Билге камчы булмасын! Илнең 100гә якын мәктәбендә укучыларның тәртибенә билге куя башлаячаклар

Артыгын кылану ярамый! 1 сентябрьдән илнең йөзгә якын мәктәбендә укучыларның тәртибенә билге куя башлаячаклар. Россия Мәгърифәт министрлыгы билгене аттестатка куярга тәкъдим итә.  Әлегә проектны алты төбәктә – Новгород, Ярославль һәм Тула өлкәләре, Чечня, Мордовия һәм Луганск Халык Республикасында сынап карамакчылар. Моның белән генә шук балаларны тәртипкә утыртып булырмы?

– Югары сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнәсе бар. Киеренкелек тудырмас өчен, без әлегә билгене 1–8 нче сыйныфларга гына куярга тәкъдим итәбез. Киләчәктә бу таләп барлык укучыларга да кагылачак, – ди Россия мәгърифәт министры урынбасары Ольга Колударова.

Аның искәртүенчә, укучысының тәртибен сыйныф җитәкчесе бәяләчәк. Шул ук вакытта башка фән укытучылары һәм мәктәп җитәкчелегенең фикере дә исәпкә алыначак. Бәяләү күрсәткечләрен укытучылар, әти-әниләр бергәләп билгеләгән. Укучыларның үз-үзен тотышын бәяләүнең берничә юлы карала. Алар арасында 3 яки 5 балл, «зачет» рәвешендә бәяләү дә бар. Тәртипкә билге кую буенча иҗтимагый фикер алышулар да үткәрелгән.

Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алинә Шакирова фикеренчә, яхшы укучылар тәртипсезләнгәндә, укуга игътибар югала башлаганда, әдәп өчен билге белән тыеп була. Тәртип ягы аксаганнарны исә әлеге билге генә үзгәртә алмас. Әмма бераз гына булса да тынычлык урнаштырырга файдасы тияр. «Сыйныфта шуклар да булгалый. Бездә дә андыйлар бар иде. Яхшы укыганнар кайчак укуда гаме булмаганнарга ияреп киткәли. Шаярасы килә башлый. Алар өчен үтемле бу», – ди Алинә.

Укучылар арасында, тәртипкә билге куярга кирәкми, диючеләр дә юк түгел.

– Сыйныфта китап-дәфтәрен онытучылар да, кулын күтәрмичә кычкырып сөйләшүчеләр дә булгалый. Тиктомалдан кычкырып җырлап җибәрүчеләр дә очрый. Шуграк укучылар, дәрес күңеллерәк булсын дип, шаярып та алгалый. Мин үзем дә тиктормас, күп сөйләшергә яратам. Шуңа күрә укытучылардан еш кына шелтә эләгә. Һәм билгене түбәнәйтеп куйган очраклар да булгалый. Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Бу белем дәрәҗәсен күрсәтми. Моны гаделсез бәяләү дип саныйм. Тәртипкә билге куярга кирәкми, – ди Казандагы 143 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Рамазан Садыйков.

Укытучыларның карашы ничек икән?

– Укучыларның тәртибенә билге куярга һәм моны мәктәпне тәмамлау турындагы документларга да кертеп калдырырга кирәк. Мин «бик әйбәт», «әйбәт», «начар» дигән язуларны аттестатның беренче юлына язу яклы. Бу хакта укучылар да, әти-әниләр дә алдан ук хәбәрдар булырга тиеш. Киләчәктә уку йортларына укырга кергәндә, тәртип билгесенә дә игътибар итәргә мөмкиннәр, – ди Арча районының Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин.

Казандагы 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров тәртипкә билге куюда бернинди каршылык та күрми.

– Элек тәртип өчен билге куела иде. Бу мәсьәлә тиктомалдан гына күтәрелми. Димәк, аның кирәге бар. Кайбер балалар таләпләргә буйсынырга теләмәскә мөмкин. Тәртип өчен билге кую әти-әниләр арасында гауга китеп чыгарыр дип санамыйм. Алар да бар нәрсәнең тәрбиядән башлануын аңларга тиеш. Без күп кенә әйбернең мәктәпкә яңадан кайтуын беләбез. Патриотик тәрбия, хезмәт тәрбиясе... Шуларны кайтара башладык. Моның файдасын сизәбез. Шуннан башка тәртипне саклап булмый, – ди Роберт Мансуров.

КФУдагы Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Роза Вәлиева фикеренчә, баланың тәртибенә билге кую – каршылыклы мәсьәлә. Монда бер төрле генә җавап биреп булмый.

– Без мәктәптә укыганда тәртип өчен билге бар иде. Начар ягын күрмим. Тик мондый бәя укытучы тарафыннан камчыга әйләнмәсен иде. Алар арасында баланың тәртибенә «2ле» кую белән янаучылар да булырга мөмкин. Менә шундый нәрсәләр килеп чыгу ихтималы бар, – ди Роза Вәлиева. – Билгедән тыш, балага бәяләмә язу да булырга тиеш. Безгә сыйныф җитәкчесе ел саен яза иде аны. Анда укучының үсеше, нинди кыенлыклар кичерүе дә күренә. Менә шундый эш алып барганда нәтиҗәсе дә булачак. Барысын да исәпкә алырга кирәк. Тиеш булганга гына бәяләмә язуга кайтып калмасын иде. Без булачак укытучыларны аны язарга университетта өйрәтәбез. Документ эшләре күп бит, шуңа күрә педагогларның бәяләмә язарга вакытлары калмый. Хәзер мәктәптә психологлар санын арттырдылар. Элек алай түгел иде. Шулар белән бергә укытучы бәяләмә язарга тиеш. Бүген баланың башын бутый торган нинди генә төркемнәр юк, интернетта киберһөҗүмнәр дә көчле.

Әгәр дә баланы алдан ук күзәтеп торсалар, бик күп проблемалардан качып була. Билге ул – соңгы нокта, ә аңа кадәр зур эш башкарылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре