлкәнең бик кызыклы, күп мөмкинлекләр бирә торган булуына да бәйле. Бөекбритания, Германия, Норвегия, Польша, Финляндия, Казахстан, Азәрбайҗан, Белоруссия, Россия төбәкләрендә уздырыла торган күп кенә фәнни-техник конференцияләрдә, форумнарда һәм симпозиумнарда күп катнаштым.
Кандидатлык диссертациясенә килгәндә, ул җиңел генә языла торган нәрсә түгел. Аны яклау берничә елга сузылды. Тикшеренүләр дөньясында «йөздем» дисәм була. Әмма эшем нәтиҗә бирде: минем тикшеренүләремне нефть-газ һәм нефть-сервис компанияләрендә гамәли яктан кулланалар.
Тау университетында нефть һәм газ чыганакларын өч үлчәмле визуализацияләү өчен лабораторияләр булдырылды. Ул үз эченә коры нефть җитештерү, су асты нефть һәм газ җитештерү җиһазлары, кое бораулау процесслары белән идарә итү өчен VR симуляцияләрне ала. Уку барышында студентлар бу комплекстан файдалана.
КАҺАРМАНЛЫК
«Өч төн йоклый алмадым»
Виктория ВОЛЧИХИНА
(«Крокус сити холл»дагы теракт вакытында халыкны бинадан алып чыгуда катнашты)
– 9 нчы сыйныфны тәмамладым. «Крокус»ның гардеробына акча эшләргә дип урнашкан идем. Эшкә алганда, безгә инструктаж үткәрделәр. Мин шул вакытта ук бөтен запас чыгу юлларын, ул-бу була калса нишләргә кирәген игътибар белән тыңлап, истә калдырырга тырыштым. Шушы белемнәр үземнең дә, башкаларның да гомерен саклап калырга ярдәм итте. Әлбәттә, ул чакта бик куркыныч иде. Әмма кешеләрне коткарырга да кирәк иде бит! Алар бит кая барырга белмиләр иде. Иң авыры да халыкны бер урынга туплап, үз фикерләреңне дә тәртипкә китерү булгандыр. Дөресен әйтик: барыбызда да исән калмабыздыр инде дигән уй бар иде. Барысын да инструкция буенча эшләдем. Якынча 30лап кешене урамга чыгардым дип беләм. Бу вакыйгадан соң өч төн йоклый алмадым, куркыныч төшләр кереп азаплады.
Кызыксынуларыма килгәндә, мин рәсем ясарга яратам. График дизайн курсларын уздым. Киләчәктә дә бу юнәлештә белемнәремне арттырасы килә. Моннан тыш волонтер булырга телим, хайваннарга ярдәм итәсем килә.
АВЫЛ
«Авыл тормышы белән яшибез»
Гүзәл АНТИПОВА
(Менделеевскида ире белән берлектә үз эшләрен башлап җибәргәннәр: умартачылык белән шөгыльләнәләр)
– Белемем буенча икътисадчы мин. Шәһәр кызы булсам да, авыл егетенә кияүгә чыктым һәм хәзер Монай авылында яшибез. Без очрашып йөргәндә үк булачак иремнең 20ләп умартасы бар иде. Махсус грант отып, аларның санын 180гә җиткердек. Умартачылыктан тыш та шөгыльләребез җитәрлек: 200 гектар җиребез бар, анда печән, бөртекле культура үстерәбез. Өч бала тәрбиялибез. Бал продукциясен маркетплейсларда да сатабыз. Үз эшебезне башлаганда, әлбәттә, курку булмады түгел, булды. Ә килеп чыкмаса, дип еш уйлый идем. Әмма бар нәрсә дә үз агымы белән барды. Иң мөһиме башларга кирәк икән!
Хәзерге заман яшьләре бик ачык, ирекле, аларның куркулары, «ә кеше ни әйтер?» дигән уйлары азрак дияр иңем. Алар үзләрен күбрәк ишетә һәм шул сәбәпле үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый.
Яшьләргә киңәшем шул: телефонда күп утырмасыннар, ешрак табигатькә чыксыннар, әйләнә-тирәнең матурлыгына игътибар итсеннәр, дус-ишләре белән ешрак аралашсыннар. Таңнарны бергә каршылау, мәсәлән, нинди матур күренеш бит! Гаджетта түгел, тормыш хәзер һәм тирә-юнебез матур!
Яшьләрне авылга тарту өчен яшәү шартларына бәйле инфраструктураны яхшыртырга кирәк. Әйтик, балалар бакчасы, мәктәбе булмаган салада яшь кешенең, әлбәттә, каласы килмәс. Юллар булу да мөһим. Авыл, шәһәр читендәге тормышның ничек рәхәт икәнен популярлаштырырга, үрнәкләр күрсәтергә кирәк.
ИҖАТ
«Энергияне эшләүдән алам»
Кәрим ГАЛИЕВ
(яшь опера җырчысы, блогер, «Шаян ТВ» алып баручысы)
– Опера җырчысы булу бер дә җиңел түгел. Авырлыгы белән җәлеп итте дә инде ул мине! Моңа өстәп мин блогер да, төрле чараларда алып баручы да.
Энергия миңа ял итүдән, туганнар белән аралашудан һәм... эшләүдән килә! Кемдер үз эшеннән туя, ара. Минем «эш»ем төрле чаралар алып бару, җырлау. Шулар миңа илһам бирә.
Киләчәктә дә тормышымны шул юнәлеш белән бәйләп, иҗат өлкәсендә кайныйсым килә. Бу миңа бик ошый! Эшеңнән ләззәт алсаң, акчасы да яхшы була бит инде аның. Эшең сине илһамландырса, син бу эштән гомерең беткәнче китмәячәксең дә!
Хәзерге яшьләр бик актив, шаян һәм, миңа калса, күбесе үз телен баету һәм аны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Ә бу мине бик сөендерә!
САН
* Хәзер Россиядә 14–35 яшьлекләр саны – 37 миллион. Бу ил халкының дүрттән бер өлеше диярлек.
* Закон нигезендә 14–35 яшьлекләр «яшьләр» булып санала.
* Татарстанда 7–17 яшь аралыгында – 461029 кеше, 18–29 яшь аралыгында 467859 кеше яши.
* Татарстан башкаласы Казанда яшәүче яшьләр саны – 360 мең.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез