Газетага язылу

Бик тәмле өлеш

Алсу Җамалиева рецепты

Камыры өчен: 180 г каймак, ярты чәй кашыгы сода, 1 йомырка, 100 г атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, 400 г он.

 

Эчлеге өчен: 400 г тавыкның түш ите, 300 г бәрәңге, 150 г башлы суган, 150 г атланмай, тоз, борыч.

 

Каймакка йомырка, атланмай, он, сода һәм тоз салып, камыр басабыз. Аны ял иттергән арада, эчлеген әзерлибез. Тавык итен, бәрәңгене – шакмаклап, суганны ваклап турыйбыз да, атланмай, тоз, борыч өстәп, яхшылап болгатабыз. Камырны 40 ар грамм чамасы кисәкләргә бүлеп, шарчыклар әвәлибез. Шарчыкларны җәеп, уртасына эчлекне салабыз һәм өлеш ясыйбыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 35–40 минут пешерәбез. Әзер өлешләрнең өстен майлыйбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре