Газетага язылу

Безнеңчә ял: Татарстан туристларга нәрсә тәкъдим итә?

Үзебездә дә бер дигән! Уйдырма түгел, саннар да шуны дәлилли: Россия халкының 71 проценты ил буйлап сәяхәт итү яклы. Моңа соңгы еллардагы вазгыять тә йогынты ясады, билгеле. Чит илгә ялга баручылар кимеде.

Безнеңчә ял: Татарстан туристларга нәрсә тәкъдим итә?
Фото: Татар-информ

Татарстан да – сәяхәт итәр өчен кызыклы юнәлешләрнең берсе. Әйтик, узган ел республикага 4,5 миллион турист килде. Бездә кунакларга нәрсә кызык? Сәяхәтне каян башларга? Җавап эзләп, өйдән чыкмый гына республиканы урап кайттык.

Үзләре пешереп ашый

Татарстан башкаласына Кол Шәриф мәчетен күрергә, Казан Кирмәне буйлап йөрергә, Сөембикә манарасына күз төшерергә, Иске Татар бистәсенең тарихы белән танышырга һ.б.лар өчен киләләр. Болары – һәркемгә дә билгеле, Казаныбыз шуның белән танылган. Әмма Татарстан Казан белән генә чикләнми. Республиканың 43 районында да туристны шаккатырырлык тарих, истәлекле урыннар бар. Татарстан буйлап экскурсияләр оештыручы, гид Надия Галиева да сәяхәтне нәкъ менә районнардан башларга чакыра.

– Сер түгел: Татарстанның һәр районы үзенчәлекле. Югары Ослан районын алыйк. Биредә күп төрле глэмпинглар бар. Кама Тамагын алсак, Юрьев мәгарәләрен әйтеп үтми мөмкин түгел. Яшел Үзән районын атап үтсәк, монда Зөя шәһәр-утравы, Идел-Кама дәүләт тыюлыгы, Раифа монастыре... Аларның барысын да санап бетереп булмас, – ди Надия. – Гомумән, Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән теплоходта Югары Осланга бару, Печище авылы буйлап җәяүләп йөрү онытылмаслык сәяхәтнең бер көне булыр.

Җәен бигрәк тә елга буйлап сәяхәт итәргә кирәк, дигән фикердә экскурсовод. Идел елгасының һәр ярында – тарих. Аларның һәркайсын белү мөһим. Мисалга, Лаеш районында Семрук бистәсе урнашкан. Биредә «Зөләйха күзләрен ача» сериалының бер өлешен төшерделәр. 2018 елда махсус төзелгән агач йортлар бүген дә күпләргә тарих китабын ачтыра.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр күбесенчә (43 процент) икәүләп сәяхәт итә. Балалы гаиләләрнең өлеше – 33, ялгыз сәяхәтчеләр – 14, өлкән сәяхәтчеләр10 процентка тигез.

 

Шулай ук Лаеш районында балык тоту комплекслары бар. Түләүле хезмәт, әлбәттә, әмма балык тотарга яратучыларга табигать кочагында менә дигән ял итү мөмкинлеге бу! Кама буенда җәен дә, кышын да балык тоту буенча ярышлар һәм Уха фестивале уза. Биредә балык ашының ике дистәгә якын төрен татып карарга һәм балыктан авыз итәргә мөмкин.

Татарстанга сәяхәт кылучылар арасында «этнотур» юнәлешен сайлаучылар да күп икән. Төп асылы – Татарстанның милли мәдәнияте белән танышу, су буйлап сәяхәт, пикник оештыру һәм халык ашларын пешерү буенча мастер-класста катнашу.

– Ахыргысын аеруча яраталар, – дип уртаклаша Надия. – Өчпочмак, чәкчәк пешерәбез. Хәзер бу ризыклардан авыз итү мөмкинлеге Россиянең һәр почмагында да бар диярлек, әмма нәкъ менә Татарстанда аның ничек ясалганын, пешерелгәнен карау һәм авыз итү туристлар арасында кызыксыну уята.

Парижлы Мамадыш

Татарстан чит илләрдән кимен куймый. Лаеш районында Татарстанның үз диңгезе бар. Исеме дә үзенчәлекле, «Кама диңгезе» дип атала ул. Андагы шартлар да чит илдәгедән бер дә ким түгел: кызыну өчен ятаклар, суыну өчен салкын эчемлек, туңдырма каралган. Ә Мамадыш районына килсәң, Эйфель манарасын күрми китмә!

– Мамадыш – бай тарихлы район. Биредә атлаган саен тарих, – ди Мамадышның туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова. – Мисалга, Мамадыш Ушманың Нократ елгасына койган урынында, биек калкулыкларда урнашкан. Шуңа да моннан искиткеч манзара ачыла: иксез-чиксез киңлекләр һәм бормалы-бормалы елгалар. Болгар чорында бу якка Мәмдәш исемле карт килеп, авылга нигез салган, диләр. Мамадыш исеме дә шул карт исеменә бәйле.

Мамадыш районында һәр турист күрергә тиешле урыннарның берсе – «Изге касә» чишмәсе, ул шәһәрдән берничә километр ераклыкта урнашкан. Риваятьләргә караганда, бу урынга халык яңгыр сорап килгән һәм дога кылуга ук яңгыр ява да башлаган.

Тәвә кошлы Биектау

Казанга терәлеп үк торган Биектау районына да сугылмыйча китмә! Республикада танылган Зәңгәр күлләр дә нәкъ менә биредә урнашкан. Бу – өч күлдән торган комплекс. Сулыкларга якын территорияне әйләндереп алган табигать тыюлыгы да шундый ук исемне йөртә. «Иске Казан» музей-тыюлыгы да Биектау районы Камай авылында урнашкан. Әмма туристларны иң җәлеп иткәне – Ямаширмә авылыдыр. Биредә тәвә кошлары фермасы бар. Ферма башлыгы Габделәхмәт Котдусов үзе экскурсия үткәрә, кошлар турында сөйли.

– Ел саен 10 меңнән артык турист килә. Бигрәк тә җәй айларында урак өсте. Безнең гаилә фермасы ул. Монда гаиләбезнең һәр әгъзасына да эш табыла, – дип уртаклашты фермер. – Авылыбыз да бик матур, зур. Барысы 350 хуҗалык исәпләнә. Гадәттә тәвә кошларын карарга килүчеләр авылны да әйләнми калмый. Алар өчен авыл халкының ничек эшләве, ни белән шөгыльләнүе мөһим. Һәр килгән кешегә дә күрсәтерлек эшебез, хезмәтебез бар: оста куллы егет-кызларыбыз бар әле. Кемдер чигү белән шөгыльләнә, кемдер балта остасы. Авыл җирендә әлеге кәсепләр югалырга тиеш түгел, дип саныйм мин. Туристларны авыл тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштыру мөмкинлеге булу мөһим.

Озын сүзнең кыскасы

Һәр район кабатланмас. Кайдадыр беренчелектә – тарих, кайдадыр – табигать. Болгарның «Ак мәчете»н, Зөя утравының агач музеен бер тапкыр булса да барып күрәсе, Питрәчтә уза торган «Скорлупино» йомырка фестивалендә катнашып карыйсы...

Арча туристларының күңеленә татар шагыйре Габдулла Тукай музее һәм аның язмышына бәйле истәлекле урыннар хуш килер. Кукмара – үз кунакларын Зур Кукмара авылы янындагы «Кызыл каньон»ы, Бакыр тавы, Саба – дендрарие, Азнакай – Чатыр, Кама Тамагы Лобач тавы белән җәлеп итәр. Алексеевск районы – Биләре, Тәтеш районы балыкчылык тарихы музее белән мактаныр...

ФИКЕР

Раушания Миңнуллина, Казан Экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы:

– Татарстанга туристлар күбрәк Көнчыгыш илләрдән килә. Малайзия, Индонезия, Төркия, гарәп илләреннән күп туристларны каршы алабыз. Аларга безнең тарих, архитектура, милли ризыклар кызык. Чәкчәк белән өчпочмак кына түгел. Алар Казанда урнашкан кафе-рестораннарда сыйланып, шәһәр халкының нәрсә һәм ничек ашаганын карарга, төрле тәмнәр белән танышырга тели. Шуңа да «гастро», ягъни ризык юнәлеше аерым фронтта. Шулай ук бер республикада рус һәм татар халкының дус булып яшәүләре туристларда кызыксыну уята. Благовещенье соборы артына чыксак, аннан матур манзара ачыла: «Ирек» мәчете һәм Изге Евдокия чиркәвенең бергә калкып торуы. «Ничек алар бер-берсенә комачауламый?» – дип кызыксыналар.

Күпләргә Казан университеты тарихы кызык. Нинди генә галим, юрист, табибны  алма, аларның тормыш юлы нәкъ менә безнең университетка барып тоташа. Африкадан килгән кунаклар Казанның су үткәрү системасы турында сораша, кемгәдер җылылык бирү системасы кызык. Салмачы бистәсендә үз йортларында торучы коллегам берничә туристны үз йортына алып кайтуы турында сөйләгән иде. Аларга халыкның ничек яшәве, көнен ничек үткәрүе, нәрсә ашавы, бакчасында ни үстерүе дә кызык бит.

Белеп тор!

2026 елда Казанга бер атнага сәфәр кылу, ким дигәндә, 25 мең сумга төшәчәк. Бар нәрсәне экономияләгән очракта әле бу! Төп чыгымнар транспорт, торак, туклану һәм күңел ачуны үз эченә ала. Мәскәүдән Казанга самолетта очу – 3500 сум, поездда – бер якка 2500 сум. Гади кунакханәдә тукталуның 1 көне 500 сумнан башлана. Фатир арендалыйм дисәң, тәүлегенә 1500–3000 сумың әзер булсын. Ашханәләрдә туклану 500–800 сум. Шәһәр транспортында йөрү бер тукталыш өчен – 46 сум. Экскурсияләр һәм активлык, ким дигәндә, 500 сум акча сорый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре